Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

"Язмышыма таба юл салдым..."

"Элек сәнгать советы эшли иде. Сәхнәгә чыгачак һәр чыгышны энә күзеннән үткәрә, иде. Хәзер барысы да сәхнәгә менә, җырларының эчтәлеге юк, күңел күтәрә торганнары аз. Сәнгать үз югарылыгын югалта бара, шунысы күңелне борчый. Ләкин киләчәккә өмет белән карарга кирәк. Кешене бит өмет яшәтә. Бәлки киләчәктә сәнгать советы оешып, мәдәният үз...

"Элек сәнгать советы эшли иде. Сәхнәгә чыгачак һәр чыгышны энә күзеннән үткәрә, иде. Хәзер барысы да сәхнәгә менә, җырларының эчтәлеге юк, күңел күтәрә торганнары аз. Сәнгать үз югарылыгын югалта бара, шунысы күңелне борчый. Ләкин киләчәккә өмет белән карарга кирәк. Кешене бит өмет яшәтә. Бәлки киләчәктә сәнгать советы оешып, мәдәният үз югарылыгына күтәрелер". Бу сүзләр минеке түгел. Аны "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль берләшмәсе кичәсе кунагы - танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова әйтте.

Шагыйрә белән очрашу билгеләнгән кич. Халык иҗаты йорты фойесында музыка яңгырый. Китапханә хезмәткәрләренең "Якты моңнар иясе" дип исемләнгән күргәзмәсендә - шагыйрәнең китаплары, аның мәкаләләре язылган журналлар.

Зинаида Плетнева җитәкчелегендәге уен кораллары оркестрына кушылып "Җидегән чишмә"не җырлаган Луиза Җиһангированың тавышы тынуга, сәхнәгә ак күлмәкле Шәмсия Җиһангирова килеп чыкты. Зөлфәт, Харрас Әюп, Наис Гамбәр, Флүс Латыйфи, Фоат Садриев, Факил Сафин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов кебек талантлы шәхесләр, җырчы Зифа Басыйрова кебек кабатланмас моң ияләре туып-үскән Мөслим ягындагы Баек авылы кызы ул Шәмсия. Үз чыгышын "Кыйбла кайда" дигән шигыре белән башлап җибәрде. Ул сөйләгән шигырьләрдә - кешеләр язмышы, сагыну, намус, гомер кадере һ.б. чагыла. Бу мөлаем ханымга карап, бер дә авыр вакыты булмагандыр, дип уйлыйсың. Ә бит Шәмсияне тормыш иркәләп кенә тормаган. Әнисе Мосаллия апа 4 кызы белән ялгыз калганда, Шәмсиягә нибары яшь ярым гына булган. "Әти" дип дәшүдән мәхрүм булган кызчык, бераз үсә төшкәч, көн саен капка башына менеп әтисен көткән, үзләрен ташлап чыгып киткән әтисен үзенчә яраткан. Тормыш сәер бит ул, ата кеше вафат булгач, аның күзләрен йомдыру нәкъ менә Шәмсиягә насыйп булган...

Хатын-кызның бөтен сабырлыгын үзенә туплаган дүрт класс белемле Мосаллия апа кызларын эш сөяргә, авырлыкларга бирешмәскә өйрәтеп үстергән. "Авызыгызда кара кан булса да, кеше алдында төкермәгез", дигән ул кызларына. Кызларының барысы да пычкысын да, "уфалла"сын да тартканнар, печән дә чапканнар, утын да кискәннәр, койма да койганнар. Арада Шәмсия үҗәтрәк булган, ахрысы - ул сәгать тә төзәткән, хәтта бер кадаксыз, агач чөйләр белән генә урындыклар да ясаган, аларның икесе хәзерге көндә дә саклана икән.

Туксан биш яшь чиген узып, өч ел элек дөнья куйган Мосаллия апа үзе 8 яшеннән ураза тоткан, намазын укыган. "Казанда укыган чагымда, яшьтәшләрем әти-әниләренең зур урыннарда эшләве белән мактанганда, мин, оялып кына, әтием юк, әнием - колхозчы, дия идем. Югыйсә, әнием бит мине сагынып көтеп ала, көннәр буе тәрәзә янында көтеп, мине күргәч, аягына кияргә дә җитешә алмыйча, оекчан килеш каршыга йөгереп чыга иде. Ул вакытта әйткән сүзләрем өчен, бөтен халык алдында, мин бүген әнием рухыннан гафу үтенәм", дип сөйләде Шәмсия ханым.

Шәмсия Казан шәһәренең бөтен республикага билгеле булган 10нчы интернат-мәктәбендә укыган. Бу әлбәттә авылда туып үскән гади татар кызы өчен үзе бер могҗиза була. Ул анда халык уен коралларында уйнарга өйрәнә, хорда җырлый, шигырьләр дә яза. Мәктәптән соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Студент чагында, 15 сум 50 тиен пенсиягә яшәүче әнисеннән, әлбәттә, акча алмый. Югары стипендия алучы (ул вакытта 35 сум) кыз, үзе тегеп-бәйләп, бик матур итеп йөри. Затлы киенеп йөрүче чибәр кызга төзелеш институтында укучы Назыйм атлы егет гашыйк була. Язмыш аларны тулай торакта үткәрелә торган бию кичәсендә таныштыра һәм кавыштыра да. Ләкин пар канат булып озак яши алмыйлар шул. Назыймы яшь кенә килеш онкология авыруы белән авырый башлый. Табиблар, "яшәсә, ярты ел яшәр", дисәләр дә, Шәмсия иренең гомерен озайтыр өчен кулыннан килгәнчә барысын да эшли. Авыруы беленгәннән соң Назыйм 5 елдан артык гомер кичерә. Хатынына рәхмәтле булган Назыйм кызы Гөлназга, "хатын-кызның үрнәк өлгесе ул синең әниең", ди... Бүгенге көндә уллары Илдар "Таттелеком"да эшли, ә Гөлназ Казанның музыка колледжында укыта, бик күп җырлар авторы, үзе дә шигырьләр яза. Кичәдә Гөлназ шигырьләр дә сөйләде, җырлады да. Балалары - Шәмсиянең иң зур шатлыгы. "Анасыннан кеше булып тумаган кешене беркем дә кеше итә алмый", дип исәпли Шәмися.

Ә хезмәт юлына килгәндә, Шәмсия китап нәшриятендә мөхәррир булып эшли. Әлмәт шәһәренә күченгәч, балалар бакчасы мөдире дә була. Язмыш гаиләне кабат Казанга китергәч, Татарстан мәдәният министрлыгының фәнни-методик эшли. 1992 елда Шәмсияне Татарстан дәүләт радио комитетына музыкаль тапшырулар редакциясенә өлкән мөхәррир итеп эшкә чакыралар. "Яңа гасыр" телерадио компаниясе оешкач, ул радионың баш мөхәррире вазифасын башкара. Радиода эшләгәндә ул, кайчандыр кулланыштан төшеп калган затлы сүзләрне халыкка ишеттерергә, татар теленең никадәр бай, нәфис сүзле икәнен радио тыңлаучыларга аңлатырга тырыша. Радио аша, ул әдәбият сөючеләргә бик күп матур шигырьләр ишеттерә. Бүгенге көндә Шәмсия Җиһангирова радиодан һәр җомга көнендә кичке сәгать 10нан соң эфирга чыгучы "Тормыш яме" тапшырулары аша халыкны танылган шәхесләрнең иҗатлары белән таныштыра.

1995 елда Татарстанда беренче буларак уздырылган җыр бәйгесендә Шәмсиянең "Ак күлмәгем" җыры беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Бик күп җырчылар үз репертуарына алган "Ак күлмәгем"не кичәдә Шәмсия үзе башкарды.

Һәркемгә билгеле, балалар өчен иҗат итүче язучылар бик сирәк. Чөнки балаларча уйлый белү, алар күзлегеннән күрә белү аерым бер осталык таләп итә. Шәмсия анысын да булдыра. Аның 1997 елда дөнья күргән "Балачак кая китә?" дигән китабын кызлар-малайлар яратып укый. Кичәдә Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 3нче класс укучысы Хәбиб Хәбибуллинның шул китаптан "Ат җиктем" дигән шигырьне искиткеч оста итеп, артистларча сөйләвенә тамашачы таң калды. Гомумән, кичә шәһәребез җырчылары, "Нардуган", "Тамчылар" ансамбльләре биюләре белән үрелеп барды. Түбән Кама татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире Ләйлия Нәфыйкова "Яшел гармун" повестеннән өзек сөйләде.

Кичә соңында, шагыйрә Шәмсия Җиһангированы котлау өчен, сәхнәгә җитәкчеләр - муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев, "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль берләшмә җитәкчесе Резида Зартдинова, Чаллы язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин һәм "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе вәкилләре һ.б. күтрелде. Аларның тәбрик сүзләренә һәм бүләкләренә өстәп, танылган рәссам Илдус Мортазин Шәмсия ханымга ап-ак лилия чәчәкләре төшерелгән гаҗәеп матур картина бүләк итте.

Язмамны шагыйрәнең үз сүзләре белән тәмамлыйм:

Сихри дөнья һаман алга дәшә,

Бер күкрәп, бер килә яшьнисе.

Кадерләрен белеп гомерләрнең,

Яшисе дә әле яшисе".

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев