«Йокым тиз ачылды»
Йокларга яратучылар турында бик күп мәзәкләр йөри. Нинди генә кызыкларга юлыкмыйлар алар. Мин үзем дә шул йокларга яратучылар исемлегендә...
Шул кирәгеннән артык күп йоклап, әллә нинди кызык хәлләргә юлыкканым булса да, миннән дә уздыручылар бар икән әле. Менә шундый очракларның берсен әле күптән түгел генә хезмәттәшем сөйләде. Ул да минем кебек йокы симертергә яратучы булып чыкты. Ә алга таба сүзне аның үзенә бирик.
Шимбә көнне ял булса да, эшләнмәгән һәм эшләнәсе эшләр атна буена шактый күп җыелганга, кичтән үк залда йокларга яттым һәм будильникны да иртәнге алтыга көйләдем. Ярый хуш, ул үзенең эшен намус белән үтәп, вакыт җитүгә кычкырырга тотынды. Өч-дүрт минут чамасы иркәләнеп яттым да, «мин эшлисен кеше эшләмәс» дип, ваннага су тутырдым да, йокыны качырыр өчен ванна кереп алырга булдым. Йокы алай гына ачылмый икән шул, киресенчә ныграк изрәтә башлады. «Тагын ике генә минут, бер генә минут» дип ничә минут йокымсырап ятканымдыр, бер заман краннан су ага башлады. Ирем дә торды бугай, миңа сөлгене генә алып бирсен әле дип, чаршауны тартып ачуым булды, каршымда басып торган таныш булмаган ир затын күреп, йокы шунда ук ачылды. Алай гына түгел, минем тавыш тугыз катлы йортыбызның бар катларында яңгырап, кайтаваз булып үземә кайтты. Иртәнге кофе көйләп йөргән җиреннән ир заты да очып килеп җитте.
Баксаң, инде әллә кайчан кер юу машинасының су җибәрә торган шлангасыннан су тамып тора дип зарлануымны кичә кичен исенә төшереп, ниһаять бүген иртәнгә таныш сантехнигын чакырган булган икән. Тегесе иртүк килеп ишек шакуга барып ачкан да, үзе кухняга кереп киткән. Ә зал бүлмәсе ябык булгач, мине йоклый дип уйлаган. Бераздан мин дә тынычланып, алар янына чыктым. Бу маҗара шулай бергәләп иртәнге чәй эчү белән тәмамланды. Һәр нәрсәнең бер яхшысы, бер начары була дигәндәй, бу вакыйга да минем өчен бик яхшы булды әле. Ни өчен дисезме? Әйтәм. Элек, краннан су тамса да хәләл җефетем (интеллигент, имеш) сантехник чакыра иде, хәзер барысын да үзе эшли. Чөнки теге ир кабат очрашкач, «Хатыныңның буй-сыны бик зифа икән. Шул күз алдымда торып, ике көн тамагымнан аш үтмәде», – дигән.
Энҗе Галиева
Фото: https://pixabay.com/ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 16:52Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлда машинасы ватылган иргә ярдәм иткән Рота командиры урынбасары Альберт Килдеяров һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Иван Басорин Ильинка янындагы юлда “Опель” машинасының торуына игътибар иткән.5000
-
25 гыйнвар 2021 - 16:24Дүшәмбе көнне Сүбәләк юлында йөк машинасындагы чүп яна башлаган Шаһитлар белдерүенчә, машина йөртүче тиз арада кузовтан чүпне бушатып өлгергән.3200
-
25 гыйнвар 2021 - 16:03Урамда җылыту сәбәпле, бүгеннән Покровское – Кызыл Чишмә арасында боз кичүе ябылган Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе белдерүенчә, эшли башлавы турында аерым хәбәр ителәчәк.3400
-
25 гыйнвар 2021 - 15:35Түбән Камада машина караңгыда бер кызны бәрдергән Дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте белдерүенчә, зыян күрүче киеме өстендә уткайтаргыч элементлар булмаган.3900
-
21 август 2020 - 13:18Татарстан балалар сәламәтлеген саклау өлкәсенең үсеше өчен 1,4 млрд. сумга якын акча алды
-
18 май 2020 - 10:06Коронавирус белән көрәшүче табибларга күчтәнәчләр алып киләләр
-
22 гыйнвар 2021 - 10:16Җәй буе нишләгәннәрдер?..Шәһәргә нибары 55 ел гына тула. Яңадан-яңа йортлар төзелә. Тик җылылык үткәрү челтәрләрендә аварияләр булгалап, анда яшәүчеләрнең кәефләрен кыра.32400
-
24 гыйнвар 2021 - 11:15Йолалар саклана «Баш Чишмә» керәшен фольклор ансамбле артистлары «Фал киче»нә жыелган.12100
-
23 гыйнвар 2021 - 10:26Алдасаң, җәза салалар Түбән Кама шәһәр судында 36 яшьлек хатын эше каралган.11700
-
23 гыйнвар 2021 - 09:07Татар телендә сөйләшергәме? Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Татарча да яхшы бел!» проекты башланды.11400
-
23 гыйнвар 2021 - 11:37Туй көне бик күңелле, ләкин... суык булган Декабрьдә Түбән Кама никахлашу сараенда шәһәребезнең берничә гаилә пары өчен юби- лей кичәләре оештырылды. Шул парлар арасында көмеш туйларын билгеләп узган Зиннәтуллиннар гаиләсе дә булды.10201
-
23 гыйнвар 2021 - 11:07Үзебезчә, кунакка йөрешеп... Безнең Олы Аты авылында Раштуа елдагыча әйбәт үтте. Бөтен кешенең балалары, туганнары кайтты.8401
-
25 гыйнвар 2021 - 08:23Түбән Камада – Раштуа Быел Раштуа бәйрәме беренче тапкыр яңа форматта – халык иҗаты йорты янындагы мәйданчыкта оештырылды.5000
-
25 гыйнвар 2021 - 16:52Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлда машинасы ватылган иргә ярдәм иткән Рота командиры урынбасары Альберт Килдеяров һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Иван Басорин Ильинка янындагы юлда “Опель” машинасының торуына игътибар иткән.5000
-
25 гыйнвар 2021 - 10:32Малайга әти тәрбиясе бик кирәк «Улыма – дүрт яшь. Ул бигрәк йомшак күңелле. Тиз «җебеп төшеп», еларга тотына. Аннан ничек чын ир үстерергә? Диана Әһлиева».4900
-
25 гыйнвар 2021 - 15:35Түбән Камада машина караңгыда бер кызны бәрдергән Дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте белдерүенчә, зыян күрүче киеме өстендә уткайтаргыч элементлар булмаган.3900
-
25 гыйнвар 2021 - 16:03Урамда җылыту сәбәпле, бүгеннән Покровское – Кызыл Чишмә арасында боз кичүе ябылган Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе белдерүенчә, эшли башлавы турында аерым хәбәр ителәчәк.3400
-
25 гыйнвар 2021 - 16:24Дүшәмбе көнне Сүбәләк юлында йөк машинасындагы чүп яна башлаган Шаһитлар белдерүенчә, машина йөртүче тиз арада кузовтан чүпне бушатып өлгергән.3200
-
25 гыйнвар 2021 - 15:34Журналист, нәфис сүз остасы һәм телевидение алып баручысы Илдар Кыямовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде Бу хакта Карарга республика Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган.3000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика