Яшисе бар
Өйдә бикләнеп утыруның беренче атнасы бик җиңел узды.
Иртән: «Тор, ялкау, соңга каласың!» – дип кычкыручы булмагач, дүрт көн рәттән төшкә тикле йокладым. Кичләрен малайга дәрес әзерлисе бар дип баш ватасы юк. Хәзер мәктәптә укуы бик җайлы. Карыйм, бераз ялкаурак улымның математикадан бишлеләр генә тезелеп киткән. «Нәрсә бу?» – дип сорагач: «Мин гаепле түгел! Марат Карамыч болай да исем-фамилиябезне буташтыра, арабызда кемнең кем булуын белеп бетерми иде. Инде дистанцион укыта башлагач, бөтенләй танымый башлады, башына нинди билге килә, шуны тезә дә тезә», – дип, малаебыз кычкырып елап җибәрде.
Карантин вакытында кибеттән ризык ташу минем җилкәдән төште. Хәләл җефетем суыткычларны алдан ук өч айга җитәрлек азык-төлек белән дыңгычлап тутырырга ашыкты. Тик утырганчы дип, былтыр башлаган калын детективны яңадан укып чыктым. Искитмәле кызык берние дә юк, тырышып карасам, моның ишене генә үзем дә сырлап чыгар идем дип уйлап куйдым. Гаҗәп, вакыт күп булгангамы, шулчакны кулга ручка алып, шигырь язасы килеп китте. Шунысы кызганыч, карантинда балыкка йөрергә ярамый, тотучы булмагач, елга шыртлака белән мыжлап торадыр шикелле. Ваннада узган елны кителеп төшкән өч плиткәне кире урынына ябыштырдым, хатын кушкан җиргә ике кадак кактым. Шуның белән өйдә эш бетте кебек. Нишлисең килә, шуны эшлә, вакыт муеннан, рәхәт...
Вирус котыруның икенче атнасы башлангач, каядыр чыкмый булмас дигән теләк туды. Эшләгән җиребез турында шуны уйлап куйдым, ишекләре ябык булгач, көпә-көндез зур гына оешма юкка чыккан кебек тоелды. Кая киттеләр болар дип, ник бер кеше кызыксынсын, димәк, кирәгебез шул тикле генә булгандыр?! Эшкә йөрмәгәч, хатын белән сөйләшер сүз бетте, малай үз бүлмәсендә компьютерга береккән, өйдә тынлык...
Бүген иртән хәләл җефетемне сорап, хатын-кыз тавышы белән ниндидер ир шалтыратты. Оят булып китте, ни гомер яшәп хәләлем сыйныфташының безнең йортның алтынчы подъездында яшәгәнен белми йөргәнмен. Бу шалтыратуны ул гади генә: «Кеше авыр вакытта бер-берсенә тартыла башлый», – дип аңлатты. Шул сәбәптәнме, минем сыйныфташ кызның күрше йортта яшәвен ишеткәч, хатыным әллә ни гаҗәпкә калмады. Сыйныфташымның ишегалдында көнкүреш калдыкларын аерым җыя торган берничә контейнер тора. Хәзер көн саен чүп түгәргә гадәтләнеп киттем. Төрле сәгатьләрдә, телевизор пультларындагы батарейларны алыштырып, искеләрен шул чүплеккә чыгарып аттым. «Бу аерым җыела», – дип, малай кулыннан төбендә сок калган пластик шешәне тартып алгач, ул гаҗәпләнүдән ачылган авызын да ябарга онытты. Хәләл җефетем ялгыз яшәүче сыйныфташын берничә көн рәттән кайнар өчпочмак белән сыйлады. Тора-бара ул сыйныфташларның икесенең дә күптән түгел чит илдә ял итеп кайтулары турында белдек. Шул көннән алып, ул-бу булганчы дип, хәләл җефетем белән аерым бүлмәләрдә йоклый башладык.
Үзбикләнү өченче атнага сузылгач, телевизор карау туйдырды, барча яңалыкны ишегалдына чүп түгәргә чыккан ирләрдән ишетеп кердем. Өченче подъездда яшәүче егет вирус башланганчы өйләнергә хыялланып йөргән иде. Хәзер исә: «Булачак кәләшем белән ике атна яратышып тордык, ач карынга алай яшәп булмый, йомырка тәбәсе белән кыяр турап куюдан башканы белми», – дип, егетебез өйләнү ниятеннән ваз кичүе турында әйтте. Тугызынчы катта яшәүче күршебез: «Карантин башлангач, сөйләшер сүз булмаудан аптырап, хатыныма балык тоту серләрен аңлатырга тырыштым, ә ул миңа бертуктаусыз телевизордагы сериал турында... Икенче атнага киткәч, футбол-хоккей яңалыкларына күчтем, ә ул һаман үзенең сериалы турында. Күпме яшәп тормышны төрлечә аңлавыбызны белми йөргәнбез, болай яшәп булмый», – дип сөйләнде ир, зарлануыннан туктый алмыйча.
Кире кергәндә ныклы карарга килеп, ишекне бер тибүдә ачып җибәрдем. «Әзерләнә башла, тиздән авылга кайтабыз!» – дип кычкырып җибәрүгә, хәләлем: «Тилердеңме әллә, авылыгыз урман уртасында, анда автобус бөтенләй йөрми», – дип, җаны-тәне белән каршы төште. Йортта кем хуҗа булуын исенә төшереп: «Борчылма, кредитка машина алырбыз, шуның белән кайтырбыз», – дип тавышымны калынайта төштем. Озак дәшми йөргәннән соң, ниһаять, уртак сөйләшер сүзебез табылды. Хәзер вакытыбыз хәттин ашкан, иртәдән кичкә тикле кайсы ил машинасын алу турында, кредитны ничә процентка, аена күпме түлисе, озаккамы кебек сорауларга ашыкмыйча җавап эзләп утырабыз. Курыкмыйбыз, бурычлы кеше үлми, бу вирус килә дә китә, безнең әле яшисе бар...
Илдар Хәйруллин
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев