Туган як

Яшәсен, смартфон!

ЮМОРЕСКА

Пенсионерның эшкә барасы юк, вакытын кая куярга белми, дип уйлаучылар нык ялгышалар. Пенсиягә чыгып, кулыма смартфон алуга, телевизордан сериал карарга да вакытым калмый башлады.

Иртән уянып, күземне ачуга шуның аша барлык дус хатыннарымның хәлләрен белешеп чыгам. Ирем аннан-моннан капкалап, үз-үзен карап, эшкә чыгып китүгә, торып тиз генә чәй эчеп алам. Аннан соң дусларым белән яңадан иркенләп хәбәрләшә башлыйм. Сорашыр әйбер күп, кичә кем кайда булган, кемнәрне күргән, шәһәрдә нинди яңалыклар бар, кемне эшеннән алганнар, кемне нинди урынга күтәргәннәр – барысын да беләсе килә.

Пенсиядә булгач, күбебез бүлнис, әптик юлын таптый. Кемдә нинди чир, кайсы врачка кергән, нинди дару биргәннәр – болары да кирәкле яңалыклар. Бер танышым кызын кияүгә биргән иде, яшьләр кайда яши, кияү акчалы эштәме, тагын берсе малаен өйләндерде, килен ялкаурак дип, бик яратып бетермиләр бугай, гыйбрәт өчен монысы да зыян итми. Арада кемдер: “Кичә иремә өчпочмак пешердем, бакчадан помидор алып кайттым”, – дип мактанды.

Бүген ул хатынга язучы да, сораштыручы да юк, кемгә кирәк аның помидоры белән иренә өчпомак пешереп ашатуы. Ул моны үзенчә бик кызык дип уйлый, күрәсең, безнең аңа вакыт бармы? Менә хәзер смартфонын тотып, көннәр буе ялгыз утыра инде. Аның шикелле күңелсез кеше белән берәүнең дә аралашасы килми. Хатын-кыз телефоннан сөйләшергә вакыт җиткерә алмый, ә безнең ирләргә берни кирәкми. Ирем эштән кайта да, нишләргә белмичә балыкка чыгып китә, кичләрен ишегалдында домино суга. Җитмәсә, кергәч миннән оялмыйча ашарга сорый. “Әнә сайла, кибет пилмәне, йә макарон”, – дим.

Җитте, пенсиягә чыкканчы авызыннан бәлеш, мантый өзмәдем, хәзер кулыма смартфон эләккәч, дөньяга чыктым, өйдә утырып кына бар яңалыкны белеп торам. Белмим, моңарчы шул әйберсез ничек яшәгәнбездер?! Ирем бервакыт: “Әйдә берәрсенә кунакка барыйк, кеше күреп кайтыйк”, – дигән булды. “Кунакка йөрергә вакытым юк, барча яңалыкларны болай да белеп торам, – дип, авызын капладым тегенең. – Әнә күлмәгеңне юарга автомат бар, пешерим дисәң – мультиварка, бәйләнмә миңа, болай да вакытым җитми”, – дигәч, кулын селтәде. Хәзер яныма акча сорарга гына килә, машинасы бензинсыз тора алмый.

Беркөннне: “Әнә күршең кергән, азрак чәй эчеп, сөйләшеп ал”, – дип әйткәч, башымны смартфоннан күтәрдем. Карыйм, валлаһи, кем икәнен танымыйм: “Бу мин – Халисә”, – ди, аптырашта калган хатын. Гаҗәп түгел, өйдән чыкмый утыргач, күршеләремне дә онытып җибәргәнмен. “Банка ябасыңмы, капкачың булса биреп тор әле”, – ди Халисә.

“Нинди банка, сулыш алырга да вакытым юк, син нәрсә, юк белән борчып йөрмә”, – дип, көчкә борып чыгардым күрше хатынын. Ирем: “Әйдә, авылга кайтып бәрәңге төбен өеп килик”, – дигәч, аптырап калдым. “Нинди бәрәңге, аның төбен өясе юк, кибеттән чыгасы да аласы”, – дип әйткәч, ирем тәмам ычкынган ахры бу дип уйлап, сәерсенеп, миңа күзләрен шарландырып карап куйды. Кайчан күргәнемне дә оныта башлаган идем, кичә безгә улым кереп чыкты.

“Әни, оныкларың белән ярты ел күрешкәнең юк, киленең синең нинди булуыңны да хәтерләми инде, кайда яшисең син, куй кулыңдагы смартфоныңны, балконнан тотып атам”, – дип, куркыткач, уйга калдым. “И, и, улым, пенсиягә чыгып, кулыма ул нәрсәне алуга, мин әле яши генә башладым. Хәзер шуннан башка тора алмыйм, кич ятканда мендәрем янына куям, иртән уянуга кулым шуны эзли башлый”, – дип, аны аптырашта калдырдым.

“Тукта, ватсапка кемдер яңа хәбәр яза ахыры, дуслар кабат кияүгә чыктым, ирем фермада эшли, акчаны көрәп ала, иртәгә чит илгә ялга китәбез”, – дип язган авылдан бер танышым. Әстәгьфирулла, Зәйтүнә бит бу, дүртенче тапкыр курыкмыйча, каян ирләр табылып тора диген!? Чит илгә китәбез дигәнме, шунсыз тора алмый ул - ут хатын. Вәт бу яңалык ичмасам! Ә син, килен дисең! Ул монда гына яши, беркая да качмый, улым!..

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: