Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Яши-яши төшенәм

шигырь

Азмы, җирдә яшәгәндә,
Тапканы-югалганы,
Күрмичә узып киткәне,
Я туктап юатканы?
Тормышлар болганчык судай,
Буталып бетте халык.
Ятьмәгә үзе керә бит
Болганчык суда балык.
Сизеп алды түрәләр дә,
Өстәгеләргә җайлы:
Тирәндә болгатып булмый,
Сайлыйлар шуңа сайны.
Баш очында күпме козгын:
Сизгәннәр табыш исен.
Үзгәрә дә куя дөнья,
Төшендем генә дисең...

Сабый булганбыз моңарчы,
Яши-яши төшенәм:
Каты итеп сорый дөнья
Бик еш кына кешедән.
Беркем түгел, без гаепле
Әгәр беркөн ялгышсак.
Яшим дисәң, җавабын бел:
Тормыш – тоташ табышмак.
Рифкать Имаев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев