Туган як

Зират каравылчысы

Зиратлар авылларның иң куркыныч, иң шомлы урыннарының берсе. Исәннәрдән күбрәк куркырга кирәк булса да, мәетләрдән күбрәк өркәбез шул. Шуңадырмы, әллә башка сәбәп, күп авылларда зиратлар читтәрәк, кеше бик күп йөрми торган җирләрдә урнашкан.

Ә шәһәр зиратлары алай куркыныч түгел. Каберлекләр рәт булып тезелгән, сукмаклар асфальтланган. Минем абыем Рөстәм бер зур шәһәрдә зират каравылчысы булып эшли. Үзе татар булса да, рус зиратын саклый. Акчасы да җитәрлек, буш вакыты да.
Сезнең «Парень с нашего кладбища» фильмын караганыгыз бармы? Рөстәм дә шул кинодагы каравылчы егет кебек инде. Тик Рөстәм эшләгән зиратка электр кергән булганга көн буе интернетта утыра, телевизор карый...
Җәйге озын көннәрнең берсендә зират капкасыннан бер урта яшьләрдәге чибәр генә ханым керә. Күренеп тора, беренче генә килүе. Бу зиратта моннан шактый еллар элек туганы күмелгән булган икән. Рөстәмнән шуның каберен күрсәтүне сорый. Зират каравылчысының эше шул бит, теге кешенең кай тирәдәрәк күмелгәнен чамалап, каберне күрсәтә, ханымга чүпчардан чистартырга да булыша. Кире кайтыр юлда, ханым «Сез бик итагатьле, ярдәмчел кеше икән- сез» – дип, абыйга рәхмәт әйткәндә, телен тыеп кала белми, шаярып: «Мин исән чакта да шундый идем», – дип ычкындыра. Ханым юморны аңламый. Каравыл кычкырып, зираттан чыгып кача. Абыйның теле тик тормаганга, теге кабер тагын караучысыз кала.
Энҗе ГАЛИЕВА.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: