Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Юкка зарланабыз

шигырь

Ахры зерә зарланабыз
Бик «рәхәт» заман җитте.
Чат саен акча бирәләр,
Һәр кибеттә «скидке».
Ни теләсәң шул нәрсә бар
Керсәң супермаркетка.
Барын бар тик алып булмый
Акча бетә әптиктә.
Көн дә реклама ташыйлар:
Кабер ташы ясыйлар.
Белмим, бәясе күпмедер?
Пенсионерга – «скидке».
Уйланам, мондый «рәхәттән»
Болай җафа чиккәнче,
Үлеп котылырга мәллә
Скидкеләр беткәнче.
Кичер Ходай, ни уйладым,
Авызымнан җил алсын.
Рекламаларга үч итеп
Әле яшәгә язсын.
Никифор Тукмачев

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев