Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Үз фикерен белдергән

Бу хәл моннан 10-15 еллар элек булган. Ул елларда әле урамда машиналар, хәзерге кебек, чебеннән дә күп түгел. Булганнары да, күбесенчә, үзебезнең илдә эшләп чыгарылганнар. «Тугызлы» машинаң булса, син инде шактый хәлле кеше саналдың. Гади бер татар авылына Казанда яшәүче татар гаиләсе кыз сорарга кайтмак була. Ә аларның машиналары -...

Бу хәл моннан 10-15 еллар элек булган. Ул елларда әле урамда машиналар, хәзерге кебек, чебеннән дә күп түгел. Булганнары да, күбесенчә, үзебезнең илдә эшләп чыгарылганнар. «Тугызлы» машинаң булса, син инде шактый хәлле кеше саналдың.
Гади бер татар авылына Казанда яшәүче татар гаиләсе кыз сорарга кайтмак була. Ә аларның машиналары - заманы өчен бик шәп «иномарка». Шул машинага утырып юлга чыгалар. Авылга кадәр асфальт юлда җилдерсәләр дә, авылда асфальтнең эзе дә юк. Һәм, әлбәттә, һәр авылдагы кебек, иң кызу җәйдә дә кипми торган сазлыгы да бар. Чил ил автомобиль төзүчеләренең башына Рәсәй уртасында - нефтькә һәм башка табигый байлыкларга бай Татарстанда юлсыз авыллар булуы килмидер шул. Юкса, төбе җирдән шуып йөри торган машиналар ясамаслар иде.
Инде аңлагансыздыр, теге «иномарка» авыл уртасындагы сазлыкны ерып чыга алмый, шәпләп кенә кереп «утыра». Автомат коробкалы булганга, машинаны үз көче белән сазлыктан чыгарырга мәтәшү - коры хыял ...
Булачак кода-кодагый ишекләрен сак кына ачып корыга чыгалар да, чит-ят авылда ни эшләргә белми аптырап, юл читенә чыгып басалар. Биш-ун минут вакыт үтүгә, кызык эзләп һәм «иномарка» карарга авылның берничә ире дә яннарына килеп баса. Берсе өч яшьлек малаен да иярткән.
Теге малай сазлыкта утырган «иномарка»га карап-карап тора да, теш арасыннан гына «черт» итеп төкереп: «Фи-и, исләре киткән! Иномалка да, иномалка дигән булалар. Беләсегез килсә, безнең Линат абыйның Балилусы бу сазлыкны нитми дә», дип, зурлардан ишеткән сүгенү сүзен әйтеп, эре-эре генә атлап китеп бара.
Кода белән кодагыйны теге малай әйткән «Балилус», ягъни, «Беларусь» тракторы тартып чыгарып, исән-имин генә булачак туганнар йортына барып җитәләр. Икенче юлы, инде туйга «УАЗик» белән килгәннәр, имеш...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев