Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Языйк әле бергә язмышны

җыр

Хыялларны күккә очырганда,
Күңелемне җырлап юаттым.
Хыяллар бүленде,өметләр сүрелде,
Карашыңны миңа суыттың.
Көннәр, айлар уза, җанны сагыш сыза,
Йөрәгемне нигә канаттың?
Сөюдә яр итеп, үземә пар итеп,
Мин бит сине ихлас яраттым.

Гомер атым җиккән, хыялым ак җилкән,
Сарылса да сагыш җаныма...
Яңарыр мәхәббәт, йөрәктә бетмәс дәрт,
Кил әле кил, иркәм, яныма.
Көннәр матур булыр, төннәр назга тулыр,
Төзәталсак уртак ялгышны.
Берүк җырны сузып, бергә гомер узып,
Языйк әле парлы язмышны!

Рәфыйк Әхмәдиев

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев