Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Йолаларны барлап

Халыклар дуслыгы йортында әрмәннәрнең «Терендез» милли бәйрәме узды. Аның Май чабу бәйрәме (Масленица) белән охшаш яклары бар. Быел «Терендез» зурлап үткәрелде. Урамда күңел ачкан вакытта кунакларны әрмән шашлыгы, тәм-томнар белән сыйладылар, әрмән телендә җырлар яңгырады, «Кочари» биюе башкарылды. Йоласына туры китереп, бинадан читтәрәк учак та яктылар. Аның аша яшь парлар...

Халыклар дуслыгы йортында әрмәннәрнең «Терендез» милли бәйрәме узды. Аның Май чабу бәйрәме (Масленица) белән охшаш яклары бар.
Быел «Терендез» зурлап үткәрелде. Урамда күңел ачкан вакытта кунакларны әрмән шашлыгы, тәм-томнар белән сыйладылар, әрмән телендә җырлар яңгырады, «Кочари» биюе башкарылды.
Йоласына туры китереп, бинадан читтәрәк учак та яктылар. Аның аша яшь парлар гына сикерергә тиеш. Сикергәндә куллары аерылмаса, димәк, гаилә ныклы, мәхәббәт дәвамлы булачак. Әмма бу көндә учак аша теләгән һәркем сикерергә ашыкты, чөнки учак аша өч мәртәбә сикергән кеше сәламәт һәм бәхетле булачак.
Бәйрәм «Аревик» әрмән ансамбле чыгышы белән дәвам итте. Чара тәмамлангач, кунаклар Түбән Кама әрмән оешмасы әгъзалары әзерләгән ризыклардан авыз иттеләр.
Хәзерге вакытта әрмәннәр оешмасында 100ләп әгъза бар. Дус-тату яшәүче милләттәшләр гореф-гадәтләрен онытмыйлар, балаларга әрмән телен өйрәтү өчен якшәмбе мәктәбе, төрле түгәрәкләр эшли. Халыклар дуслыгы йортында музейлары да бар. Алар шәһәр чараларында да актив катнаша. Күптән түгел инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары ассоциациясенә оешма исеменнән рәисе Гурген Манукян һәм урынбасары Бавакан Магоян төрле яшьтәге балалар өчен киемнәр китергәннәр.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев