Туган як

Яшисе килә!

Әнҗүдә, кияүгә чыккач, син һаман тормышың үзгәрдеме, яшәве кызыкмы дип сорыйсың?

Белмим, дустым, башкаларга ничектер, миңа әлегә нишләптер кызык түгел. Кайчагында элекке дус кызларыма кергәлим, менә аларда чын тормыш кайный, ду кубып бәхәсләшәләр, кычкырышалар, әрләшәләр. Кияүгә чыгарга ныклап әзерләнсәм дә, миңа андый бәхет тәтемәде, янымда авыз тутырып сөйләшер кешем юк. Иремнең холкы артык тыныч, күп сөйләшми, шуңа күп вакытта әйтергә теләгәнемне тешемне кысып, әйтми калам. Тавыш чыгарырга телем бик кычытса да, бәйләнергә сәбәп тапмыйм. Аптырагач: «Һич югында, ялгышып берәр нәрсәне идәнгә төшереп ват», – дип тә карадым. «Мин вата алмыйм, төзәтә генә беләм», – дип авызын гына ерды. Бервакыт: «Нишләр икән бу?» – дип, өстәлдәге матур вазаны терсәгем белән юри идәнгә төртеп төшердем. Кулыннан бар эш килгәнгә, ирем ул вазаны тагын да матуррак итеп, келәйләп ясады. Иртән торуыма тавыш куптарыр дип өметләнеп, төнлә унитаз белән су кранын ватып куйдым. Йокыдан торуыма барысы да төзек, ирем мин ятуга ук боларны ясап куйган.
Әнҗүдә, җәй җитүгә син һәрвакыт ялгызың гына берәр җылы якка чыгып таю ягын карыйсың. Кайсы ирне алсаң да, бу турыда ишетүгә, ачуыннан сыртын кабарта башлый. Үземнекенә: «Быел диңгез буена ялгыз гына китәм», – дигәч, ник бер җоны селкенсен. Шыпырт кына: «Аңлыйм, арыгансыңдыр, берүзең гына рәхәтләнеп ял итеп кайт», – дип елмайгач, ачуымнан буыла башладым. Шулчакны ирем башкалар кебек аяк тибеп: «Җибәрәмме соң, хыялланма да», – дигән булып, төкреген чәчеп, тамак ярган булса,бераз тынычланып калган булыр идем. Юк, ник бер сүз дәшсен, киресенчә: «Син ял иткән арада авылга кайтып, әниеңнең бәрәңге чүбен утармын», – диюе, утка керосин сипкәндәй кебек булды. Йә, әйт әле, шундый иргә ничек ачуың чыкмасын ди, Әнҗүдә?!
Хатын-кыз гадәтенчә эштән кайтканда ризык тулы сумкасыннан арынып, плитә янында аягүрә торып ашарга пешерә башлый. Бездә алай түгел, бездә башкача, минем кайтуыма ирем ашарга пешерергә өлгергән була. Бервакыт нәрсәгә бәйләнергә белмичә: «Токмачны артык калын кискәнсең, шулпаң тозлырак булган», – дип тә карадым. Пешергән ашын кәстрүле белән читкә куеп торды да, мин диванда яткан арада: «Син яратканы», – дип, кәбестә шулпасын өлгертте.
Ирләр бәйрәмендә тавыш чыгармасмы дигән өмет белән аңа быел берни бирмәдем. Бәйрәм дип тормады, аз гына да исе китмичә: «Әле былтыр бүләк иткән носкины да туздырмадым», – диештереп, сүзне икенче якка борды. Ишеткәнемчә, башка хатыннар ирләреннән зарланып туя алмыйлар, мин киресенчә, тавыш чыгарыр өчен үземнекеннән тырнак очы гына булса да гаеп таба алмыйм. Бәйләнчек холкымны басар өчен: «Ичмасам, башкалар кебек балыкка да бармыйсың, һич югында лыкынганчы эчеп тавыш куптарсаң да ярар иде», – дип, суыткычка бер ярты алып кайтып куйдым. Берничә көн узуга ул ярты юкка чыккач: «Кая куйдың? Нишләттең?» – дип соравыма: «Ул шайтан суыннан авырткан аякларыңны ышкыр өчен үлән төнәтмәсе ясадым», – дип кабат авызын ерды. Җә, Әнҗүдә, әйт әле, мондый иргә ничек чыдарга кирәк?!
Тиздән хатыннар бәйрәме җитә, ирем башка еллардагыча яратам дигән булып, өч роза чәчәге тотып кайтса, бу хәлгә түзә алмыйча: «Хәзер үк әниләргә чыгып китәм», – дип чырылдаудан башка чара калмый. Әнҗүдә, ничек уйлыйсың, шулай итсәм ирем куркырмы икән, минемчә, курыкмый хәле юк. Чыннан да, бер уйласаң, ялгыз калса, миннән башка нишләсен ул?! Ярый әле аңларга, син бар, Әнҗүдә! Дөрес әйтәсең, дустым, башка хатыннар кебек, минем дә кешечә яшисем килә...
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: