Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Үземнеке – үземә

Була шундый кешеләр, кешенекенә тими, үзенекен бүлешми дә, бирми дә... Андыйларны, гадәттә яратмыйлар. «Саран, төксе, мокыт» дип, тиз арада кушамат та тагып куялар.

Нишлисең, кайберәүләрнең холкы шундый инде. Менә минем бер танышым шактый гына хезмәткәре булган бер оешмада эшли. Аларның  фир-масында барысына бер чәй бүлмәсе. Билгеле, анда инде бар нәрсә дә гомуми. Ышанасызмы, ул кеше алып файдаланудан куркып, чәй эчә торган чынаягын һәм кашыгын үзе белән сумкасына салып йөри.
Мин үзем алай вакчыл кеше түгел, тик ачуымны китерсә-ләр, кирелегем җитәрлек. 
Бер көнне, шулай, ял көнем итеп, базарга чыктым. Күптән  инде базар юлын таптаган юк иде. Рәхәтләнеп, аркылыга-буйлыга айкадым. Бакчада утырып эшләр өчен, кечкенә җыелмалы урындык алдым. Юл уңаеннан хастаханәгә дә керәсем бар иде. Чөнки әле күптән түгел генә адресым үзгәрде,  Яңа «прописка» буенча, участок табибына кереп, «отмечаться» итеп чыгарга кирәк икән, анда да сугылдым. Сез беләсез инде, безнең хастаханәләргә керсәң, бар кеше авыру, чирле икән, дип уйлыйсың. Чират торучы авырулар арасында минем кебек «сорарга гына» килүчеләргә аллергия. Шуңа күрә, үземнең кем артыннан икәнемне ачыкладым да, буш урынгарак китеп, теге урындыкны җәеп утырдым да, телефоныма «чумдым». Табиб  кабинетында түгел иде әле, аны көтеп торганда халык шактый җыелды. Әле миннән бик үк өлкән булмаган бер ханым, яныма килеп, оятсыз рәвештә миннән урын бирүемне сорый башлады. Бәлки үземнең әле яңа гына базардан алган урындыгым-ны кызганмый биргән дә булыр идем, яхшылап сораса... Тик бу ханым, әле әби түгел, кызып-кызып мине ачуланып, урын таләп итә башлады. Кып-кызыл иннек сөрткән, үзе белән бер яшьлек хушбуй сөрткән ханымнар болай да минем җенемне чыгарырга гына тора. Моңа да «вот вам место, а стульчик мой, собственный» дип, урындыгымны алдым да читкәрәк китеп утырдым. Теге ханымның чыраен күрсәгез, мөгаен, беренче мәртәбә каршы әйтергә җавап таба алмагандыр. 
Ә мин үз чиратым җиткәнче урындыгымда утырдым да, аннан аны җыеп, пакетыма тыгып куйдым. Ике сәгать чират торып, табибка кереп чыгарга миңа ун минут вакыт җитте.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев