Туган як

Юлбарыс елы

Юмореска

Ир озак кына уйлап тоганнан соң хәләленнән: “Киләсе ел Юлбарысныкы була диләр, ниндирәк җанвар ул, кайда яши, ни ашап тамагын туйдыра,  шуны белмисеңме?” –  дип сорады. Хатын  маңгаен җыерып, телевизордан күргән  юлбарысны  күз алдына  китерергә тырышып:  “Нинди дип әйтим соң, кыргый җәнлек диләр аны, каядыр ерактагы урманнарда яши бугай. Тукта әле, былтыр безнең бәләкәй малайның туган көненә шуңа охшаган  ниндидер уенчык бүләк иттеләр, хәзер табып күрсәтәм”, –  дип,  ул балалар бүлмәсеннән кулына кечкенә пластмасс тотып чыкты. “Зур түгел икән, –  диде ир, кулындагы уенчыкны тегеләй-болай боргалагач. – Ерткыч дип куркыткан булалар тагын, моның ишене мин бер селтәүдә почмакка  болгап ата алам”.

Кич белән мәктәптән кайтып кергән олы улларыннан әти-әнисе  дәреслектән юлбарыс турында укып  бирүен сорады. Малай озак эзләмәде: “Менә ул, – дип, китап битендәге төсле  рәсемне күрсәтеп,  урманда яшәүче зур гәүдәле хайван, кешене күрсә читләшә, күбрәк болан һәм вак кабан дуңгызлары  белән туклана”, –  дип,  аның турында барысын да сөйләп бирде.  Бераздан: “Әти күрәсеңме, ул безнең Марс песигә да ошаган шикелле”, –  дип  тә өстәп куйды.  Әтиләренең моны ишетүгә кәефе бөтенләй кырылды. “Кабан дуңгызы дисеңме? – дип, авыр итеп сулады ул. – Мин үзем дә Кабан дуңгызы елында туганмын. Сораштыруымның сәбәбе шул,  әле берничә ай элек өстәге күршебезгә  биш мең биреп торган идем.  Беркөнне ул  ишегалдында  Яңа ел җитүе  һәм үзенең  Юлбарыс елында  тууы  белән мактанып торды. Улым, нәрсә дисең? Алар урманда кабан дуңгызы белән  тукланамы?  Болай булгач,  ул миңа  тиешле бурычын гомергә бирмәячәк”.

Берничә көн узуга ике күрше хатыны лифтта очрашты.

–  Тиздән Яңа ел  җитә, дөрес булса, иреңне Юлбарыс елында туган дип ишеттем. Йә, ничек, андый кеше белән яшәве куркыныч түгелме? – дип аларның берсе сүз  башлап җибәрде.

– Юк, юк, ирем андый түгел,  бәләкәй песидәй йомшак холыклы ул!  Вак-төяккә беркайчан тавыш чыгармый, кулына кергән бар акчасын миңа кайтарып тапшыра.

– Шулаймыни?!. Димәк, акча синең кулда, бик шәп! Аның  иремә биш мең  бурычы барлыгын белә идеңме? Әйдә, эшне озакка сузмыйк, чутлашыйк булмаса.

Моны ишетүгә күрше хатынының йөзе үзгәреп китте, ул каушавыннан чәчләрен төзәткәләде: “Этажымны узып киттем бугай, тагын җәяүләп бу авыр пакетларны күтәреп кире тәпиләп төшәргә туры киләчәк”, – дип, иренең бурычы турында колагына да элмичә, тизрәк лифт кнопкасына басарга ашыкты.

Билгеле булганча, кешегә бурычка акча биреп торып, аны вакытында кире алуы бик катлаулы мәсьәлә. Урманда яшәүче  ерткычлар  моны үтә  дә җиңел хәл итәләр. Чыннан да, юлбарыс урман сукмагында каршына килеп чыккан болан яки кабан дуңгызыннан: “Бурычыңны кайчан түлисең?” – дип сорап тормый. Ботарлый да ата. Кешеләрдә исә бөтенләй башкача. Биреп торган акчаларын озак вакытлар буе кире ала алмыйча интегеп йөргәннән соң, борчылудан күпләренең кан басымы күтәрелә башлый.  Күрәсең,  бу очракта “Бурычлы мәңге үлмәс” дигән гыйбарәне, бәлкем киресенчә аңлатырга кирәктер...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: