Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Үз урыныңны бел!

Юмореска

Ишегалдында ремонт эшләре башлануга йортлар идарәсе вәкилләре халык белән очрашып алырга булды. Андый урыннарда йөреп тәмам шомарып беткән эре кыяфәтле хатын эшне тиз тотты. Ярдәмчеләрен фатирлар буйлап йөгертеп, халыкны урамга җыярга ирешә алды. “Хыялыгыз тормышка ашты, көтелгән ремонт башланды”, – дип, йортлар идарәсеннән килгән хатын җыелышны башлап җибәрде. “Сездә хәзер яңа газон, тротуарлар булачак, балалар өчен уен мәйданчыгына башка атынчыклар куелачак. Әмма машина хуҗаларының  колагы ишетсен, ремонттан соң сезнең өчен урыннарны киметәчәкләр. Белмим, анда кемнәрнең иномаркаларына урын булыр, анысын үзегез чамаларсыз”, – дип, көяз хатын сүзен кыска тотарга тырышты.

Алга таба тирә-яктан усал тавышлар ишетелә башлады. Печән кибәне зурлыгындагы джип хуҗасы Роберт: “Дөрес түгел бу, минем машинам сезнең берничә фатирыгыз бәясе тора, урласалар, акчагыз җитмәячәк, мин аны беркая да алмыйм”, – дип, тавыш куптарды. Бу йортта яшәүчеләр аның кырыс  холкын яхшы белгәнгә ир белән бәйләнешеп тормаска булдылар. Җыелыш барышында тагын берәү: “Минем хатын бала табарга җыена, хәзерге “скурый”га ышаныч юк, аны роддомга нәрсә белән алып барыйм,  минеке дә калсын”, – дигәч, аңа да каршы килмәделәр. Бераздан кемдер: “Авылдан хатынның әнисен алып килдек, төн уртасында  кире  кайтарып куегыз дип әйтүе бар, шуңа мин дә машинамны ала алмыйм”, – дигән сүзләреннән соң аның да хәленә керделәр.

Шулай итеп һәркем үз урыны өчен нык торды, берәүнең дә бирешәсе килмәде. Хатын-кыз заты да авызын япмады, арада кайсыдыр: “Ирем балыкка йөрергә машина алыйк дип аптыраткач, башта аны куярга урын тап, аннан алырсың дип чынбарлыкка тиз кайтардым. – Аңлады кебек, хәзер балык тотарга велосипедта гына йөри башлады”, – диде. Икенче бер хатын: “Яңа машина алган көннән бирле иремнең  янымда йоклаганы юк, үзебезнең ишегалдында урын булмагач, ул аны күрше урамга куя башлады, төннәрен шуны сакларга йөри”, дип әйтүгә, кешеләр дәррәү көлешә башлады. Инде бу хәлдән чыгу юлыннан өмет өзгәндә кемдер: “Автокредит түләп туйдым, урыным бушаячак, сатам”, –  дип әйткәч, халык җиңелчә сулап куйды. Берәү: “Хәләл җефетем машина белән җәй буена авылга кайтып китә, аны әле бер елны да  җимермичә  килгәне юк”, – дип әйткәч тә, тагын бер урын бушавын аңладылар. Шулчакны кемдер түзмәде: “Кайберәүләр безнең  кыйбатлы иномаркалар янына үзләренең күгәреп беткән  машиналарын куярга да оялмыйлар”, – дип, як-ягына карана башлады. Барчасы бераз читтәрәк торган  Закирҗанга күз аттылар.  “Минем машинам күгәреп бетмәгән әле,  ул миңа әтидән калды. Аның белән әле минем улым да йөриячәк”, – дип, акланып маташты ул. “Йөрмәс, – диде кемдер, – без аны күрше ишегалдына тәгәрәтеп куячакбыз. Анда урын күп, малай-шалай атна эчендә тимер-томырларын сүтеп бетерәчәк”. Шулчакны: “Габделбәр кая соң әле?” – дип, берәү тагын кемнедер эзли башлады. – Ул машинасын ай саен җимереп кайта, шул килеш безнең өр-яңа машиналар белән рәттән куярга да читенсенми”, – дип сүз кузгаткач: “Алсын да, гаражына илтеп куйсын”, – дип, аңа тагын берничә тавыш кушылды. Нәтиҗәдә, яңа  мәйданчыкта ремонттан соң тагын  берничә урын бушавы ачыкланды.

Ишегалдында  җәй буена сузылган ремонт ниһаять төгәлләнде. Соңгы вакытта булганнары янына тагын әллә ничә яңа иномарка өстәлде. Аларның хуҗалары җыелыш җыеп, ду кубып машиналарына  мәйданчык  дәгъвалап  тормадылар. Һәркем үз машинасына урынны тормыштагыча, булдыра алганча яулап алырга тырышты...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев