Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Үзгәрде дөньялар...

Хәзер кибеттә йөрүнең кызыгы калмады. Урамда чат саен торган сәүдә үзәкләрен күрүгә, кайсына керергә белмичә аптырап йөрисең. Керә калсаң, каршыңа авызын ерган сатучы кыз килеп баса. Каушавыңнан, ни өчен килгәнеңне әйтергә дә өлгермисең, шул арада кирәкле әйбереңне кулыңа китереп тоттыралар.

Беркөнне гомере буе сату-алу тирәсендә эшләгән танышым белән сөйләшеп тордык. «Киштәләр буш чагында эшләп калдым, кулымда дефицит булганда кадеремне белделәр. Хәзер берни аңламыйм, кая китте бу озын-озын чиратлар, кая андагы эткәләшү-төрткәләшүләр? Элек кибет эче гөрләп торды, хәзер касса тирәсендә нибары биш-алты кеше һәм бернинди тавыш юк, тып-тыныч. Шуңа хәзер анда чыгасым да килми», – диде ул зарланып.  
Әле дә хәтердә, бервакыт Яңа ел бәйрәме алдыннан урамга хәтле чыккан чират артына килеп бастым. Анда торган хатын-кызның яртысы нәрсә сатылганын да белмичә, кызыксынудан гына килеп баскан иде. Калган икенче яртысы үзенә эләкмәүдән куркып, ни бирүләрен берәүгә дә әйтмичә, авызына су капкандай дәшмичә торды. Һәр хатын-кыз бәйрәм өстәленә берәр тәм-том эләктереп калырга тырышты. Шулчакны алар чиратта бер ир заты булуын да күреп алдылар. Ачулы хатын-кызлар: «Нәрсә калган сиңа, ирләргә кирәкле әйбер юк, сыпырт моннан», – диештереп, ул ирне үзләре яныннан төрткәләп чыгармакчылар иде. «Зинһар, тимәгез, хәләл җефетем бала табарга җыена, ни ашыйсы килгәнен үзе дә белми», – дигәч, кагылмаска булдылар. Тора-бара чират ахырына: «Кеше башына ярты кило гына мандарин бирәләр икән», – дигән хәбәр килеп иреште. Халык күп, мандарин чамалы булганга, кемгә җитте, кемгә юк. «Белмәссең дә, бу ярты килоны бүген үк ашаргамы, әллә бәйрәм табынына куяргамы?» – дигән сүзләр белән хатыннар өйләренә таралыштылар. Хәзер сәгатьләр буе ул чиратта торуларны сагынып сөйләргә генә калды. 
Беркөнне: «Ирем белән ду килеп талашкач, тынычлану өчен бәйрәм алдыннан кибетләрдә йөреп кайтырга булдым», – дип, бер танышым шалтыратты. 
 – Беренче очраган кибеткә кереп, сатучы кыздан: «Күзле бүкән кебек карап торма, кунаклар алдында оятка калмаслык ризык табып бир», – дип тавышымны калынайттым. Рәхәтләнеп талашырга да өлгерми калдым, теге авызын ерган сатучы кыз күз ачып йомганчы бер тартма ананас китереп тоттырды. Шушы да булдымы кибет!? Элегрәк сатучылар алай вакланып, сине тыңлап тормадылар, дип, ут чәчте теге хатын.
Дилбегә буе андый чиратларда яшьләр танышып, хәтта гаилә корган очраклар да булгалады», – дип сөйләделәр. Дөрестән дә, соңгы төсле телевизор чиратта торучы егеткә туры килсә, нишләп ул аны артындагы чибәр кыз белән бүлешмәскә тиеш ди? Телевизорны пычкы белән урталай бүлеп булмый ич, кая барсыннар, шуңа бергә яшәп киткәннәр инде. 
Бүген кайсы кибеткә кермә, рәте белән чит ил телевизорлары тезелеп киткән. Адым саен булган реклама утлары: «Яңа ел алды акциясендә катнашып, үзеңә бүләк сайла», – дип, кычкырып торалар. Үзең сайлый алмасаң: «Рәхим итегез, менә монысы иң шәбе», – дип, аның янында сатучы басып тора. Чиратта торып, тарткалаша алмаганга, алган әйбереңнең  кызыгы бетә дип әйтимме? Сиңа кирәкле әйбер күп, шуңа кайсын алырга белмичә, баш әйләнә башлый.
Кичә иремнән Яңа ел табынына безнең авылда каклаган каз табып бирүен сорадым. «Тилердеңме әллә, андый каз кибетләрдә бөтенләй юк, сезнең авылныкын хәтта базарда да таба алмыйсың», – дигән җавап ишеттерде. Менә бит, тырыша торгач, бүгенге кибетләрдә дә, көндез чыра яндырып та таба алмаган, телеңне йотарлык тәгам булмавы ачыкланды. Бик теләсәм дә, каян килсен ди бәйрәмгә безнең якның каклаган казы, аның бит хәзер авылы да калмады...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев