Туган як

“Яшьлегемә кире кайтмас идем...”

Оныклары белән хәл белергә кергәч олы кызы, тиктомалдан гына: “Әни бүгенге акылың булса, табар идеңме дүрт бала?” – дип, Данияне аптырашта калдырды. Кызы әйтте дә онытты, ә ул  йокларга яткач та кызының соравына җавап эзләде.

Дания апа исерек ирдән дүрт бала тапты: кыз, малай, кыз, малай. Тик кече малаена өч яшь булганда, иренең холкына түз алмыйча, аерылды...

Артыннан бик чибәр удмурт егете йөрсә дә, әнисе сүзен тыңлап, татар егете – Рәискә кияүгә чыкты ул. Югыйсә, Рәиснең салгалап йөрүен үзе дә, әнисе дә сизде. Эчмәгән кеше бармыни ул хәзер дип, кияүгә чыгарга ризалык бирде. Әй, әле яңа гына егермесен тутырган кыз баланың төптән уйларлык тормыш тәҗрибәсе каян килсен соң?!

Бәлки кияүгә чыгып, иренә ничек тә булса тәэсир итеп, айнытып булмасмы, дип уйлаган иде дә... “Бөкрене кабер генә төзәтә” икән шул. Рәис айну гына түгел, тагын да ныграк эчә, җитмәсә хатынына кул күтәрә башлады. Кеше сөйләгән мунчаларда, сарайларда кунып йөрү “бәхете” Даниягә дә эләкте. Тик башка хатыннардан аермалы буларак, ул “бәлки айныр” дигән хыяллар белән янмады. Закон буенча исерек иреннән аерылды да, шәһәргә китеп, эшкә керде.

Шәһәр зур, барлык авыл балаларын колач җәеп үк каршы алмаса да, кире какмады. Бәхетенә балалары тәүфыйклы булды, йөзенә кызыллык китермәделәр. Яхшы укыдылар, тормышта барысы да үз урынын тапты. Беренче кызы Рәйсә белән малае Илдус тыныч, басынкы булдылар, менә икенче кызы Лилия ай-һай, авыр холыклы, усал, гарчел  булды.   

Даниянең тормыш хәлен белгән таныш-белеш, күрше-күлән бик еш кына балаларына киелгән киемнәр бирә иделәр. Кирәк бит, Лилия кигән күлмәк бер бай кызыннан калган һәм ул теге күлмәкне танып, иптәшләре алдында кыздан мыскыллап көлгән. Ә Лилиягә шул җитә калган: башта бай кызын тәпәләп аткан, аннан соң үзе кайтып дарулар эчкән. Нишләргә белмәгән Дания табиб чакыртырга уйлаган иде дә, күршесе Зөлфия  каршы төште: “Син нәрсә, үз-үзенә кул салырга теләгән кешене “психушка”га ябалар, гаиләгезне дә “кара исемлек”кә тыгып куялар. Әйдә үзебез айнытабыз” – дип, марганцовкалы су эчертеп, күмер таблеткалары ашатып, айнытты. Теге байлар да, әллә хатынның хәленә керә белделәр, әллә бу хәерчеләр белән булышып йөрергә теләмәделәрме, эшне зурга җибәрмәделәр. Шуннан соң Лилия кешедән калган кием кимәс булды. Сигезенче сыйныфта укыганда ук реклама кәгазьләре таратып, акча эшли башлады. Тугызынчыдан соң, һөнәр училищесына поварлыкка укырга керде.

 Олы кызы Рәйсә бик тәртипле, ипле булды, югары уку йортын тәмамлап, кулына тәрҗемәче дипломы алды. Тик оешмасында ниндидер бер өйләнгән бай кеше белән очрашып, аннан ике бала тапты. Ир заты беренче бала тууга ук квартир алып бирде. Дания йөрәк әрнүен басарга теләп: “Берәр өйләнмәгән кеше булмадымы соң?” – дип сорагач, “Әни, синең кебек тиеннәрне санап яшисем килми. Аның акчасы беренче гаиләсенә дә, безгә дә җитә”, – дип кырт кисте. Ул ир заты башта бик кырыс булды.  Рәйсә белән бергә яшәмәсә дә, әнисе янына барырга да рөхсәт бирмәде. Кызы да кибеткә чыкканда да аннан сорап кына чыга иде. Баштагы мәлләрдә Дания кызын “байлыкка сатылды” дип, эчтән генә битәрләсә дә, тора-бара ияләште.

Олы улы Рәис кечкенәдән үк өйдәге ватык-җимерекне төзәтергә кулы ятып торды. Хәзер ул йорт җиһазлары ясап сата. Бәясен дә артык купайтмый, сыйфаты да яхшыдыр. Начар булса, шкаф-диван ясату өчен чират тормаслар иде. Үскәндә үк, мин балалар йортында үскән кызга өйләнәм дигән иде, үзенекен эшләде. Тыйнак кына татар кызы белән никах укытты.

Ә дүртенче баласын табарга теләмәгән иде Дания. Әлеге дә баягы исерек ир белән өч баланы кеше итү дә ай-һай!  Башта буйга калмас өчен дару эчте, алай да авырга узганын белгәч, табиблар киңәше белән йөклелекне өзәргә дип, чиратка язылды. Кирәк бит,  нәкъ менә шул көнне, аңа операция ясыйсы табиб үзе “больничный”га киткән булып чыкты. Аннан инде җан кергән баланың гомерен өзәргә кулы бармады.

Төпчек малаенда шундый яшәү теләге көчле булгандыр инде. Бер яше тулганда нык кына авырып, көчкә терелде. Мәктәптә укыганда велосипедтан җайлы-җайсыз егылып, сул аягына аксый торган булып калды. Хәзер бер эре төзелеш компаниясендә компьютер белгече. Шулай ук эшендә үз итәләр, яраталар.

Гади авыл хатынының балалары тормышта югалып калмады, барысы да үз юлын тапты. Нинди генә авырлыклар күрсә дә, акча җитмәгәндә кычкырып елар чаклары күп булса да, бер генә мәртәбә дә дүрт бала тапканга үкенмәде ул.

Табар иде Дания тагын дүрт бала. Тик ире кебек мәңге айнымас сәрхүштән түгел, ә балаларына әти буласы кешене яхшылап сайлар иде. Аерылганнарына ничә ел, хәзер төпчек уллары да утыздан узып бара. Әти дигән кешенең килгәне дә күренгәне дә юк. Әллә исән, әллә юк...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: