Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Үз телеңне белү нинди бәхет

«Исәнмесез», диеп эндәшсәләр, Җаннарыма җылы йөгерә.

Бар җиһанны кочаклыйсым килә,
Хыялларым күккә сикерә.

Үз телемдә моңлы җыр тыңласам,
Җанга якын матур сүзләргә.
Рәхәтлектән күңелем нечкәрә,
Яшьләр тула шулчак күзләргә.

Йөрәгемдә кайнар хисләр ташып,
Гашыйк булсам берәр гүзәлгә.
Нинди бәхет  үзеңчә сөйләшеп,
Сөю диңгезендә йөзәргә.

Үз телемдә вәгазьләр ишетсәм,
Изге дога булып нур керә,
Халкым өчен горурлыгым арта,
Иңнәремә канат үстерә.

Үз телемдә китаплар укысам,
Үсеп китә минем кодрәтем.
Галимнәрең дөньяга данлыклы,
Нинди мәшһүр минем милләтем.

Оныкларым үз телемдә дәшсә,
Сабыйларга чиксез рәхмәтем.
Дөрес яшәвемнең куанычы,
Шушы булыр иң зур бәхетем.
Рәфыйк Әхмәдиев.

Рәсем infourok.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев