Туган як

Ышанмый кая барасың...

Мәмдәлия, ирең балыкка йөрергә яратамы? Аңлашылды: балык ашарга булдыра, йөрергә яратмый. Ир кеше балыкта булганда, хатын-кыз ял итә ул. Яшьрәк чагында янымнан беркая җибәрмичә җүләр булганымны хәзер генә аңладым. Мәмдәлия, ул балыкка чыгып китсә, җаным ни тели, шуны эшлим. Беренчедән, ял көннәрендә мужикка нәрсә ашатасы дип баш ватасы юк, икенчедән,...

Мәмдәлия, ирең балыкка йөрергә яратамы? Аңлашылды: балык ашарга булдыра, йөрергә яратмый. Ир кеше балыкта булганда, хатын-кыз ял итә ул. Яшьрәк чагында янымнан беркая җибәрмичә җүләр булганымны хәзер генә аңладым. Мәмдәлия, ул балыкка чыгып китсә, җаным ни тели, шуны эшлим. Беренчедән, ял көннәрендә мужикка нәрсә ашатасы дип баш ватасы юк, икенчедән, дус хатыннар белән көне буе иркенләп сотовыйдан сөйләшкәндә, вак-төяк белән борчып, аяк астында буталып йөрүче юк. Мин аның нинди балык тотып кайтканын алдан ук белеп торам. Ул балыкны иснәп карауга, барысы да аңлашыла: мазут исе килсә - елгадан тоткан, күлдә эләккәненнән сасы сазлык исе килеп тора.
Бервакыт мине гаҗәпкә калдырыр өчен: «Мондыйны ресторанда да ашаганым юк», - дип, якындагы елгадан кызыл балык тотып кайтты. Бар андый кызыл балыкны ресторанда ашаганым, нишләп булмасын, тик кайда, кайчан һәм кем белән булганымны әйтергә ярамый. Әле бүген дә кайсы океан балыгын тотып кайтыр дип куркып торам. Беркөнне күрше хатыны: «Ирең супермаркетта балыкның иң кыйбатлысын ала, елгадан тоттым дип мактанамы?» - дип, колагыма пышылдаган булды. Аптырап калмадым, беләм, чит хатыннар янына йөргәнче, балыкка йөрсен, ичмасам, дип тегенең авызын бик тиз капладым. Әле ярый, елга балыгын ашарга күршедә зур гәүдәле мәче бар, иремә әйтмим, йөри генә күрсен.
Ул балыкчылар белән кызык хәлләр еш булгалый. Әле кичә генә урамда таныш хатын очрады, әй сөйли бу, әй сөйли, теле-телгә йокмый. «Ирем зур урында эшли, акчаны күп ала, әмма бер килешмәгән ягы бар: ял җитүгә, мине ялгыз калдырып балыкка чыгып китә», - дип зарлана бу. Шулчакны юри генә балыкның ниндиен тотып кайта дип сорадым. Белмим шул, ул күрсәтми, мин сорамыйм, ди бу хатын. «Сорарга соңдыр шул, иреңнең үзен кармакка эләктергәннәр булса кирәк», - дип әйтүем булды, таксиларны да узып, өенә чапты.
Икенче танышым тагын бер кызык хәл турында сөйләде. Шәһәр урамында элек бер класста укыган авылдашымны очраткач, иремнең өйдә булмавын уйлап, аны чәйгә чакырдым, ди бу хатын. Без тирләп-пешеп, чәй эчеп, үткәннәрне искә төшереп утырганда: «Бүген нишләптер чиртми», - дип, балыктан ирем кайтып кермәсенме! Карый, ул югында аның хатыны таныш булмаган ир белән чөкердәшеп чәй эчеп утыра. Ирләр ул яктан бик шикшел алар: «Әле ярый, минеке кармак тотып балыкка йөри, әгәр шул чакны мылтык тотып аудан кайтып керсә, нишләтер иде безне», - дип көлде теге хатын.
Мәмдәлия, ирем дөрес юлда йөриме дип кайчагында үзем дә шикләнеп куям. Ни әйтсәң дә, буш кул белән кайтканы юк, елганыкы булмаса, кибетнекен булса да эләктереп кайта. Ышанам инде, ышанмый кая барасың. Моны сизмәскә тырышып, бу юлы сиңа иң тәмлесе эләккән дип, кибетнекен мактый-мактый ашыйм. Яратып ашаганымны күреп, ул шатлана башлый. Шатлансын әйдә, алар мактаганны ярата, бу минутта ирем үзен бу дөньяда иң кирәкле кеше дип чутлый башлый. Ярар, чутласын, балыкчы әкиятенә һәркем ышана, ышанмый кая барасың...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: