Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Юбилей

Мәҗлес иң югары ноктасына җиткәндә, тост әйтү теләге белән, юбилярның кодасы торып басты:

– Җәмәгать, безнең Сәмигулла кода турында күпне сөйләргә була. Тик аның туган көненә килгәч, яхшысын гына әйтергә кирәк. Ни дисәң дә, булдыра алганча табын әзерләгән, үзенчә тырышкан. Андый чакта матур сүзләр белән котлау килешә, тик әйтә белмим, шуңа үзебезчә турыдан гына сукалыйм. Безнең кода болай үзе начар кеше түгел, әмма бер килешмәгән ягы бар-биргән вәгъдәсендә тора алмый. Аның малае безнең кызга өйләнгәндә, кодабыз ресторан бәясе уртак булыр дип ышандырды. Туйлар күптән узды, инде икенче оныгыбыз туарга тора, ләкин бу турыда искә төшергән кеше юк. Машина белән дә нәкъ шундый ук хәл килеп чыкты. Сәмигулла кода, яшьләргә машина алып бирик, кредитны үз өстеңә ал, түләве уртак булыр дигәч, кабат ышандым. Кызым бала белән өйдә утыра, ә кияү инде дүртенче елын үз эшләре белән машинада рәхәтләнеп җилдерә. Сәмигулла коданың акча турында ләммим бер сүз әйткәне юк, кредитны берүзем түлим. Бүген аның юбилеенда иң беренче теләгем шул: врачлардан дару алып, үзенең хәтерсезлек чиреннән тизрәк котылсын иде. Бүген аңа әйтәсе теләкләрем күп, тик берьюлы барысын да әйтергә ярамый. Алга таба ни буласын кем белә, беразын киләсе юбилеена да калдырырга кирәк. 
Икенче булып, тост әйтергә юбилярның каршында утыручы пеләш башлы ир сүз алды.
– Сәмигулла белән без  – бакча күршеләре, шуңа мин аны күптәннән беләм. Аның турында сөйләргә телем бик кычытып тора, тик табын артында артыгын сөйләргә ярамас дип уйлыйм. Бакча эшләрендә ул һәрчак миннән калышмаска тырыша, кайвакыт арттырып та җибәрә. Әмма күпме генә тырышса да, мине уздыра алмады. Нишләп кыярың озынрак, кишерең зурырак, алмаң кызылрак дип, ул бездән һәрчак көнләшеп яшәде. Ул яктан бер артистның телевизордан ясаган чыгышы искә төште. Артистлар – бик көнчел халык, бер-берсенең уңышларын күтәрә алмыйлар. Шуның сөйләгәнен хәтердә калдырып, ямь-яшел помидор кәлчәләренә кибеттән алган помидорларны җепкә асып бәйләп куйдым. Үзем эчтән генә, «моны күргән Сәмигулланың шаккатудан йөрәге ярылмаса ярый инде» дип уйладым. Иртән күршем будкасыннан чыкса, минем кичә утырткан яшел үсентеләрдә төн эчендә кып-кызыл булып помидорлар өлгергән. Май уртасында ачык түтәлдә каян килеп помидор кызарсын ди? Бу хәлне күрүгә, Сәмигулла будкасына кереп бикләнде һәм өч көн буена бөтенләй күренмәде. Соңыннан аның хәләл җефете: «Ирем йөрәгенә зарланып, врачка барды», – дигән хәбәр ишеттерде. Кем уйлый аны шулай килеп чыгар дип, артык көнләшмәсенгә шаярып кына кылган гамәл иде бу, югыйсә. Бүген юбилярга теләгем шул: минем бакчама күз төшермичә, тыныч кына яшәсә, йөрәк-фәлән ишегә зарлануын онытыр иде дим.
Алга таба котлау сүзләрен күршедәге сиксән яшен тутырган Һашимә карчык дәвам итте:
– Йортыбызның стеналары юка, бөтен нәрсә ишетелеп тора. Шуңа Сәмыйк турында барысын да әйтеп бирә алам. Ничәмә ел күршесендә яшәп, аның аена күпме акча алып, ничә сөяркәсе барлыгына тикле белеп тордым. Күршеләрнең сөйләшүен стена аша тыңлап тору –  минем өчен җан рәхәте ул. Урамга да чыгасы юк, күпме гыйбрәт ишетәсең, телевизор да карыйсы килми. Беркөнне Сәмыйк яшергән акчасын таба алмый  интекте. Ничек тапсын ди, ул акчаны күптән башка урынга яшереп өлгергәннәр иде. Кая икәнен беләм, тик әйтергә кыенсынам, хатыны белән араларны бозасы килми. Кичә, нишләптер, тавышлары ишетелмәде, кич буе ялгызым гына «Кая олакты болар?»  дип, борчылып утырдым. Соңыннан гына театрдан кайтканнарын ишеттем. Эшләгән җирләрендә бушка билет таратканнар, кем уйлый аларны шунда барырлар дип?! Башка әллә нинди уйлар килде, күпме йөрәк даруы эчеп бетердем. Сул ягымда яшь пар яши, берни ишетелми, телевизор акыртудан башканы белмиләр. Икенче яктагы күршем – ялгыз карчык, көннәр буе үз-үзе белән сөйләшеп йөри, аны тыңлап ни файда, зарланудан башканы белми. Сәмигулла, башка берәр чакны кая да булса җыенсагыз, миңа әйтми калмагыз, «Кайда йөри болар?» дип, берүзем сезнең өчен йөрәк бозып утырыр хәлем юк. Кем белгән аны, язган булса, бәлкем, киләсе юбилееңда да шулай кереп котлармын. Һашимә карчыктан башка сиңа иң дөресен кем сөйләп бирсен, рәхәтләнеп тыңларсың...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев