Туган як

Яшәгәннәр ди эт белән мәче

Юмореска

Үз көйләренә тыныч кына яшәп ятканда, алар тормышында зур үзгәреш була язды. Гаилә башлыгы: “Безгә эт алырга кирәк”, – дигән башка сыймаслык яңалык ирештерде. Бу карарга аны хатынының: “Миңа игътибар җитми, кичләрен смартфоныңны кулыңнан төшермисең, бертуктаусыз телевизор карыйсың, болай булмый”, – дигән  канәгатьсезләнү  мәҗбүр итте. Моны ишеткән хәләл җефете шкафлардан йөрәк даруы эзләгән шәпкә: “Син үз акылыңдамы, нәрсәгә безгә эт. Аны көненә ничәмә тапкыр урамга алып чыгасы, кирәкме бу сиңа?” – дип,   каршы  килеп маташты.

– Нәрсәгә булсын, һичьюгында минем белән балыкка йөрер, эт сөйләшә белмәсә дә, кеше күңелен аңлый ул. Әй, телемне әрәм итеп нишләп  аңлаткан булам, ничәмә ел бергә яшәгәннән соң,  безнең сөйләшер сүзебез дә калмады бит. Ул акыллы хайванның башыннан сыйпасам, йөрәгемә бераз җылы йөгерер иде,  ичмасам.

Юкны сөйләмә, нинди җылы ул, нәрсә җитми сиңа, ашарыңа пешергәч синең белән вак-төяк турында акыл сатып утырырга вакытым калмый минем. Ашау дигәннән, эшләгәнең үзеңә дә җитми, нәрсә ашатасың аңа, әле ул этнең  иң зурын алырга  җыенасыңдыр, иеме?

– Аларның төрлесе була,  андыйга  акчам  җитмәс  шул, бәләкәен алырбыз. Без булмаганда фатирыбызны саклар, кичләрен аяк арасында буталып, кәефебезне күтәреп чәңгелдәп йөрер шунда.

– Соңгы егерме ел эчендә өйгә синең кармагыңнан башка яңа әйбер алганыбыз булмады, нәрсә сакласын ул!? Бар булган акчамны үзем белән йөртәм, синеке карточкада.

– И, и, карчык, син ул каракларны белмисең әле, күрше подъездагы фатирда алар бернәрсә калдырмаганнар. Телевизор өстендәге самоварга тикле эләктереп чыкканнар. Безне дә шулай яп-ялангач калдырсалар, нишләрсең? Ишекнең теге ягында  эт өреп торганын ишеткәч, безне таларга йөрәкләре җитмәстер дип уйлыйм.

– Ул караклар кая кергәннәрен белгәннәр, фатир хуҗасы бик беләсең килсә, сәүдә үзәге директоры икән. Аннан кем инде алтын йөгерткән самаварны  күз алдына куя ди!? Борчылырга урын юк, безгә андый кыйбатлы  әйберләр каян килсен!? Юк, этсез дә  начар  яшәмибез!

– Син кадерлем, ул каракларның урамда ни кыланганнарын белмисең әле. Акыллы этебез сине кибеттән кайтканда саклап кайтыр, яныңда булганда  сине бер  юньсезе дә  кыерсыта  алмас.

–  Мин кибеттән әллә ни кыйбатлы ризык алмыйм, сумкамда ипи белән  сөттән башка берни юк, аның нәрсәсен урлыйсың ди. Ә-ә-ә, менә хәзер аңладым, син моны авылдан әни безгә кыш чыгарга килмәсен өчен юри эшлисең, шулаймы?

– Юк,  дөрес әйтмисең, без  эт түгел,  аю алсак та,  әниең  кыш чыгарга барыбер киләчәк, җитмәсә быел үзе белән сеңлесен дә ияртергә исәпләп тора шиккелле.

– Менә бит, әниемне яратып бетермәвеңне күптән сизеп йөрдем, монда әстәгъфирулладан башка нәрсә әйтәсең, болай булгач синең өчен эт кадерлерәк  булып чыга, иеме?

Бу кичне алар уртак фикергә килә алмыйча, икесе ике бүлмәдә йокладылар.  Иртән чәй эчкәндә хатыны: “Мә, велосипед алырсың,  бакчага, балыкка йөрерсең”, – дип, өстәл кырыена  әкрен генә берничә  кәгазь акча чыгарып салды. Ир заты соңгы вакытта хәләленең ризалыгыннан башка  берәр гамәлен тормышка ашырырга уйласа, нишләптер берни дә барып чыкмады, сөеклесе моңа каршы һәрвакыт үзенекен каршы куярга гадәтләнгән иде. Шуңа күрә  ир  бераздан идән буйлап хуҗаларча лап-лоп атлап йөргән зур сары мәчене күргәч, әллә ни гаҗәпкә калмады. Күрәсең ул, хәләл җефетенең андый капма-каршы хәйләкәр адымнарына күптән күнегергә өлгергән иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: