Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Яшәсен «Яшьлегем чишмәләре»!

Залда күңелләрне айкап ала торган халкыбыз моңнары агыла. Бу көйләр, бу аһәңнәр милли рухлы җаннарны битараф калдыра аламы соң? Әдәби кичәләргә җыелган халыкка «Яшьлегем чишмәләре» үзе күпме рухи азык бирә, талантлы шәһәрдәшләребез тормыш юлы һәм иҗатлары турында хәбәр итеп яши һәм эшли. Монда рәхәтләнеп үз осталыгыңны күрсәтә аласың, җаның теләгәнчә җырлап, биеп, яшьлекләреңә кайтып килә торган уеннарда катнашып, күңелең булганчы ял итеп, рух күтәренкелеге белән китәсең.

шәһәрдәшләребез махсус белем алган һөнәри музыкантлар түгел: күбесе – гомерен заводларда эшләп үткәргән яки башка бер өлкәдә хезмәт куйган гап-гади кешеләр. Аларны бирегә җыючы һәм берләштерүче – ул эчкерсезлек, дустанә мөнәсәбәт, күңел киңлеге һәм иң шатландырганы – йөрәкләрендәге бетмәс дәрт һәм яктылык. Бу мохиткә килеп кергән һәркем, үзен күптәнге якын танышлары арасында булгандай хис итә башлый.
Бу эчкерсез аралашу, җылы мөнәсәбәт тудыручылар – җитәкчеләре Әнфисә Зиннур кызы Фәйзетдиновадан башлап, Гөлфия Мусина кебек шундый талантлы һәм үтә дә ягымлы кызларыбыз. Карап кына торырлык, сөйкемле үзләре. Шулар бит ул «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубына йөрүчеләрне һәм, гомумән, китапханә бинасына килеп керүче һәркемне елмаеп каршы алучы, елмаеп озатучы. Мәгълүмати байлык алырга, яраткан язучыларыбыз иҗаты белән танышып барырга теләсәң, китап күргәзмәләре ялт итеп эшләнгән.
Кулларында гармуннарын сайратып, онытылмас җырларны яңгыратучы абзыйларга, берсен-берсе алыштырып көй сузучы ханымнарга карап моңланмыйча, шигъри җанлы сүз остасы Тәгъзимә апаны тыңлап хәтер сандыгының тирәнлегенә сокланмыйча мөмкин түгел. Шөкер, шигърият яратучы моңлы җанлы халкым рухи байлыгын югалтмаячак! Сөекле шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә чәршәмбе көннәрендә шаулап-гөрләп уза торган кичәләргә йөрүчеләр саны арта гына бара. Бу заманда уку залының ишекләре яше-карты йөрүдән ябылып тормавы бик шатландыра. Залдан тагын җырмоңнар ишетелә.
Агыл гына, ташы, беркайчан да бетмә, и газиз халкым моңнары!
Рәмзия ШАКИРОВА.

Фото https://vk.com/tukai_nk сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев