Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Үзенчәлекле фамилияләр

Түбән Камада табиб булып эшли генә башлаган елларым.

Чакыру буенча бер авыруның өенә барырга туры килде. Аны карагач, дарулар язып бирергә рецепт кәгазе тутырганда, фамилиясен сорадым. Абый берничә мәртәбә «Смерть» дип кабатлады. Мин аны үземчә тынычландырырга тырышып, «Абый, үлем турында сөйләшмик әле. Менә мин сиңа язган даруларны кабул итсәң, терелерсең» – дип юатам. Абый һаман үзенекен сөйләгәч, паспортын сорап  алып карасам, фамилиясе «Смерть» булып чыкты. Бик көләсем килсә дә түздем.
Берничә көннән тагын шул ук йортка чакыру булды. Бу юлы теге абый белән янәшә фатирга чакырганнар. Анда яшәүче апаның су краны ычкынып китеп, идәненә су аккан. Шуңа борчылудан, хуҗабикәнең кан басымы күтәрелгән икән. Фамилиясен сорагач «Беда» дип җавап бирде. Аптыраулы күз карашымны тоеп: «Минем фамилиям шундый», – дип көлеп җибәрде. Мин дә аңа кушылып, рәхәтләнеп көлдем. Әле болай гына түгел, күршесендә тагын да кызыклырак фамилия – «Могила» дигән хатын яши.
Шулай итеп, биш катлы йортның бишенче катында үзара дус-тату Смерть, Беда, Могила фамилияле күршеләр яшәгәнен белеп кайттым мин.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

Рәсем pixabay.com сайтыннан алынды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев