Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Җырчыга куелган таләпләр (Уены-чыны бергә)

Хәзерге заман эстрада җырчысына җырлый һәм хәтта сөйләшә белү дә һич мәҗбүри түгел. Әгәр студия микрофонына берничә аваз мөгрәсә - аңа шул җиткән, ә калганын компьютер эшләп бетерә инде аның. Җырчы, гомумән, телсез булса тагын да яхшырак, чөнки бу аны кеше фонограммасына кушылып җырлаганда берәр ялгыш аваз чыгарудан саклый. Җырчыларга...

Хәзерге заман эстрада җырчысына җырлый һәм хәтта сөйләшә белү дә һич мәҗбүри түгел. Әгәр студия микрофонына берничә аваз мөгрәсә - аңа шул җиткән, ә калганын компьютер эшләп бетерә инде аның.
Җырчы, гомумән, телсез булса тагын да яхшырак, чөнки бу аны кеше фонограммасына кушылып җырлаганда берәр ялгыш аваз чыгарудан саклый.
Җырчыларга махсус бе-лемнең дә кирәге юк. Нота белүдә мәҗбүри түгел -
моның өчен музыкантлар бар. Хәер, музыкантларсыз да яшәп була, чөнки тавыш операторы компьютерда бөтенесен дә эшли ала.
Җырлый белмәсә дә, җырчы, һичшиксез, бии бе-лергә тиеш.
Җырчы зифа буйлы, яшь, чибәр булырга тиеш, чөнки продюсерларга шундыйлар ошый.
Җырчы колакка катырак булса бигрәк тә әйбәт, бу аны үзе турында коллегалары әйткән, яки залдан тамашачылар кычкырган әшәке сүзләрне ишетеп, йөрәген бозудан саклый.
Җырчы, гомумән, сөйләшә белмәсә дә ярый. Берничә җөмлә ятлап калып, аты-юлы белән сүгенә белсә, интервью бирү һәм матбугат конференциясе үткәрү өчен шул бик җиткән. Җырчының теле никадәр тупасрак булса, бу җәнҗаллар чыгару өчен шулкадәр кулайрак. Ә җәнҗаллар, үзегез беләсез, җырчыны халык арасында танытуның иң ышанычлы чарасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев