Туган як

Әйдә,  сыпыртыйк!

Поликлиника коридорында  ике ахири очрашты.

– Күземә күренәме дип торам, Зарифа,  синме бу? Гомереңдә чирләгәнең булмады, нишләп йөрисең монда?

– Туйкыя, аптырама, хәзер чирләмәгән кеше юк, кибеткә ипи-сөткә чыккач чиратта хәлем бетеп егылырмын дип куркам, сәбәбен белми  дә калырлар.

– Егылгач сәбәбе нәрсәгә сиңа аның? Ярар, мин чирләп килдем ди, сиңа монда берни калмаган. Минем авыртмаган җирем юк, бүлмәдә утыручы  врач бик яшь күренә, белмим, килешә торган дару бирерме, шунысы шикләндерә.  

– Шикләнмә, Туйкыя, чиреңне бер карауда әйтеп бирә ул. Беренче килүемдә: “Чәчем, тешем коела башлады, инде нишләргә?”, – дип сорадым. “Әби, синең яшеңдә бу гаҗәп түгел, булды, җитте, күреп торам, нерваларың беткән”, – дип, бик тиз туктатты. И, и, энем кырык елдан артык бер кеше белән яшәп, ничек бетмәсен нирвылар, ирем саулыгына зарланмый, мин  һаман бүлнис юлын таптыйм  әле.

– Зарифа, яңа шул врач яныннан чыктым. Ник килдең, кайсы җиреңә зарланасың дигәч, ачуым чыгып, үзең бел, сине шуңа укытканнар дидем.  Әби, башымны бутама, сез монда бик күп, мин  берәү генә, әйт тизрәк, нидән интегәсең  дип йомшарган булды  бу.

– Шулчакны әйттеңме  ни өчен килгәнеңне?

– И, и, Зарифа, ул врач янына кергәч ник килгәнең  шундук искә төшәме соң әле ул? Хәзер генә хәтерләмим, кайчагында башым да авырткалый, күз алларым да караңгыланып киткәндәй була, энем, зинһар, ярдәм ит дип  ялвардым. Тыңлап та тормады, мин бар авыруларны да дәвалый алмыйм.  Күзең күрмәсә, әнә күз врачына, колагың ишетмәсә, колакныкына кер дип,  тиз генә борып чыгармакчы булды. Әле, ярый, күзем дә күрә, колагым да ишетә, анысына гына зарланмыйм,  менә теге  каһәр чир эләксә,  нишләрмен, шуңа килдем дип әйтергә өлгереп кенә калдым. Таза-сау булганда, эч пошырып йөрмә, чирләгәч килерсең дип, ишеккә төртеп күрсәтте. Энем,  чирләп китсәм,  килә алуым икеле,  берәр дару бирәсең  булса, хәзер үк  язып бир дип әйтүемә  аз гына да исе китмәде,  миннән тизрәк котылырга ашыкты.

– Дөрес иткән, синең кебек үзендә булмаган чир эзләп йөрүчеләр белән  әнә бүлнис коридоры тулган. Сезнең аркада безнең шикелле чынлап авыручыларны рәтләп карап та тормыйлар хәзер. Элек барысын да үз күзләрем белән күреп йөрдем, ул бүлмәсенә кергән хатын-кызларны җентекләп сораштыра, кушеткага яткызып, бар җирләрен капшап, бармаклары белән баскалап карый иде. Миннән нишләптер телеңне күрсәт дип кенә сорады. Туйкыя, узең уйлап кара, авыруны дәвалар өчен  шул  гына җитәме? Билгеле җитми, элек кан басымын үлчәп, анализларга җибәрә,  төрле УЗИлардан да карата иде. Хәзер әнә телеңне чыгарсаң, шуның белән вәссәлам... Бер уйласаң, ул врачның да хәлен аңлап була, көннәр буе синең ише акылы керделе-чыктылы карчыкларның зарлануын  тыңлап, аның үзенең дә башына ничек зыян килмәсен ди!?  Өстәвенә, өенә кайткач, сиңа ошаган вакчыл, бар нәрсәгә бәйләнеп торучы хатыны да булса, чирләмәгән җиреннән чирләп, аның тормышы чын кыямәткә әйләнергә мөмкин.  Шулай булгач, әйдә, Туйкыя,  булмаган чир эзләп, кеше борчып йөрмик, китик  булмаса.

–  Шулай дисеңме, Зарифа,  бу турыда үзем дә уйлап куйдым. Белмим, ник килдек без болар янына, кеше аптыратып нишләп йөрибез? Чынлап авыручылардан берәр куркыныч зәхмәт эләктергәнче, яхшы чакта, әйдә,  тизрәк сыпыртыйк  әле моннан...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: