Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Өйдә торыгыз!

Тугыз катлы йорттан фатир биреп ташладылар бит әле үземә. Гадәт буенча, яңа квартирда я кайнар суы, я газы булмый. Өч айдан соң гына бирәбез, диделәр. Анысына гына түзәрбез инде. Көне килеп җиткәч, ЖКУга бардым. - Өйдә торыгыз, - диделәр, - слесарь килер. - Сәгать ничәдә? - Әйтә алмыйбыз. - Мин...

Тугыз катлы йорттан фатир биреп ташладылар бит әле үземә. Гадәт буенча, яңа квартирда я кайнар суы, я газы булмый. Өч айдан соң гына бирәбез, диделәр. Анысына гына түзәрбез инде. Көне килеп җиткәч, ЖКУга бардым.
- Өйдә торыгыз, - диделәр, - слесарь килер.
- Сәгать ничәдә?
- Әйтә алмыйбыз.
- Мин бит эш кешесе, төгәл генә вакытын әйтсәгезче.
- Кайнар су кирәк булса, көтәрсез!
- Соң ул слесарь төгәл вакыт буенча йөри алмыймыни?
- Кояш кына вакытында чыга, вакытында бата. Калганы безне кызыксындырмый.
Нихәл итәсең, көттем. Бер көн көттем, ике көн. Шуннан соң, газ идарәсенә кагылып чыкмакчы булдым.
- Кайчан газ бирәсез?
- Фәлән көнне, өйдә торыгыз!
- Соң, мин бит эш кешесе, гел өйдә генә тора алмыйм.
- Анысы безгә до лампочки.
Күп тә үтмәде, су краны килеп чыкты, шыбырдап агып тора. Өстәгеләрнеке дә ага, астагыларныкы да. Өстәгеләр безне су белән коендыра, ә без астагыларны. Шулай булгач, әллә ни үпкәләштән түгел. Яңадан ЖКУга йөгердем:
- Слесарь килсен, эшләр хөрти.
- Өйдә булыгыз, килер.
Ниһаять, слесарь килде.
- Краның бармы соң? - ди.
- Кран булса, үзем дә куяр идем, аны гына булдырам мин.
- Кран юк, дефицит ул. Безгә ел буена берни дә бирмиләр. Менә үземнекен куя алам, хакы биш
йөз сум.
- Биш йөз?.. Базарда ике йөз тәңкә генә тора түгелме соң?
- Алайса, үзең алып куй!
Килсә килә бит ул адәм башына. Суыткычым ватылды. Бардым «Рембыттехника»га.
- Ун көннән соң килеп алыр-
быз, - диделәр.
- Сәгать ничәдә килерсез икән?
- Өйдә торыгыз!
Бер заман телевизорым күрсәтми башлады. Телеательега бардым.
- Килеп карарбыз, көтегез, - диделәр.
Ниһаять, суыткычны да, телевизорны да алып киттеләр. Бер ай үтте, икенче ай китте. Кайчан китерерләр, дип көтеп утырам. Телефоннан гына белешер идем, анысы да эшләми. Кәрәзле телефонга әле тиенә алмадым. Аптырагач, күрше-ләрдән шалтыраттым.
- Телефонны төзәтегезче!
- Өйдә торыгыз!
Менә шулай өйдә утырам. Ояты ни тора, вакытлыча эштән чыгып тордым. Дүрт-биш ай өйдә көтеп ятып булмый бит инде. Өйдә дә күңелсез: телевизор карап булмый, суыткычым эшләми, телефон шалтырамый, суым шыбырдап агып тора. Хатыннан уңайсызлана башладым. Күп яттың, әрәмтамак дип, куып чыгармаса гына ярар иде, дип шөлләп тә куям. Мин гаепле түгел дә бит, нихәл итәсең...
Федор ЕРМАКОВ.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев