Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Яшик әле

шигырь

Килеп җитте язлар,
Кайтты киек казлар,
Яшәү көче ташый йөрәктә.
Тәүге сөйгән ярлар –
Эреп беткән карлар,
Сагындыра икән бигрәк тә.
Шаулы яшьлек еллар,
Гүя аккан сулар,
Китә мәңге кире кайтмаска.
Сагындыра шулар,
Болганганда уйлар,
Күңел кылын тырышам тартмаска.
Безгә язган язмыш,
Булмагандыр ялгыш,
Вакыт җиткәч китә бары да.
Бер-беребезне аңлап,
Мәхәббәтне саклап,
Яшиек әле Чулман ярында.
Нур Абдул

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев