Туган як

Әйт, дускаем

шигырь

Әйт, дускаем, ни өчен соң шулай
Күңелләрең көздә сагышлы?
Алтын көзләр кай җирләре белән
Шау чәчәкле яздан калышлы?
Төшермә син һич тә күңелеңне,
Һәр мизгелнең үзгә бер яме.
Яз-җәйләрдән матур итеп яшик,
Алтын көзнең татып үз тәмен!
Балдан татлы булган балаларның
Балалары туа татлырак.

Янып- көеп, сөеп яшәр вакыт,
Бармы тагын көздән яхшырак?!
Мирзанур Шәймурзин

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: