Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Язмышмы, әллә?..

Авылга торган саен сирәгрәк кайтыла. Әллә без картаябыз, әллә замана? Әле кайчан гына яңгырга, кар-буранга карамыйча, тездән саз йә кар ерып, атна саен кайта идек. Хәзер авылга кадәр асфальт юл. Тәрәзә каршында автомобиль кайчан телисең, шунда утырып китәргә әзер тора. Тик шулай да кайтып булмый туган якларга. Менә бу юлы...

Авылга торган саен сирәгрәк кайтыла. Әллә без картаябыз, әллә замана? Әле кайчан гына яңгырга, кар-буранга карамыйча, тездән саз йә кар ерып, атна саен кайта идек. Хәзер авылга кадәр асфальт юл. Тәрәзә каршында автомобиль кайчан телисең, шунда утырып китәргә әзер тора. Тик шулай да кайтып булмый туган якларга.
Менә бу юлы да озак кайтмый тордык. Күршеләр, туган-тумача сагындырды. Җәен черкиләргә талатып, капка төбендә кич утыру сагындырды. Аякны иртәнге чыкка чылатып, җиләккә бару сагындырды...
Ниһаять, җыенып, туган якларга юл тоттык. Бераз ял итеп, чәйләп алгач, гадәттәгечә, авыл яңалыкларына тукталдык. Яңалык дип инде, хәзер авылда өйләнешүче, кияүгә чыгучы күптән юк, бәби туе булмаганга да иң кимендә 10 ел вакыт үткәндер. Безнеке генә түгел, күп авыллар шулай әкрен генә картая бара. Тик «Кичә Гомәрне җирләдек. Асылынган, бичара. Иртәдән бирле күренмәгәч, күршесе кереп, баудан төшергән» дигән хәбәр аяктан екты дип әйтү аз булыр. Башыма күсәк белән орган кебек булды ул. Кеше күңеле - төпсез кое, диләр бит. Гомәрне дә бауга менәргә нәрсә этәргәндер, монысы безгә караңгы. Ә ул яшәгән матур гына җыйнак өй инде хәзер буш калды.
Ирексездән, хатирәләр мине балачагыма кайтарды... Авыл гөрләп тора - һәр йорт саен буй җиткән егет-кыз. Мәктәп тулы балачага. Колхоз да гөрли: унлап - сыер, биш-алты бозау фермасы, машина-трактор паркында нинди генә техника юк! Һәр йортта тавык-чебеш, көтүе белән сарык.
Кич белән көтү кайтып, шау-шу бераз тынгач, апа-абыйлар клубка ашыга. Сыерлар су эчкәндә бозаулар боз ялагандай, без капка төбендә генә утырабыз. Әле клубка йөрергә яшебез җитмәгән. Тик без дә вакытны бушка уздырмыйбыз, безнең эш шулай ук бик җитди. Кайсы кызны кайсы егет озатканын күзәтәсебез бар. Иң беренче яңалыклар бездә булырга тиеш.
Менә бервакыт борыннарны ярып «Спортклуб» одеколоны исе килә. Димәк, югары очтан Гасыйм клубка барырга чыкты. Аның шулай, исе үзеннән ике чат алда йөри, коенганда да суга одеколон куша бугай. Сул яктан җир тетрәп киткәндәй була, Гомәр шулай «дөп-дөп» басып клубка ашыга. Гадәттәгечә, ашыгып, авызына тәмәке кабып, алар артыннан Алмаз чаба...
Егетләр аягы басылгач, чыркылдый-чыркылдый, клубка кызлар агыла башлый. Алардан инде ул заманда бик популяр булган хушбуйлар - «Может быть», «Рижская сирень» исләре килә һәм Шүрәле кытыклагандагы кебек көлгән тавышлар ишетелә. Ә клубтан кайтканда аларның күбесе инде парлашып беткән була.
Шулай үз парларын табып, кызлар-егетләр туйлар ясадылар, матур тормыш кордылар, бәбиләр алып кайттылар. Тик Гомәр генә өйләнергә ашыкмады. Әнисе Гөлсем апа аны өйләнергә күпме генә кыстаса да, ул һәрчак сүзен уенга борды. Ә авыл халкының авызын яулык белән томалап булмый. Кемнәрдер Гомәрне яратып йөргән кызы ташлаган һәм ул шуңа башка кызларны йөрәгенә якын китерә алмый дип гайбәт сатты. Кемнәрдер, ни сәбәпледер, йөргән кызыннан Гомәрнең үзенең күңеле кайткан, шуңа бар кызларга да ачулы дип, үзен белдеклегә санады. Ни булса да булды, еллар узды, аның яшьтәшләренең балалары инде мәктәпкә укырга йөрде, ә Гомәр әле һаман өйләнмәгән иде. Югыйсә, азып-тузып йөрми, кешедән артыгын эчми.
Мин аның кемгәдер авыр сүз әйткәнен, аты-юлы белән ямьсез итеп сүгенгәнен, кем белән дә булса талашканын ишетмәдем. Өйләнәм дисә, аңа кияүгә чыгучы табылыр иде. Килен көтә-көтә, Гөлсем апа да бу дөнья белән саубуллашып, бакыйлыкка күчте. Гомәр үзе генә тормыш алып барды. Бу вакытта инде гөрләп торган колхоз таралды. Барлы-юклы калдык-постык байлыкны ел саен алышынучы колхоз рәисләре сатып бетерде. Авыл кешесенә үз көнен үзе күрергә калды. Гомәр дә кешедән калышмады, абзар тутырып мал асрады, ит-сөт сатып, акча эшләде. Күршеләренең «Ник өйләнмисең инде?» диюләренә, «Ялгыз башым - җаным тыныч» дип җавап кайтарды.
Менә шул ипле генә яшәгән кебек күренгән кеше, пенсиягә чыгарга берничә елы гына кал-гач, дөньядан туйган һәм үз-үзенә кул салган. Бу адымга аны нәрсә этәргән? Билгесез. Кеше бакыйлыкка күчкәч, аның турында яхшысын гына сөйләргә, йә дәшми калырга калырга, диләр. Ничек кенә булмасын, Гомәр турында, киресенчә, берсен-берсе уздырып аны мактарлар, яхшы якларын атарлар иде.
 
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X