Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Әйтегезче

шигырь

Әйтегезче хатын-кызлар,
Сез соң нинди камырдан?
Әчедәнме, төчедәнме,
Әллә татлы – баллыдан,
Төптәнрәк уйлаганда
Һәммәсе дә бар сыман.
Кай чагында буласыз сез,
Телләреңне йотарлык,
Кысып алып кочакларга,
Гел куенда тотарлык...
Үзәк өзгән чакларда сез
Үтләреңне сытарлык.
Кирәк чакта буласыз сез,
Сихри йомшак йомгак,
Я булмаса майда пешкән,
Табадан төшкән коймак,
Бәгырегез каткан чакта
Керпе дә сездән йомшак!
Мәхәббәттә яндырасыз
Ут булып өтеп алып,
Кар-бурансыз туңдырасыз
Сакын карашлар атып.
Ялкынсыз да көйдерәсез
Йөрәккә яра салып,
Һич кенә дә аңлап булмый,
Әкияти , сез, серле,
Әллә шулай булгангамы
Яратабыз без сезне,
Сездән башка таң да атмас,
Кояш та көлмәс төсле.
Мирзанур Шәймурзин

Фото: pixabay.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X