Туган як

Яшел тышлы көндәлек

ЯШЕЛ ТЫШЛЫ КӨНДӘЛЕК (чын хикәя) Алланур абзый бүген йокысыннан соңгарак калып торды. Дәресләре төштән соң гына башлана, ашыгасы юк. Лаеклы ялда булса да, эшләп йөри әле - мәктәп балаларына шахмат уены серләрен өйрәтә. Торгач та, аш бүлмәсе ягында иртәнге чәй әзерләп йөръче Сылуына йомшак кына эндәште: - Хәерле иртә,әнисе! -...

 

ЯШЕЛ ТЫШЛЫ КӨНДӘЛЕК

(чын хикәя)

Алланур абзый бүген йокысыннан соңгарак калып торды. Дәресләре төштән соң гына башлана, ашыгасы юк. Лаеклы ялда булса да, эшләп йөри әле - мәктәп балаларына шахмат уены серләрен өйрәтә. Торгач та, аш бүлмәсе ягында иртәнге чәй әзерләп йөръче Сылуына йомшак кына эндәште:

- Хәерле иртә,әнисе!

- Хәерле була күрсен инде...

Ниләр бар икән тышта, сокланырлык микән кышка? Алланур үрелеп, тәрәзә рамының тышкы ягына беркетелгән термометрга күз салды. Анда терекөмеш баганасы егерме өч градус салкынлыкны күрсәтә иде.

Тугыз катлы йортның сигезенче катында яшәгәнлектән, аңа шәһәр манзарасы өстән бик яхшы күренә. Каршыдагы озын, биек йортлар, гүя яткырып яисә утыртып куйган шырпы каплары. Тыштан караганда әрҗә алар, эченә керсәң, һәрберсендә - калын бер роман. Менә тагын шушы манзараны тиздән каплаячак ун катлы кирпеч йорт төзелеп ята. Машиналарның тыз-быз чабуы да, урамны кардан чистартучы тракторның шалтыр-шолтыр баруы да аның күңеленә хуш, якын. Сул якка карасаң, тигез, киң асфальт юлдан өчәр рәт булып агылган машиналар, мәңге сүнмәс факелын югары күтәргән химия корылмалары күренә. Уң якка күз салсаң, шәһәрнең нәкъ уртасында калыккан дүрт манаралы җәмигъ мәчете үзенә җәлеп итә. Үзәк урамның тагын бер бизәге - Яңа ел чыршысы. Аннан да биегрәге - телевидение башнясы. Шәһәргә тынлык хас түгел. тәүлекнең теләсә кайсы вакытында гүләп, гөрләп тора ул.

Яңа гасырның унбишенче елына да аяк басарга вакыт. Тормыш матур, дөнья киң! Әмма кешенең генә гомере чикле...

Алланур абзый шуларны уйлап, үзе күргән, белгән кызыклы мизгелләрне, гыйбрәтле вакыйгаларны яшел тышлы көндәлегенә терки башлады.

Нәрсәләр язды икән ул анда? Әйдә әле, укучым, үзенә сиздермичә генә, бергәләп күз салыйк әле Алланур аганың яшел тышлыгы көндәлегенә.

***

- Киттеләл, әтиләл киттеләл, - дип еламсырады әнисенең бишмәт итәгенә сыенган, сакаулыгы бетеп җитмәгән биш яшьлек Зиннәтулла.

1941 елның кошлар да оча алмый торган кышкы салкын декабрь иртәсе аерды аларны. Карлы юлда чана табанының ыңгырашуына, "йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, сау булыгыз, туганнар", дип кушылган җыр ертыгы әле озак чыңлады озатучылар колагында.

- Әнисе, балаларны сакла, кыерсытма", дигән кисәтүле-ялварулы сүзе җанына сеңеп калды. Туачак бишенче баласы белән корсаклы Мәрвиҗамал, иренең: "Озатырга менеп йөрмә инде", дип үгетләвенә карамастан, уртанчы улын җитәкләп, авыл читенә кадәр чыкты. Тугыз яшьлек олы малае Хафизулла белән ике яшьлек кызы Миңлегөл өй саклап калдылар.

Кичә район хәрби комиссариатыннан килеп төшкән чакыру кәгазен күрше кызы, хат ташучы Һаҗәр алып кергәч тә, Мәрвиҗамал гаилә терәге иренә юл хәстәре күрә башлады. Дөресрәге, ак сарыкның язгы йоныннан бәйләнгән оекбаш, бияләйләр һәм башка җылы киемнәр, ярты капчык сохари күптәннән әзер иде инде. Чөнки сугыш башлануның беренче көненнән үк ир-егетләрнең асылларын чүпләп кенә торалар. Кичә көрәк-балта тотып йөргән крестьян,бүген кулына корал алырга тиеш. Шундый чак.

Әйе, бу чакыру утыз җиде яшьлек Габдуллага да, аның гаиләсенә дә көтелмәгән хәл булмады. Көттеләр. Әзерләнделәр. Әнә, фашист гаскәрләре Мәскәү янына ук килеп җиткән ди бит. Котыра Гитлер, котыра, үз башына булгыры...

Сугыш башланыр алдыннан янгын сүндерүче Габдулла, ындыр ягына чыга торган урам башында, узган ел гына төзелгән биек каланчалы гаражда каравылда тора иде. Үз гомерендә беренче һәм соңгы мәртәбә төшкән фотосурәттә - шул гаражның гомуми күренеше. Алгы планда - як-якка ачылган киң һәм авыр капкадан янгын сүндерү өчен су йөртә торган, кыршауланган, зур агач мичкә салынган арбага җигелгән акбүз ат чыгып килә. Өстенә - плащ, башына - күн фуражка, аякларына күн итекләр кигән, карашын алга төбәгән хуҗасы, дилбегәне кулында нык тотып, ыргылып чабып китәргә әзер атын бер мизгелгә тыеп тора... Бу фотосурәтне өлкәдәге газетадан 1941 елның унөченче июнендә килгән фотожурналист ясаган иде.

Менә бүген, үзе җигеп йөри торган Берләч кушаматлы акбүз атта, дүрт бала атасы, 37 яшьлек Габдулла Шәрипов һәм аннан ун яшькә кечерәк авылдашы Якуп Хафизов, хәрби чакыру буенча, район үзәге Теләчегә кузгалдылар...

Башына төшкән авыр кайгыдан йөрәге әрнесә дә, Мәрвиҗамал кычкырып еламады, "бер миңа гына түгел, ил өстенә килгән кайгы", дип, юатырга тырышты ул үзен. Әмма бердәнбер терәге булган Габдулласыннан аерылгач, тормыштагы бөтен авырлыкның бары тик үз иңнәренә генә төшәчәген аңлаудан күңеле сыкранды, хисләрен тыеп тора алмады. Йөрәгеннән саркып чыккан кайгы-хәсрәттән күзләренә яшь тулды һәм алар, терекөмештәй тәгәрәп, энҗе бөртекләре булып салкын карга чәчелде.

Китүчеләр Шәтке белән Шабулат авыллары арасындагы Ташкичү тавын төшеп күздән югалгач кына, Мәрвиҗамал салкыннан күшеккән малаен җитәкләп, кайту ягына борылды.

Капканы ачып ишегалдына керүгә, йокысыннан уянган кызының елавын ишетте. Алар өйгә кергәндә, Хафизулла матчага асып куелган бишектә сеңлесен тирбәтә-тирбәтә юата иде. Әтисеннән аерылуны сизепме, әллә бик ашыйсы килүдәнме, кызчык елый да елый. Әнисе тиз генә бишмәтен салып, ишек катындагы чөйгә элде дә, бишектә сулкылдап яткан сабыен күтәреп алып күкрәгенә кысты. Баласы тынычлангач, кичтән салган ипи кисәгеннән имезлек ясап каптырды. Ул арада олы малае Хафизулла суына башлаган өйнең миченә ягарга бер кочак утын алып керде һәм әнисе тиз генә мичкә ягып җибәрде. Йокысыннан башка вакытка караганда бүген иртә торган, әтисен озатырга әнисе белән барган Зиннәтулла, сәкедә җыелмаган урын-җиргә шатланып, юрган астына кереп чумды.

Мәрвиҗамал казанга ит салды да, Хафизулласына учакны, балаларны карарга кушып, абзарга мал карарга чыгып китте. Сыер мөгрәп, сарыклар бәэлдәп каршы алды аны. Барысы да ашарга сорыйлар. Ярый әле, Габдулласы быел печәнне, саламны кышка җитәрлек итеп әзерләп калдырган иде. Сугыш алды елында колхозда ашлык бик нык уңганлыктан, хуҗалыкка һәр хезмәт көненә арышны сигез килодан бирделәр, икмәккә тиендерделәр.

Хуҗабикә улакка туралган салам салды, өстенә мул итеп көрпә сипте һәм өйдән алып чыккан бер чиләк кайнар суны салып болгатты. Маңгаендагы ак бизәге йолдыз сурәтенә охшаганлыктан, Йолдыз кушаматы бирелгән кара сыеры, пошкыра-пошкыра, болгаткан саламны бөтәрли-чәйни башлады. Ул арада сарыкларга да печән кертелде. Бермәл юаная башлаган Йолдызына сокланып торды. Бозауларга озак калмаган ахры, төннәрен абзарга ешрак чыккалыйсы булыр.Үзе дә шул халәттә бит. Ни күрәселәре бардыр алда...

Өйгә керүгә, ит шулпасы исе борынны кытыклап алды.Тиз генә ашка бәрәңге әрчеп салды, токмач өстәде. Иртәнге ашны тәмләп, тыныч кына ашагач, һәрберсе үз эше белән мәшгуль булды: олы малай абзар җыештырырга чыгып китте, кечкенәләре үзләренчә уен кордылар.

Көн башланды, әтисез көн...

Теләче районы хәрби комиссариатының чакыру кәгазендә күрсәтелгән вакытка килеп җиттеләр булачак солдатлар. Кышкы салкын үзе куалады, булышты аларга. Салам түшәлгән чанада озак утырып барып булмый. Тик ятканда толып та коткара алмый салкыннан. Шуңа күрә йә берсе, йә икенчесе чанадан чиратлашып төшеп, җылыну өчен чана артыннан йөгереп бардылар. "Берләч"кә дә җиңелрәк туры килде. Егерме градус салкында егерме җиде чакрым араны үтү атка да уен эш түгел. Район хәрби комиссариаты бинасы каршында якын-тирә авыллардан чакрылганнар байтак иде. Аларга Шәтке авылыннан Габдулла Шәрипов белән Якуп Хафизов та өстәлде.

Озак та үтмәде, кокардалы бүреген батырып кигән хәрби комиссар килеп чыкты һәм, корыч тавышы белән, сафка тезелергә әмер бирде. Планшетын ачып, армиягә алынучыларның исемлеген барлый башлады. Соңга калучылар, килмәүчеләр булмады.

Хәер, сугыш чорындагы тәртипнең нинди икәнен белмәүчеләр булса, алар кәҗә белән сарык кына булгандыр. Атлар һәм ир-атлар буразнаны бозмадылар,

Шул ук корыч тавыш якында гына торган машина әрҗәсенә төялергә боерык бирде.

Биш минуттан "полуторка", үз артыннан кара төтен тасмасын болгый-болгый, Арча тимер юл станциясенә таба элдерде. Габдулла үзе дә артык йомшаклардан түгел, әмма мондый кырыс, каты тонда әмер бирүчене ошатмады. Ирек яраткан күңел кылын үткен пәке белән кисеп үттеләрмени?! Йөрәге әрнеде. Алдагы көннәрдә моннан да кырысрак, хәтәррәк әмерләр, кимсетүләр татыячагын башына да китерми иде әле ул. "Командирның әмере - солдат өчен канун" икәнен аңлап җиткерми иде әлегә крестьян агае.

Үзе генә түгел, чанага җигелгән аты да фронтка җибәрелергә тиеш булганга, Габдулла белән Якуп янына тагын өч булачак солдатны утырттылар һәм алар машина артыннан кузгалдылар.Чанада баручылар бер-берсе белән тиз таныштылар. Берсе - Олы Нырсы авылыннан Гыйният Гобәев, икенчесе - Караширмәдән кырык алты яшьлек Фәрхулла Насыйбуллин, өченчесе Янсуардан Григорий Мрясов, егерме яшьлек керәшен егете булып чыкты. Биш ир-атны тартып бару "Берләч"кебек хәлле атка да җиңел түгел. Зәмһәрир салкын булуга карамастан, аркасыннан пар күтәрелде, йоннары бәс белән капланды. Ир-егетләр моны күреп, чиратлашып чанадан төшеп, җәяү бардылар. Бигрәк тә атның хуҗасы Габдулла, яраткан аты-дустына җиңеллек китерергә тырышып, күп вакыт чана артыннан йөгерде.

Кышкы көн озын түгел.Тимер юл станцасына килеп җиткәндә күктә йолдызлар җемелдәшә, ай да тонык нурларын сибә башлаган иде. Хәрби комиссарның боерыгы буенча Габдулла җигеп килгән атын Төбәк-Чокырча авылы янында урнашкан кәнүшнигә, фронтка озатылырга тиеш атларны кабул итүче кизүгә, дирбиясе-ние белән тапшырды.

Аерылышу атка да, хуҗасына да җиңел түгел иде. Ни дисәң дә, утка-суга бергә керделәр бит. Авылдагы салам түбәле агач йортларда еш чыга иде янгыннар ул елларда. "Берләч" күп вакытта каравылда җигүле килеш торды. Җәй көне - арбага, кар төшкәч чанага җигелгән ат, хуҗасы белән янгын сүндерергә чыгып чабарга һәрвакыт әзер булды. Авылдашларының йорт-курасын, байлыгын, иминлеген саклап калуда күпме көч куйганын тик икесе генә белә. Күршедәге урыс авылы Шабулатка, керәшен авыллары Югары һәм Түбән Мирәтәккә дә чапканнары булды аларның. Соңгы мәртәбә күрешү-аерылышу мизгеле. Кайсысы кайда сугыш утына беренче керер... Алда аларны нинди сынаулар көтәдер, язмыш кайда йөртер. Шундый сораулар, уйлар белән атына төбәлде хуҗасы. Аерылуны сизгәндәй, аты да аңа карап торды. Бу икәүнең йөрәге сыкраганын, күзләрен сагыш яше сарганын берәү дә күрмәде, сизмәде. Күк йөзендәге тулган ай белән чекерәешеп янган йолдызлар да сыкрый кебек иде бу мизгелләрдә. Хуҗасы аягы астында шыгырдаучы карны һәм төн тынлыгын сискәндереп, тирә-якка атның йөрәк өзгеч кешнәве таралды...

Арча тимер юл станциясеннән сугышка алынган солдатларны төягән состав төнге сәгать уникеләрдә кузгалып китте. Бер-берсе белән танышырга өлгермәгән солдатлар, әгәр шулай дип әйтергә яраса (чөнки алар әлегә хәрби киемнән түгел, ә өйләреннән киеп чыккан киемнәреннән генә), бердәнбер җылылык чыганагы булган, ташкүмер белән ягыла торган тимер мичкә якынрак елышып, кемнең нинди ризыгы бар, шуның белән тамак ялгадылар.

Немец фашистларының Мәскәү тирәсендә Наро-фоминск районында канкойгыч сугыш алып барулары, Ленинградның тулы камалышта калып та дошманга каршылык күрсәтүе хакында күбесе хәбәрдар булса да, үзләренең кайсы фронтка җибәрелүләрен, кая баруларын командирдан башка беркем дә белми. Бу хакта кызыксынучыларга командирның җавабы кыска: "Килеп җиткәч, белерсез!"

Поезд алга баруын дәвам итә. Вагон тәгәрмәчләре "суык, суык, суык" дип тыкылдыйлар.

Менә башкалабыз Казан да, Яшел Үзән дә артта калды. Казан вокзалында поезд ярты сәгатькә якын торса да, вагоннан чыгарга беркемгә дә рөхсәт бирелмәде. Яшел Үзәннән соң, поезд төньяк-көнбатышка, Мари иле ягына борылды. Як-яктагы биек наратлар, үрә катып, аларны сәламлап каршыладылар. Иге-чиге күренмәгән калын урман аша сузылган тимер юлдан барган поезд, ниһаять, туктады. Вагоннардан төшәргә, тезелергә әмер бирелде. Төштеләр, тигез сафларга тезелделәр. Каршыда тезелеп киткән бараклар, җирне казып төзегән блиндажларны, марш атлап йөргән бик күп хәрбиләрне күреп, хәйран калдылар.

Менә шушы була икән инде мари урманнары эчендә, Суслонгер бистәсе янында урнашкан гаять зур хәрби лагерь. Әйләнә-тирәдә куе урман. Төньяк белән көньякны төш вакытында күренгән кояштан гына чамалап буладыр.

Яңа килгәннәрне, бераздан, шушы тимер юл буендагы калкулыкларга казып ясалган торакларга - землянкаларга урнаштырдылар. Ике катлы нар-сәкеләр тезелеп киткән дымлы, почмакларына бәс сарыган землянкаларда яшәрбез дип, берсенең дә уена килмәгән иде. Зурлыгы шундый: һәрберсенә бер рота сыя.

Икече көнне, "подъем"нан соң, тыгыз сафларга тезеп, ике чакрым ераклыкка йөгерттеләр. Кире кайтканда, бишәр метр озынлыктагы нарат бүрәнәне дүртәр кеше иңнәренә салып, шундый ук тизлектә чабып кайтырга тиеш. Мондый иртәнге физзарядка көн саен кабатлана, ач солдатларның җелеген суыра иде. Көндез - гаскәри әзерлек: сафта дөрес йөрү, мылтык белән хәрби күнекмәләр ясау. Кичен - уку: хәрби уставны ятлау, урысчага өйрәнү. Күбесе татар авылларыннан булганлыктан, Устав телен бик начар сукалыйлар, команданы аңлый алмыйлар, печән белән саламны бутыйлар.

Россия Саклану министрлыгының Үзәк архивындагы мәгълүматка караганда, сугыш елларында Суслонгерда 31нче һәм 46 нчы запастагы укчы дивизияләр, 47нче укыту-өйрәтү укчы дивизиясе урнашкан була. Урманлы-сазлыклы урыннарда сугыш алып бару ысулларына өйрәтәләр анда. 102нче һәм 105нче гаубица-артиллериясе бригадалары формалаша.

Айдан артык вакыт үткәч, урман кисеп-ташып, авылдан киткәндәге киемнәр сүсәреп ертылып,үзләре бетләп беткәч кенә, аларга солдат киемнәре бирәләр. Ашау ягы такы-токы: сыек шулпа, тәмсез чи ипи кисәге. Авыр эшкә ачлык та өстәлгәч, арык тәндә җанны йөртү - үзе бер газап. Суслонгер хәрби лагерындагы мәхшәрне җилкәләрендә татыган ир-атлар, фронтта ничек кенә авыр булса да, үзләрен бәхетле санаганнардыр...

Суслонгер мәхшәренең күп серләре бары сугыштан соңгы елларда гына ачыла. Сугыш елларында хәрби сер таралмасын өчен, солдат хатлары хәрби цензура аша үткән. Полкның элемтә бүлеге штатында хатларны тикшерүче, укучы махсус кеше булган.

Командирның сәясәт буенча урынбасарлары хатка нәрсә язарга ярамаганлыгын искәрткәннәр. "Телеңне тый, яныңда - дошман" дигән плакатлар юкка эленеп тормагандыр казарманың "кызыл почмак"ларында. Кирәк вакытта тиз генә ачып-ябу өчен уйлап тапканнар хатны өчпочмаклы итүне дә.

Әмма күпме генә тырышсалар да, кара урман эчендә дә "без капчыкта ятмый". Суслонгер лагерындагы уллары, әтиләре ачлыктан интеккәнен белеп, әниләре, хатыннары Татарстанның ерак районнарыннан булса да, кышкы чатнама суыкта азык-төлек китерәләр. Әмма, ни кызганыч, алар китергән сохарилар, бәрәңгеләр, җылы киемнәр ияләренә барып җитә алмый. Кабул итү пунктыннан башка тарафка китә, югала...

1942 елда 37нче укыту-өйрәнүләр полкында булган бер солдатның сугыштан соң сөйләгәнен китерәм: "Полкта хуҗалык эшләрен алып баручы интендантлар дуңгызлар асрады. Солдат ашханәсеннән алып чыгып туйдыралар иде хәйваннарын. Шул ук вакытта, ачлыктан интеккән солдатлар юынтык чокырыннан бәрәңге кабыклары җыеп ашадылар".

Авыр сугыш елында кайбер командирларның кешесезлеге, Ватан сакчысы исеменә тап төшерергә тырышуы турында сөйләмимени бу факт?! Сугыш чорын, хәрби тәртипне сылтау итеп, солдатны кимсетү, аны хайваннан да түбән санап, сүз әйтергә дә ирек бирмичә буйсындыру - яшерен корткычлык, совет армиясенә хыянәт итү булган бит.

Ниһаять, бу кыңгыр эш югарыга да барып җитә. Хәрби совет члены К.Е.Ворошилов, Ленинград фронтына китәр алдыннан, Суслонгерда була. Гаеплеләрне, сугыш вакыты кануннары буенча, строй алдына тезеп хөкем итә. Шуннан соң гына монда тәртип урнаша.

Суслонгер лагерында ачлык китереп чыгаруның төп сәбәбе - югары пост биләүче кайбер командирларның, аларның ярдәмчеләренең намуссызлыгы, караклыгы, башбаштаклыгы. Менә бу урында, сугыштан соң очрашкан ике якташның - авылдашның әңгәмәсен тыңлыйк. Аларның берсе - курсант, икенчесе полкта икмәк пешерүче булган.

- Нишләп лагерьда ипи тәмсез, чи булды икән ул?

- Авырлыгы буенча нормага туры килсен өчен, күбрәк су куша торган идек. Онның бер өлешен күрше мари авылларына сата идек. Минем хатын, акча алып китәргә, атна саен килә иде Казаннан. Теге вакыттагы тикшерүләр куркытты куркытуын. Күрәсең бит, бары да шома үтте, исән-сау синең алдыңда басып торам.

Дәһшәтле сугыш елында кеше үлеме бәрабәрнә баю, үзеңнең куркак җаныңны саклау... Менә кайда ул кешелексезлек, вәхшилек. Моннан да астыртын, моннан да хәтәррәк дошманның булуы мөмкинме?!

***

Ике атна авырып ятканнан соң, биш яшьлек Зиннәтулла җир куенына керде. Кызамыктан үлде, диделәр. Әтисен озатып кайткан көнне кичкә таба йөткерә, борыны тыгыла, күзләренең агы кызара,тавышы үзгәрә башлады аның. Бик каты салкын тигән, күрәсең.

Әнисе баланың маңгаена кулын куеп карады. Кайнар. Мәтрүшкәле сөтле чәй ясап эчертте. Өстенә тагын бер кат юрган япты. Икенче көнне малайның йөткерүе тагын да ешайды, тәненә кызамык тимгелләре чыга башлады. Мондый авыру белән күп балалар интегә, әмма бераз вакыттан соң тернәкләнәләр иде. Булмады шул... Авыл фельдшеры Рәбига апа да ярдәм итә алмады. Зәмһәрир салкында утыз чакрым ераклыктагы район дәваханәсенә алып барырга да мөмкинлек булмады. Мәрвиҗамал үзе белгән ысуллар белән дәвалап карады. Әнә бит олы малае Хафизулла да өч яшендә кызамык белән авырды һәм бер атнадан терелде. Бу юлы уртанчы улын терелтә алмады бичара ана. Сүнде Зиннәтулласы.

Күзгә күренеп матур гына үсеп килгән малаен күмеп кайткан көнне күзенә йокы кермәде Мәрвиҗамалның. Иренең, "әнисе, балаларны сакла", дигән кисәтүле-ялварулы үтенече җанын телгәләде, кайнар яшьләре салкын мендәргә тамды да тамды... Әле яңа гына сугышка киткән иренә ничек ирештерергә бу кайгылы хәбәрне?

Хаты булмагач, кайда икәнен белми дә бит әле ул иренең. Кемнән сорарга, кая язарга?

Шушы йокысыз төндә Мәрвиҗамал бар үткән тормышын искә төшерде. Кайчан гына Шәтке авылының Шәрип бай йортына (ул вакытта бай исеме генә калган иде) килен булып төшкәнен, ничек итеп Габдулласы белән үзләренчә матур гаилә корып, балалар үстереп яшәүләрен күз алдыннан үткәрде.

Туган авылы Балыклы Чүкәйдә узды аның сабый чаклары. Ул вакытта меңгә якын халык яши иде аның туган авылында. Ерак түгел генә урман, авылны уртага бүлеп көмеш сулы елга ага. Йортлары уң як ярның текә тау башында бер генә яклы урамда урнашкан. Тәрәзәдән күрше як урам өйләре ап-ачык булып күренә, бәрәңге бакчалары иген басуына ук терәлеп тора. Үсә төшкәч, кичке уеннарга, Сабантуйларына тау астындагы болынга чыгалар иде.

Ил үзгәрә, аның белән кешесе дә үзгәрә. Мәрвиҗамал унҗиде яшендә чакма таштай нык, төскә-биткә әкияттәй сылу кыз булып җитлеккән иде инде. Каян белеп куйганнардыр әти-әнисе шундый матур борынгы исемне. Сөяр, сөелер чак. Һәрбер көннең иртәсе кояшның якты балкышында туар кебек. Болытлар килсә дә, тиз генә таралыр һәм янә күкне кояш нурлары балкытыр сыман. Бәхет тәрәзәдән карый, кайгы ишектән керә икән шул. Алар әти-әнидән бигрәк яшьли калдылар.

Күмәк хуҗалык оешкан еллар. Урта хәлле җир хуҗаларын, кулак исеме тагып, авылларыннан сөрделәр. Өстәвенә, язы-җәе бик коры килде. Күпме кеше ачлыктан кырылды, җиңелрәк булмасмы дип, күпмесе чит-ят җирләргә китәргә мәҗбүр булды.

Әтиләре Ярулла шул елны бакыйлыкка күчте, әниләре Маһиҗамал өч кызын кочаклап тол калды. "Нужа артыннан нужа, дөньялар шулай уза", дип юкка гына әйтмәгәннәрдер борынгылар.

Язгы чәчү чорында колхоз басуыннан бер капчык чәчүлек орлыгы югала. Икенче көнне үк район үзәге Балык бистәсеннән тикшерүчеләр килеп җитә һәм һәр хуҗалыкны тентү башлана. Чәчү кырына якын йортларга беренче булып керәләр. Абзар-кураларны, чормаларны, келәтләрне, идән асты базларын актарып чыгалар һәм, ниһаять, югалган бер капчык арышны Маһиҗамалның лапас тезмәсеннән табалар.

Бу көтелмәгән хәлдән аптыраган хуҗабикәнең "бу минеке түгел, ничек монда килеп эләккәндер, тикшерегез", дип ялваруына карамастан, район милиция бүлегенә алып китәләр.

"Бу эшкә бернинди катнашым юк, балаларым өйдә ялгыз калдылар, зинһар җибәрегез. Мин бит басуда эшләмәдем, каян белим орлыкның кайда ятканын", дигән сүзләреннән өлкән тикшерүче уйга кала. Икмәк урлау түгел, үз гомерендә кешенең энәсенә дә кагылмаган эчкерсез хатын икәне күренеп торса да, өч көн буе сорау алып җәфалыйлар, аннан, тагын чакыртырбыз дип, авылына кайтарып җибәрәләр.

Тикшерү дәавм итә. Тиздән милиция кармагына эләгәчәген сизептер, кичкырын гына аларга, аерым хуҗалык булып яшәүче Шәкүр килеп керә.

- Маһиҗамал апа, тикшерүчеләр миннән шикләнәләр, иртәгә районга чакырттылар, котылып булмас, ахры. Ул капчыкны, төнлә белән, сез йоклаганда лапас түбәгезгә мин менгезеп яшергән идем, - дип серен ача һәм, элек күкрәк киереп йөргән,ә хәзер инде мескен хәленә төшкән мәкерле авылдашы, карак Шәкүр аңа ялына башлый. - Зинһар, гаепне үз өстеңә ал, балаларың яшь, сине утыртмаячаклар. Райондагы әшнәләр белән бергәләп, үзеңне коткарып калырбыз. Аннары, акча да, ашлык та, утын да бирергә ант итәм. Башымны төрмәдә черетмә, апа җаным. Әни дә урын өстендә ята, үзең беләсең, без бит әле сезгә, чыбык очы булса да, туганнар. Алла хакы өчен коткар мине, иртәгә гаепне үз өстеңә ал.

Аның сүзенә ышанып, Маһиҗамал судта гаепне үз өстенә ала. Биш елга ирегеннән мәхрүм итәләр аны. Ике яшь кызын, балигъ булмаган апасыннан аерып, ятимнәр йортына тапшырырга карар чыгаралар.

Унҗиде яше тулмаган Мәрвиҗамал авылда үзе генә кала. Әнисе белән күрешергә, төрмәгә ике мәртәбә бара олы кыз. Өченче баруында әнисенең үлгәнен хәбәр итәләр... Бер гаепсез, кимсетүләргә, кайгы-сагышларга ,газапларга дучар булган хатын, ел ярым тоткынлыкта булганнан соң сына һәм якты дөньядан китеп бара.

Унсигез яше тулгач, сеңелләрен эзләп, Мәрвиҗамал Бәткедәге ятимнәр йортына юл ала, тик таба алмый. Аларны башка ятимнәр йортына күчергәннәр булып чыга. Кайсы якка икәнен әйтүче булмады. Шулай итеп, сеңелләренең эзе югалды.

Шәтке авылы егете Габдуллага димләделәр аны. Кияүгә чыккач та сеңелләрен табу өмете югалмады. Әмма хәзергә кадәр бернинди хәбәр юк.

1932 елда беренче балалары дөньяга килде. Бик тә сөенделәр малай туганга. Бик тә бәхетле иде алар бу вакытта. Хафизулланы бик яратты әтисе. Габдулла, гомумән, бала җанлы булды. Ике елдан соң тагын бер малай алып кайттылар. Аңа Миңнулла исеме куштылар. Тик өч яше тулар тулмас гүр иясе булды сабыйлары. Бигрәк тә кыска булды гомере. Шатлыклары һәрвакыт кайгы белән чиратлашып йөрде шул. Ак финнар белән сугыш башланган елны кызлары туды. Аны Миңлегөл дип атадылар.

Менә ул хәзер әнисенең кочагында мышнап ята. "Бәхетле бала булып үсәргә насыйп булсын кызым, сиңа", дигән теләкләрен пышылдап, аны кочаклап, юрганын төзәтеп куйды. Хәсрәтле уйларының очына чыга алмыйча, таң атар алдыннан гына йокыга китте Мәрвиҗамал...

***

Иренең сугышка китүенә ун көн булды дигәндә, Мәрвиҗамал гәүдәсендә авырлык тоя башлады. Әллә ишегалдында, капка төпләрендә кар көрәүдән, әллә мал-туар караудан көч киткәнме, иртән урыныннан тора алмый ятты. Сизде ана - карынындагы бишенче баласының тизрәк дөнья күрәсе килә. Район үзәгендә бала табу йорты бар барын, әмма аның ишеге кай якка ачылганын авыл хатыннарының күбесе белми. Ышанычлары авылдагы "кендек әби" булганга, шуны гына чакырталар авыртына башлагач.

- Улым, тиз генә мунча ягып җибәр дә, Мәймүнә апаңны чакырып кил әле, - диде Мәрвиҗамал урыныннан күтәрелмичә генә.

Алардан өч кенә йорт аркылы яшәгән кырык өч яшьлек "кендек әби"се көттермичә килеп тә җитте, эшне озакка сузмыйча, хәстәрен дә күрә башлады.

Кырык беренче елның соңгы унөченче көнендә, кояшлы җомгада җиһанга аваз салды төпчек улы. Шушы мизгелдә салкын тәрәзәдәге кышкы бизәкләр дә кояш нурында җемелдәшеп куанды кебек, үя сабыйны туган көне белән котлыйлар. Исемне озак сайламады әнисе Кояшлы,нурлы көндә туганга Алланур булсын, әйдә...

***

Алланур абзыйның яшел тышлы көндәлегендә "хәтерлим", "исемдә" кебек сүзләр еш кулланыла. Нәрсәләрне искә ала, хәтерли соң Мәрвиҗамал белән Габдулланың кече улы?

Ә ул хатирәләр күп, алар белән күңел тулган...

"1943 елның август урталары булгандыр. Шунысы истә бик нык уелып калган. Әнием Мәрвиҗамал мине бәби арбасына утыртып, арыш басуына үзе белән уракка алып йөри иде.Тузанлы басу юлыннан дыңгыр-дыңгыр барган арбада күздән йокы кача,түмгәкле җирләрдә чайкалып киткәндә башым арба фанерасына бәрелә, авыртуга түзә алмыйча елый башлыйм. Туктап, юатып торырга әниемнең вакыты юк, ашыга. Кояш кыздыра башлаганчы аңа барып җитәргә кирәк басу түренә. Менә алда арыш көлтәләреннән ясалган бәпкәләр күренә башлый. Мин елаудан туктыйм, тынычланам. Чөнки беләм, тук башаклы алты көлтәдән ясалган бәпкә минем җәйге йортым - алтын сараем. Гөмбәзле биш ишеге дә бар аның. Берсеннән чыгам, икенчесеннән керәм. Мин аның хуҗасы. Шунда йоклыйм, торып ашыйм, уйныйм. Миңа беркем дә комачауламый. Җәйге озын көндә минем бу шөгыль берничә мәртәбә кабатлана. Ашыйм, дигәннән, әни эшкә керешкәнче мине имезә дә, йокларга сала. Кояш кыздыра башлагач мин уянам, күләгәрәк урынга шуышам.

Ак яулыклы апалар урган арышларын учмаларга салып баралар. Җитезлекләренә күз иярми. Минән ерагайган саен ерагаялар. Кайберләре инде басу читенә үк барып җиткәннәр, курчаклар кебек кенә күренәләр. Әнием янына барып килергә уйлап алтын сараемнан чыккан идем, урылган җирдәге камылларга аягымны канатып кире кердем. Аларның килүләрен көтеп озак күзәтәм. Күзләрем тала, йомыла башлый. Өметемне өзеп, җәйге салмак җил китергән арыш исенә ләззәтләнеп, татлы йокыга чумам...

"Әбәт җитте, ташлагыз уракларыгызны", дигән тавышка уянып китәм. Менә уракчы апалар килеп, үзләре өйгән бәпкәләр астына кереп авалар. Эссе көндә эшләп хәлдән тайганнар.Күбесе ашамый да, эчми дә. Кипкән авызларын гына чайкыйлар. Нишләпме?

Сере гади - ураза тота алар. Уразаның да шушындый вакытка туры килүен кара инде... Кайбер өлкәнрәк апалар өйлә намазын да укыйлар.

Бер сәгать үтүгә, барысы да дәррәү кузгалып, үз кишәрлекләренә тарала. Арыш ипиенең йомшагын марляга төйнәп, әни миңа имезлек ясый да, ипләп кенә авызыма каптыра. Мин суырып утырам. Җир йөзендә иң тәмле ризык булса, шушы арыш икмәгеннән ясалган имезлек булгандыр ул чакта".

***

"Исемдә,бүгенгедәй исемдә. Агач сәкедә түшәмгә карап ятканда, күзем гел матча ярыгына кыстырып куелган өчпочмаклы хатларга төшә иде. Әтиемнең сугыштан язган хатлары. Тик мин аларны әлегә укый алмыйм. Латин имлясы белән язылган сүзләрне әнием генә таный, укый. Шунысына хәзер шаккатам, Коръәнне гарәпчә йөгерек укый иде, хатларны да латинча укыды-язды. Ә бит белеме турында бернинди таныклыгы да булмаган.

Әтиемнең кырык икенче елның 27 июнендә, Суслонгер хәрби лагереннан фронтка киткәндә язган хатында мондый юллар бар: "Сезне бик сагынып, бик саргаеп сәлам язам. Хафизуллага, Зиннәтуллага, кызым Миңлегөлгә, Алланур улыма бик күп сәлам.

Шулай ук, күршеләргә, туганнарга миннән сәлам җиткер, әнисе. Безне фронтка товарный вагоннарга төяп җибәрәчәкләр. Хатыгызны бүген, фронтка китәргә әзерләнеп йөргәндә алдым. Әгәр дә Арча тимер юл станциясеннән үтәргә туры килсә, хатымны шунда салып калдырырмын. Якупны күрдем. Ул лагерьда калды. Үзем язмыйча, хат салмагыз. Хуш-сау булыгыз, күрешмәсәк, бәхил булыгыз".

Ни хикмәт, әнием сүзләренә караганда, бу хат килеп җитешкәнче, әтием авылга үзе кайтып төшә. Төпчек малаен күрү теләге турында хыялланган әти кешегә миһербанлы командиры (мөселман кешесе булгандыр) өч көн эчендә Балык Бистәсендәге пристаньга килеп җитәргә кушып, Арча тимер юл станциясендә төшереп калдыра. Кызылармеец Габдулла шул ук көнне җитмеш чакрымны кайда җәяү, кайда атлы юлчы белән үтеп, туган авылына кайтып җитә. Кечкенә улын беренче һәм соңгы мәртәбә күреп, "үзем үлсәм, балаларым, дәвамчыларым кала", дип тынычланып, икенче көнне янә фронтка китеп бара."

***

Тагын бер кыска гына язма.

"Хәтерлим. Кояшлы матур язгы көн иде. Мәктәп урамыннан түбән очка таба тигез сафларга тезелеп, ак күлмәкле, муеннарына кызыл галстук таккан пионерлар бара. Кулларында кечкенә кызыл флаглар. Алгы рәттәге озынрак малайның кулында зур кызыл байрак. Йөз метр ара үткән саен туктап калалар һәм "ура" кычкыралар. " Сугыш бетте,без җиңдек. Юлбашчыбыз Сталинга сәлам! Батырларга дан!" дип такмаклыйлар. Урам чатына җитеп, күпер ягына таба борылгач, мин дә алар артыннан йөгердем".

***

"Истә, мине сөөннәткә утыртканнары истә. Җәйге иртә. Көтү куар чак. Мин йокымсырап ята идем, ишектә кәҗә сакаллы,чандыррак бер карт күренде. Әни аның белән җылы гына иснләште. Алар пышылдашып кына ни турындадыр сөйләшә башладылар. Табак һәм комганга җылы су салынды. Бабай мине мактый-мактый, кулыма матур чуклы кәнфит тоттырды да, күземне йомып суырып ятарга кушты.

Әни янымда кулларымны тотып, тынычландырып торганда, сөннәтче карт зур осталык белән үз вазыйфасын башкарып та өлгерде. Ярага черек агач чүбен сибәргә дә онытмады. Авыртуга түзә алмыйча, мин елап җибәрдем. Әни мине, "чын мөселман малае булдың", дип юатты, иркәләде, учыма тагын берничә кәнфит салды. Авырту бераз басыла төшкәч, йоклап киткәнмен. Йокыдан уянып күземне ачуга, тәрәзә каршында "Йолдыз" әллә мине жәлләп, әллә көтүгә кумаганнары өчен ачуланып, бик озак мөгрәп торды" .

***

"Истә, беренче класска укырга баруым да истә. Август урталарында без, күрше малайлар, түгәрәккә басып кызып-кызып туп уйнаган чагында яныбызга пөхтә генә киенгән бер апа килеп туктады. Кулында журнал. Уеннан туктап торырга кушып, янына җыйды да, кемнәргә быел җиде яшь тулганын ачыклый башлады. "Миңа, миңа", дип бер-берсен уздыра-уздыра кычкырдылар Габделбарый, Солтан, Нургали, Нуретдин. Аларга ияреп, мин дә исемемне атадым.Бу матур, ягымлы апа иртәгә әниләребез белән бергәләп безне мәктәпкә чакырды. Беренче укытучыбыз Пелагея апа булып чыкты ул. Икенче көнне әни мине җитәкләп мәктәпкә алып килде. Палый түти, әни аңа шулай эндәшә иде, туган елым белән кызыксынды. Мин төгәл белмәгәч,җавапны әни тотты.

- Җиде яшь тулырга өч ай җитми икән бит бу балага, - дип уйга калды укытучы.

Минем күзләремә яшьләр тулганын күреп, әнием яштәшләремнән аермавын сорады:

- Палый, йөреп карасын инде?.. Тырышмаса, булдыра алмаса, туктар, - ,дип башымнан сыйпады.

Шулай итеп мин яштәшләрем белән беренче класска кердем. Әниемнең ышанычын акларга тырыштым."

***

" Төпчек малай булгангадыр инде миңа йорт тирәсендә әллә ни эш кушмыйлар иде.

Әнигә абый белән апа булыштылар.Икенче сыйныфта укыганда,нәкъ Яңа ел көнне,әни миңа авылыбызның балта остасыннан чаңгы сатып алды..Элмә агачыннан ясалган,җиңел, сыгылмалы иде алар.Салкында да,буранда да шумаган көн калмады.Малайлар белән мәктәп тавыннан елга ярына кадәр очып төшеп китәбез "Шайтан тавы " киносындагы ак финнарга һөҗүм иткән совет солдатларымени.Артыбызда бураннар гына уйнап кала.Чаңгыларның яхшылыгын,чаңгычының осталыгын сыный торган тагын бер уеныбыз бар.Таякларны тау башында калдырып ,барыбыз да берьюлы шуып китәбез.кем ераграк туктый,шул җиңүче.Элмә чаңгыларым миңа бер дә хыянәт итмәде.Горурланып әйтә алам, ярышларда беренчелек күп вакыт миндә булды Ничек итеп әнигә рәхмәт укымыйсың да, аның сүзен тыңламыйсың,ди,шулай булгач.

Арып-талып,карга батып,ачыгып кайтып керәм өйгә.Ишекне ачуга борынга сарык итеннән пешерелгән аш исе килеп бәрелә.Менә бәхет кайда!Кичке аштан соң дәрес әзерли башлыйбыз,апа үзенекен,мин үземнекен.Апа математикадан"бишле"гә генә укый.Ә бу фән миңа авыррак бирелгәнгә,гел ярдәмгә килде.Абыйның кичләрен кая киткәне белән кызыксынмыйбыз.Егет бит инде ул.Дәресләрдән соң китапханәдән алып кайткан кызыклы китапларга ябышам.

-Улым,кычкырып укы,мин дә тыңлыйм әле,бигрәкләр дә матур укыйсың инде,дигән була әни Аз гына мактауга да күңел үсә,әйе.иҗекләп түгел,һәр тыныш билгесенә игътибар биреп,сүзләрнең мәгънәсен аңлап укый алам шул инде.Бераздан,шул урыннан иртәгә дәвам итәрсең.дип,әни бишле лампаны сүндерә.Йомшак,тәмле сүзләре белән йокларга яткыра,башымнан сыйпый сабыр холыклы әнием."

***.

Алланур абзыйның яшел тышлы көндәлеге калынайганнан калыная бара.Яшәү дәверендә гыйбрәтле һәм кызыклы вакыйгалар аз бумагандыр,күрәсең.Сайлап кына ал.Менә ул урта мәктәпне тәмамлагач, Казан елга техникумына имтихан тоту нияте белән,авылыннан җитмеш җиде чакрым ераклыктагы башкалага велосипедта китүе,татар мәктәбендә укыганлыктан имтиханнарын урыс телендә "өчле"ләргә генә бирүе,бер урынга ун кеше дәгъва кылган зур конкурстан үтә алмавы һәм диңгезче булу хыялының чәлперәмә килүе турында бик кызыклы язма калдырган. Анысын укып тормыйбыз.Зур ачыш түгел.Урта белем алган һәр үсмер үзенә юл сайлый.Кая барырга,кем булырга,кайда эшләргә.Мондый сораулар бер аңа гына түгел,барысына да хас,табигый.

Язмыш аны көтмәгәндә, Казах иленең Кустанай өлкәсе Рудный шәһәренә илтә.

Ике яшькә олырак авылдашы-дусты Наил белән китә ул моңарчы күз күрмәгән,колак ишетмәгән якка.Казанда һөнәри училище тәмамлап,юллама белән Рудныйда төзелештә эшләүче егет,чираттагы ялга авылга кайткан була һәм тормыш чатында юл сайлап торган Алланурны үзе белән алып китә.Паспорт алгач,төзелештә бетончы булып эшли башлый.Кичен ДОСААФ аркылы укып,шофер һөнәрен үзләштерә.Һәр хәлдә аның "Енбек книжкасы"нда шулай дип язылган.Аннан Совет Армиясе сафларына чакырыла.Шушы урында аның язмасы белән танышып узыйк;

"Хәтердә,Соколов-Сарбай тау баектыру комбинаты төзелешенә караган автотранспорт хуҗалыгында шофер булып эшли башлаган чак.Атна ун көн уздымы юкмы,эшне тәмамлап,ЗИЛ үзбушаткыч машинамны гаражга куеп,тулай торакка кайтсам,тумбочка өстендә минем исемгә хәрби комиссариаттан килгән чакыру кәгазе ята.Шатлыктан башым күккә тиде.Шулай булмыйни.Ул елларда армиядә хезмәт итү иң зур бәхет иде егетләргә.

Икенче көнне кадрлар бүлегенә кереп "повестка"ны күрсәттем дә туганнар,дуслар,яшьтәшләр белән саубуллашырга Татарстанга туган авылыма юл тоттым.

Бер атна кунак булганнан соң,озатканда әнием миңа вәсыять итеп:

-Улым,син хәзер үсеп җиттең,белемең бар,күп нәрсәләрне беләсең,хезмәт иткән җирең Ленинград тирәсендә булса әтиең турында белешергә тырыш.Бәлки каберен эзләп табарсың.Ул бит Ленинград фронтында булды,диде."

***

"Кустанай шәһәре хәрби коммисариатының җыелма пункттан башланды юл солдат хезмәтенә.Булачак солдатларны төягән состав вокзалдан кичке алтыда кузгалып китте.Алга,төньяк-көнбатышка ыргыла гына елгыр поезд.Артта Троицк,Чиләбе шәһәрләре калды.Кая барабыз?.Мәскәү тирәсенә,диләр.Өч тәүлектән соң безнең состав Мәскәү өлкәсенең бер шәһәрендә туктады.Вагоннардан төшеп сафларга тезелдек.Командаларга бүлделәр.Безнең төркемне бризент белән ябылган хәрби йөк автомобиленә төяп Нарофоминск районына җибәрделәр.Төгәлрәге,Мәскәү хәрби округының һава һөҗүменнән саклаучы ракета гаскәрләренең 77998 нче частенә китерделәр.1960 елның 17 нче декабрендә хәрби ант бирдек.

Шулай башланды өч елга исәпләнгән солдат тормышы.Хәрби өйрәнүләр,төнге "тревога"лар,буш вакытта ирекле көрәш,самбо көрәше,йөзү,кышын чаңгыда шуу кебек спорт төрләре белән шөгыльләнеп чыныктык.Беләктә көч,йөрәктә дәрт ташып тора.Туганнар,дуслардан килгән хатлардагы җылы хәбәрләр күңелне канатландыра,кырыс тормышыбызга ямь өсти.

Атна саен дип әйтерлек оештырылган бәйгеләрне күзәтергә часть командиры полковник Бинеев,милләте буенса чечен,үзе килеп җанатар булып утыра иде.

Иң нык истә калганы шул:икенче елымны хезмәт иткәндә мине часть буенча өлкән дежурныйның ярдәмчесе итеп билгели башладылар.Штабта кизү торам,телефонограмма кабул итәм-вазыйфам шуннан гыйбәрәт.Штабта, миннән башка тагын берәү бар,ул-беренче постта часть байрагын саклаучы солдат.Аңа урыныннан да кузгалырга ярамый.

Мин ирекле,Төн озын.Пушкин әкиятендәге галим мәче шикелле ишекле-түрле йөрим

Командирның сәясәт буенча урынбасары бүлмәсенә керәм.Китап киштәсендә калын -калын китаплар.Шулар арасыннан өр-яңасын алып укып карыйм."Бөек.Ватан сугышы елларында Сталин,Черчель,Рузвельтның үзара язышкан хатлары" Аерылып кына булмый бит.Менә кайда икән титаннарның сере...Мәктәптә укыганда тарих дәресендә безгә мондый мәгълуматларны алу түгел,уйларга да мөмкинлек юк иде.Өлкән офицерның аяк тавышларын ишетүгә китапны тиз генә үз урынына куям.Күрсә баштан сыйпамас.

Часть командиры эш урынына "гомуми подъем"га кадәр ун минут алдан килә.Бу безгә сер түгел.Өлкән дежурный аны каршы алырга,рапорт бирергә тиеш.Менә бу көнне,бәхетсезлеккә каршы,ә бәлки бәхетемәдер,ул бер сәгатькә иртәрәк күренде.Штабта үзем генә.Нишләргә?

Күп уйлап тормыйча каршысына йөгереп чыгам да,кулымны баш өстенә күтәреп,рапорт бирәм:"Во время дежурство никаких происшествий..."Минем такылдавымны бүлеп,кулын гына селти,коры гына сорап куя:"-Кайда өлкән дежурный?"

-Роталарны тикшерергә китте ,иптәш полковник.

-Әйдә,кер әле минем бүлмәгә!

Эх,минәйтәм,эчтән генә,бетте баш,кизүдә тора белмисең, дип сүгә дә, гауптвахтага утырта хәзер.Башны иеп атлыйм командир артыннан .Ияреп керәм дә,үрә катып ишек төбендә басып торам.Ул ашыкмый гына шинелен салып элә.Чал чәчләрен кулы белән сыпырып куя да ,салмак кына кәнәфиенә утыра.Елмаеп сүз башлый:

-Карале,синең фамилияң Тукайның исеменә охшаган бит.Кичә мин Мәскәүдә булдым.

"Шүрәле"балетын карадым.Искиткеч балет!.Аның авторы кем әле? дип миңа серле карашын төбәде.

Үзем ул балетны күргәнем булмаса да авторы Фәрит Яруллин икәнен ишеткәнем булды.Тик мондый көтелмәгән сораудан коелып төштем,Баш катты,тел әйләнми әйтергә.

Ул чечен булып та татар мәдәнияты,әдәбияты белән кызыксына,яхшы белә.Ә мин татар булып та күренекле милләттәшләремнең исемен төгәл әйтә алмыйм.Оятымнан җәһәннәмгә олагырга да әзер идем бу вакытта.Җир астына да төшеп китәр идем,тишеге юк,идәне дә ярылмас паркеттан.

Хәлемнең мөшкел икәнен аңлады горур Кавказ улы,мөселман кардәшем.

-Ярар,кайгырма,хәрби хезмәтеңне тутыргач ,Казанга кайтып укырга керерсең.Ә хәзергә яхшы хезмәт итәргә тырыш.Күрдем,оста көрәшәсең,чая егет икәнсең.Җәйгә,сабантуйга кайтырга ункөнлек ял бирербез,димәсенме.Эчкә җан керде.Алай гына да түгел,бәхет ишеге ачылды.Рәхмәт әйтергә дә онытып,китәргә рөхсәт сорап,табанны ялтыраттым.

Ул көннәрдән соң күпме сулар акты,күпме еллар үтте.Укыдым да,укыттым да,күп җирләргә сәяхәтләр кылдым,кемнәр белән генә очрашмадым.Тик менә армия сафында олы җанлы,зирәк командир белән аралашу мизгеле гомергә истә калды.

Үз милләтеңнең тарихын яхшы белү һәм аның белән горурлану,сәнгатен,әдәбиятын өйрәнү,гореф-гадәтләрне ихтирам итү,эштә сынатмау кебек уңай сыйфатларга ия булып яшәү мәгънәсен төшендерде ул миңа.Урыны җәннәттә булсын..."

***

Әнисенең, "Улым, әтиеңнең каберен эзләп табарга тырыш", дигән васыятен бер дә истән чыгармый Алланур. Эзләнә. Сугыш хатирәләрен, истәлекләрен актара, Бөек Ватан сугышы чорында Волхов һәм Ленинград фронтлары белән командалык иткән маршал һәм генералларның мемуарларын укып чыга. Узган гасырның туксанынчы елларында хәрби архивлар серен ача башлагач та, ул Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә урнашкан Рәсәй Саклану министрлыгының Үзәк Архивына хат белән мөрәҗәгать итә һәм йомгакның очына чыга да.

"Кайда һәлак булуы, кайда күмелүе ярты гасырдан артык билгесез булган әтиемнең язмышы, ниһаять, ачыкланды кебек. 1997 елның 30 гыйнвар белән тәгаенләнгән Рәсәй Саклану министрлыгының Үзәк Архивыннан алынган хатта (ничек язылган шулай китерәм): "...стрелок 317 стрелкового полка 92 стрелковой дивизии, рядовой Шарипов Абдулла, 1904 г.р, уроженец Татарской АССР. Телячинского района, с.Шатки, призван в СА Телячинским РВК, погиб 12.04.1943 г., похоронен: м.Каменка Парголовского р-на Ленинградской области.

Жена - Шарипова Марви проживала по месту рождения учтенного. Основание: ЦАМО, дон. 16024с-43 г.»

Минем өчен бу хәбәр әйтеп бетермәслек куанычлы, шатлыклы, сөенечле һәм гыйбрәтле иде.

Шул ук елны мин Санкт-Петербург каласы читендә урнашкан Каменка авылы янындагы хәрбиләр каберлегенә бардым.

Җылы җәйнең кояшлы матур иртәсе. Зиратның тирә-ягында котырынып үскән, хәтта дугалы ат күмелерлек балтырганнар, кеше биеклегендәге киң яфраклы төз куралар, яшь чагында снаряд ярчыкларын үз кәүсәсендә татыган, хәзер инде картаеп, ботаклары корый башлаган тыныч кына моңаеп утырган каеннар. Болар барысы да тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган, сукмакларга сары ком сибеп, пөхтә итеп җыештырылган каберләргә һәм зират уртасында очына Кызыл йолдыз куелган гранит һәйкәлгә карап торалар сыман.

Бераз калкулыкта урнашкан бу хәрбиләр каберлеген саф сулы Каменка елгасы урап ага. Тирә-як әйтеп бетергесез матур. Беренче карауда, бу урында элек бомба, снаряд шартлаганга, ак карның солдатлар каныннан кызыл төскә кергәненә ышанасы килми...

Зират капкасын ачып түргә узам һәм, түземсезлек белән, рәт-рәт торган каберләр өстенә куелган ташка уеп язылган исемнәрне укый башлыйм:

"Ефрейтор Воробьев Петр Спиридонович - убит 20.10.1943 г."

"Ефрейтор Макашев Усман - погиб 10.06.1944 г."

"Сержант Горячев Иван Степанович - погиб 31.01.1942 г."

"Ефрейтор Нуриев Г.И. - погиб 23 .05 1944 г."

Күпме генә эзләсәм дә, әтиемнең каберен таба алмыйм... Чү! Менә бер кабер ташындагы язу мине үзенә җәлеп итә. "Рядовой стрелок 317 сп 92 сд Яковлев Григорий Яковлевич - погиб 28.11.1942 г.".

Соң бит бу әтиемнең полкташы, ләбаса! Икеләнүләрем, шикләнүләрем юкка чыга. Әтиемнең шушында күмелгәненә тәмам инанам.

1999 елның 7 апрелендә миңа Санкт-Петербургның Приморск административ районы хакимиятеннән әтиемнең исемен мәңгеләштерү тантанасына чакырып хат килеп төште. Бу хәбәрне абыем Хафизуллага һәм апам Миңлегөлгә җиткерәм һәм, билгеләнгән көнне, Казан-С.Петербург поезды белән төньяк башкалага юл алабыз.

6 май иртәсе. Каменка авылы читендә хәрбиләр җирләнгән зиратта әтиемнең исемен мәңгеләштерү тантанасы. Анда йөзгә якын кеше - Санкт-Петербург, Смоленск шәһәрләреннән килгән сугыш ветераннары, Приморск районы администрациясеннән җаваплы хезмәткәрләр, якындагы хәрби часть солдатлары катнаша. Оркестр Җиңү маршын уйнап җибәрә. Без, чәчләргә чал кергән балалар, Ватанны яклап һәлак булган әтиебез каберенә 56 елдан соң беренче мәртәбә чәчәкләр салабыз.

 

Миңа сүз бирелгәч, әтиемнең каберен табу сөенеченнән һәм дулкыннанудан тамагыма төелгән төерне чак-чак йотып, бу тантананы оештыручыларга, каберлекне карап-җыештырып торучыларга ихлас күңелемнән рәхмәт әйтәм. Хәзер хәтер сукмагы салынды. Балаларыбыз, оныкларыбыз бабайлары каберенә килеп йөрерләр, дим.

Тантанадан соң, кунакханәдә берәр сәгать ял иткәч, без өч туган, кабат әтиебез каберенә киләбез. Каберлек тып-тын. Шул тынлыкта кабер янына чүгәләп, әтиебез рухына, Ватан өчен башларын салган һәм шушы зиратта җирләнгән башка сугышчылар рухына дога кылабыз.

Шулкадәр ерак юл узып, бу урыннардагы сугышларның шаһитларын эзләми, алар белән сөйләшми булмый ич инде. Сораша торгач, өлкән яшьтәге Ольга исемле әбине очраттык. 1943 елда аңа унбиш яшь була. Ул вакыттагы күргән-белгәннәрен бәйнә- бәйнә сөйләп бирде ул.

- Безнең бакча артында гына зур ике склад бар иде. Аларны көн-төн солдатлар саклады. Машиналар белән дә,а тлар белән дә ташыдылар коралны, азык-төлекне бу авиация базасына. Бервакыт шулай, карлар эреп, аяк асты әле кибеп өлгермәгән чак, апрель урталары булгандыр, тәрәзәдән язгы күренешкә сокланып карап торам.

Арбасына йөк төялгән акбүзның складлар яныннан кузгалып китүе булды, Балтыйк диңгезе ягыннан немец очкычлары гүләп килеп чыкты һәм бу урынны бомбага тота башлады. Йөк тартып баручы ат алга ыргылды, тик качып котылырга соң иде инде. Янәшәсендә генә шартлаган бомбадан җир гөрселдәде, утлы тузан күтәрелде. Бераздан немец очкычлары яңадан әйләнеп килеп, складларны бомбага тоттылар. Берничә урында янгын чыкты. Бу мәхшәрдән берәү дә исән чыга алмады.Теге акбүз ат белән йөк ташучы да, склад янында постта торган солдатлар да мәңгегә ятып калдылар. Бу хәл минем күз алдымда булды һәм аны бүгенге көндә дә оныта алмыйм, - дип төгәлләде сүзен Ольга түти.

Кем белә, бәлки, кырык бернең кырыс декабрендә авылдан акбүз аты белән сугышка киткән безнең әти булгандыр ул.?.. Фронттан җибәргән бер хатында ничек Берләч белән очрашуын бик тәфсилләп язган булган бит. ,Югалмаган булса хатның эчтәлеген төгәлрәк тә бәян итәр идем. Юк шул, сакланмаган. Күрәсең, әти Арчадан утырып киткән поезд Суслонгер хәрби лагерына борылган, ә Берләч кебек хәлле атлар төялгән состав Ленинград фронтына озатылган. Язмыш аларны бер елдан соң очраштыргандыр...

Машиналар үтә алмый торган урманлы-сазлыклы урыннарда, бигрәк тә яз, көз айларында Волхов һәм Ленинград фронтларында атлардан да кулайрак транспорт булмаган. 92нче укчы дивизия составында 70нче ветеринар лазарет дивизионы булуы моңа ачык мисал.

***

Ә әтиемнең полкташлары? Кемнәр алар? Кем.кайда башын салган сугыш кырында?

Исән калучылары булмадымы икән? Шул сорауларга җавап эзли башлый Алланур "Каменка"дан кайткач.1999 елның җәендә Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә урнашкан Россия Саклану министрлыгының Үзәк архивына юл тота.

"Соңгы унбиш ел эчендә әтиемнең сугышчан юлын ачыклау,аның полкташларын барлау,эзләү төп шөгылемә әйләнде",дип яза ул көндәлегендә. "Ленинград фронты 23 нче Армия составына кергән 92нче укчы дивизиядә 22нче,203нче,317нче укчы полклар,60 нчы артиллерия полкы,77нче танкка каршы аерым дивизион,50 нче разведрота,96 нчы сапер батальоны,13 нче элемтә батальоны,7 нче медик-санитар батальоны,106 нчы химик коралдан саклану ротасы,149 нчы автотранспорт ротасы,169 нчы икмәк пешерү ,70 нче ветеринар -лазарет дивизионы,998 нче кыр почтасы һәм 1131 нче Дәүләт банкасының кыр кассасы була.1942 елның август аеннан оешкан 92 нче дивизия белән декабргә кадәр полковник Алексадр Павлович Иванов,1942 нче елның 23 декабреннән 1944нче елның 9 декабренә кадәр полковник Яков Афанасьевич Паничкин җитәкчелек итә.23нче Армия командующие- генерал-лейтенант Александр Иванович Черепанов истәлекләренә караганда,сугышчыларга Ленинградның төньягын фин илбасарларыннан саклау бурычы куела.Шул ук вакытта Ленинград фронты базасын һәм складларны саклау бурычы йөкләтелә.Частьләр һәм дивизияләр һәрчак алгы сызыкта,берөзлексез сакта торалар.Дошман авиациясе көн-төн бомба ташлый,еракка ата торган орудияләр безнең позицияләргә тынгылык бирми. 317нче укчы полк солдатлары аэродромнарны,корал складларын саклыйлар..Генерал -лейтенант Черепанов "Минем сугыш кырым"исемле китабында сугышчыларның хәлен болайрак тасвирлый:"Хәрби сакта торучы, алмаш килеп җиткәнче,ничек кенә авыр булса да постны ташламый,коралын күкрәгенә кысып,нуры сүнгән карашын дошман ягына төбәп.күзәтеп басып тора.Ачлыктан һәм салкыннан җан биргән ул,әмма сугышчан антына тугрылыклы булып калган.Шундый хәлләр дә булгалады".

Генералның мондый "ачышы"н хәзерге вакытта ничек аңларга соң? Ул вакыттагы "ура" ватанпәрвәрлекнең шулкадәр көчле булганын күрсәтүме бу,әллә командирларның үз солдатларын санга сукмавы,алар турында кайгыртмавы хакында бәян итүме.Аңлавы кыен.

Авыл картларының сөйләвенә караганда Каменка авылы читендә берничә корал склады була.Дошман разведкасы моны белә һәм даими рәвештә һава һөҗүме ясый.Бомба һәм корал складлары шартлаудан йөзләрчә солдат һәлак була.

Әтиемнең 1943 ел 1 нче апреледә язган соңгы хатында сәламнан соң мондый юллар бар:"...бу хатымны постка барыр алдыннан язам әле.Алдагы көндә безнең корал складларына немец очкычлары һөҗүм итте.Каравылда торган дустым Җамалиев Кашшаф,бомба шартлаудан үлде,.шушы авыл зиратына күмдек.Ул Буа районы Норлат авылыннан иде Гаиләдә җиде бала арасында бердәнбер ир бала булган ул.47 яшендә булса да хәйран көчле.Яхшы ,ярдәмчел,чын дустымны югалттым Кызы Саимә,улы Садретдин ятим калдылар инде Алла сакласын Хәзер постка барам.Менә тагын шартлау тавышлары ишетелә.Исән-имин кайтырга язсын Сау булыгыз.Туганнарга,күршеләргә миннән сәлам әйтегез".

92 нче дивизия составында күбрәк татарлар,чуашлар,башкортлар,үзбәкләр,казахлар һәм башка милләт вәкилләре була.Ленинград фронты командующие Л.А.Говоров та аларның чыдамлагын,кыюлыгын.сугышчан батырлыгын.Ватанга тугрылыклыгын ассызыклап күрсәтә үзенең хәрби истәлекләрендә.

Алланур абзыйның соңгы елларда нинди уй-теләкләр белән яшәгәнен,нинди эшләр башкарганын талантлы каләм иясе,журналист Зөлхия Дәүләтшинаның"56 елдан соң..." исемле язмасыннан белербез.

"Хәбәрсез югалды.."Йөрәкне телгәли торган шундый сүзләр язылган шомлы-кайгы кәгазен алган миллионнар кебек үк,Теләче районының Шәтке авылында яшәүче Мәрвиҗамал Шәрипова гаиләсе өчен дә сугыш 1945 нче елның 9 нчы маенда бетмәгән,гомере буйларына сузылган.Мәрвиҗамал сөекле ирен,балалары кадерле әтиләрен,бәлки ,исәндер,бәлки,хәбәре килер,кайтыр,дип гомерләре буе көткәннәр,эзләткәннәр,сораштырганнар.Күңелләрендә сүнмәгән чыра һаман көйрәгән.

Каберен күрмәгәч,сөякләре кайда ятканлыгын белмәгәч,күңелләре ничек күмсен соң кадерле кешесен...

Ире Габдулланың соңгы хатын 1943 нче елда Ленинград фронтыннан алган Мәрвиҗамал."...Без хәзер сакта торабыз.Дустым бомба шартлаудан үлде.Чират миңа җиткәндер инде...Хәзер постка барам,корал складын саклыйбыз...Мәрвиҗамал балаларны какма,сакла..." дип язылган була анда.Шуннан хат килү тукталган.Ире турында бер хәбәр,кабере кайдалыгын да белмичә 1982нче елда дөньядан киткән.

Һай,бу "хәбәрсез югалды"кәгазен алучыларның хәле...

Онытылмый сугыш корбаннары.

Күңелдәге авыр яралар.

Салкын ташка кызыл чәчәк куя

Тол хатыннар,ятим балалар..

Исәннәре бары да исемлеләр,

Үлемсезләр хәтер сагында...

Мәрвиҗамал белән Габдулланың төпчек уллары Алланур ачыну белән шулай язган.

Әйе,хәбәрсез югалганнар-исемсез каберләрдә,урман чытырманлыкларында,сазлык ларда,газ мичләрендә,диңгез төпләрендә...Аларның исемнәре дә язылмаган,таш та куелмаган,каберләренә якыннары чәчәк тә сала алмый...Алар-хәтер сагында

Әтисе сугышка киткәч туган Алланур,аның якты образын һәрчак күңелендә саклап.үзенең шигырь юлларына күчергән:

Берсенең нуры булып мин

Калдым җирдә янарга.

Сүз бирдем,Ватан-ананы

Җаным белән сакларга...

Алланур Шәрипов үҗәтлек белән дистәләрчә еллар эзли әтисе каберен.Ниһаять,1997нче елның гыйнварында Рәсәй Саклану министрлыгыныңҮзәк Архивыннан Шәрипов Габдулланың 1943 елның 12 апрелендә Ленинград өлкәсенең Парголово районындагы Каменка авылы читендәге хәрбиләр каберлегенә күмелгәнлеге турында хәбәр килә.

Хат алышу дәвам итә.

Ниһаять Алланур Шәрипов ул каберлектә булып,әтисенең шунда күмелгәнлегенә тәмам инана;чөнки кабер ташларында әтисе хезмәт иткән 317нче укчы полк сугышчылары исемнәре очрый. 1999 елның 7 апрелендә Алланур Шәриповка Санкт-Петербургның Приморск административ районыннан 6 майга әтисе исемен мәңгеләштерү тантанасына чакырылган хат килеп төшә.Авылларына кайтып ,абыйсы Хафизулла һәм апасы Миңлегөл белән бергәләп ерак юлга чыгалар.

Алар өчен бик тәэсирле,онытылмаслык вакыйга була Каменка авылы читендәге хәрбиләр җирләнгән зиратта 56 елдан соң әтисенең кабере табыла,исеме мәңгеләштерелә.

.Бу тантанада йөзгә якын кеше-Санкт-Петербург,Смоленск шәһәрләренең сугыш ветераннары,Приморск районы администрациясе хезмәткәрләре,хәрби часть солдатлары катнаша.Алар арасында күзләренә бөялгән яшләрен күрсәтмәскә тырышып,"хәбәрсез югалган"дип исәпләнгән Габдулланың инде олыгайган,чәчләренә чал йөгергән ике улы һәм кызы басып тора.Әтисенең каберен табу сөенеченнән һәм дулкынланудан, Алланур үзенә сүз бирелгәч,тамагына төелгән төерне чак-чак йотып,бу тантананы оештыручыларга,әтисе каберен табарга ярдәм итүчеләргә,каберлекне карап,җыештырып торучыларга ихлас күңелләреннән рәхмәт әйтә," Хәзер сукмак суынмас.Балаларыбыз,оныкларыбыз бабалары каберенә килеп йөрерләр",ди ул.

Оркестр музыка уйнап җибәрә.1943 елда илне фашист илбасарлардан азат итеп,Ленинград җирендә ятып калган Габдулла Шәрипов каберенә балалары чәчәкләр сала...

Тантанадан соң, кунакханәдә берәр сәгать ял иткәч,өч туган кабат әтиләре каберенә юл ала.Каберлек тып-тын.Шул тынлыкта бары тик кабер янына чүгәләгән ,хәзер инде үзләре әби-бабай булган балалары,әтиләре рухына һәм Ватан өчен башларын салган башка сугышчыларының рухына багышлап укыган дога сүзләре генә өзек-өзек ишетелеп китә...

Шушының кадәр ерак юл килеп,бу урыннардагы сугышларның шаһитларын эзләми,алар белән сөйләшми кайтып китсеннәрмени? 71 яшьлек Ольга әби аларга сугыш чорында үз өйләре янында гына булган корал склады урынын күрсәтә."Каменка"исемен йөртә торган барлык авылларның тарихын да шушы әбидән ишетәләр алар.Әби патша заманында күченеп килгән немецлар авыл төзегәнче эшне иң башта таш юл салудан башлаганнар.Шуңа Каменка исемен алган да инде ул авыллар .Рәсәйдә алар җитмештән артык.Немецлар әйбәт юлның мөһимлеген ул чакларда ук аңлап эш иткәннәр,дигән сүз.

Бу авылда өч гаилә Пенза татарлары яши икән.Шуларның берсе Каменка мемориал каберлеген карап,чистартып,саклап тора .Изге эшкә алынган.

Кайда гына яшәми икән бу татар? Кайларда гына юк икән татар каберләре?...

Поезд ашкынып Татар иленә чаба.Өч туганның башында уйлар өермәсе.Күңелләре белән әле артта калган Каменка авылындагы хәрбиләр каберлегендә,әле әниләре җирләгән Шәтке авылы зиратында.Әтиләре кабереннән алган бер уч туфракны әниләре каберенә салганда:"Их,әнкәй,бәгърем,син генә күрә алмадың,табылды бит әтиебезнең кабере,табылды..."дип өзгәләнде алар."

Менә алар, Бөек Ватан сугышында"хәбәрсез югалган"дип саналган,ә чынлыкта исә Ленинград өлкәсе Парголово районы(хәзерге вакытта Санкт-Петербургның Приморск административ районы) Каменка авылы янындагы хәрбиләр каберлегенә күмелгән 317 нче укчы полк солдатлары,Татарстаннан сугышка алынган ир-егетләр (исем-фамилиясе,туган елы һәм яшәгән урыны,кайсы район хәрби комиссариатыннан чакырылганы,һәлак булган елы):

1.Аббазов Абдул Кадыйр улы,Татар Бизнәсе ав.Чүпрәле РХК.5.05.1943 .

2.Әгъзәмов Абдулгали,1907,Арча районы,Казан шәһ.Ленин РХК,18.01.1944.

3.Әкбәров Абдул Гариф улы,1923,Тау иле ав.Яшел Үзән РХК,кече сержант,5.06.1944.

4.Акмалов Әгъзам.1903,Утяшкин ав.Яңа Чишмә РХК,26.01.1943.

5.Андриянов Яков Андриянович,Ленинград өлк.Несь ав.Югары Ослан РХК.12.03.1943

6.Анисимов Владимир Тихонович,1910,Югары Тархан(Киртәле)ав.Олы Тархан РХК,2.01.1943.

7.Әхмәтҗанов Мөбәрәкҗан,1909,Татар Кокшаны ав.Бондюг РХК(хәзерге Менделеевск районы),1942.

8.Бакиров Динмөхәммәт,1916,Төрек-Тәмте ав.Теләче р-ны,Казан ш.Ленин Р

ХК,сержант,7.01.1944.

9.Булатов Мөбәрәк Зариф улы,1906,Әлки ав.Әлки РХК,15.011943

10.Бикчәнтәев Нәбиулла Гатият улы,1915,Шәмбалыкчы ав.Апас РХК,ефрейтор,26.10.1943.

11.Булыгин Николай Дмитриевич,1908,Алексеевск ав.Алексеевск РХК,07.01.1944

12.Борһанов Шәгәр Шәмсетдин улы,1923,Кече Кайбыч ав.Олы Кайбыч РХК,кече сержант,24.05.1944.

13.Гагуа Вахтен Тадыдович,Дружба ав.Акташ РХК,1.03.1943

14.Галиәкбәров Нигъмәт,,1902,Куйбышев өлк.Юдино РХК,26.02.1942.

15.Галиев Шарипзян(Шарифьян) Нигъмәт улы,Байлар(Байрәкә) ав.,Баулы РХК,11.01.1943.

16.Галимуллин Ибрай,1912,Сатлыган ав.Балык Бистәсе РХК 1943.

17.Галиуллин Габдрахман,1914 Иске Абдул ав.Сарман РХК,1942.

18.Гыйбадуллин Газиз ,1902,Балтач ав.Теньки РХК,25.11.1942.

19.Грачев Виктор Александрович,1921,Русские Кищаки ав.,Олы Тархан РХК,29.11.1943.

20.Демьянов Федор Иванович,1905,Ерепкино ав.Аксубай р-ны,Октябрь(Нурлат-Октябрь) РХК,23.01.1943

.21.Ефимов Федор Изосимович,1909,Юсупкин ав.Киров РХК,Казан ш. 1943

22.Жеребчиков Владимир Сергеевич,1924,Новгород өлк.,Чистай РХК.,1943.

23.Закурдаев Павел Матвеевич,1904,Рязан өлк.Яшел Үзән РХК,27.01.1943.

24.Залиев Имам Ислам улы,1910,Биләр ав.Яшел Үзән РХК,1.09.1943.

25.Җамалиев Кашшаф Сабирҗан улы,Норлат ав.Буа РХК.15 02.1943.

26.Ильмухин Нәбиулла Хәмидулла улы,1916,Түбән Нурлат ав.Октябрь РХК,ефрейтор.23.04.1944.

27.Илалов Хаҗиәхмәт Фәретдин улы,1919,Тахтала ав.Биләр р-ны,ЧирмешәнРХК,27.03.1943

28.Инютин Макар Афанасьевч,1906,Воронеж өлк.Казан ш.Ленин РХК,сержант,9.04.1943.

29.Миннемухамедов Малакай Еабраевич,1918.Девятерно ав.Краснобор р-ны(хәзерге Әгерҗе р-ны) Сарапул РХК. 11.04.1943.

30.Казанбаев Александр Филиппович.1903,Ташкирмән ав.Лаеш РХК,26.05.1943.

31Калашников Николай Андреевич,1924,Кондом р-ны,Яшел Үзән РХК,сержант,31.01.1944.

32.Камзов Василий Петрович,1904,Алексеевск р-ны,Ленин РХК,20.02.1943.

33.Кондратьев Михаил Иванович,1923,Утяшкино ав.,Акташ РХК, 1.10.1942.

34.Котдусов Абдулла,1900,Югары Бәрәскә ав.Әтнә РХК,24.03.1943.

35.Мартьянов Иван Сергеевич,1909,Иваново өлк.,Казан ш.Сталин РХК,26.12.1942

36.Матросов Петр Игнатьевич,1905,Чүпрәле р-ны Яңа Үби ав.Балтач РХК,28.09.1943

37.Молгачев Леонтий Иванович,1904.Чуаш Бизнәсе ав.Чүпрәле р-ны,16.04.1944

38.Мөхәммәтҗанов Харис Габдрахман улы,1923,Югары Бәрәскә ав.Әтнә РХК,кече сержант,22.01.1944

39.Мухин Герасим Григорьевич,1907,Курск өлк.Казаннан чакырылган.25.03.1943.

40.Низамиев Борһан.1896.Бик-Үти ав.Буа РХК,29.04.1943.

41.Никифоров Алексей Петрович,1919,Кузайкино ав.Шөгер РХК(хәзер Лениногорск р-ны),29.04.1944.

42.Никоноров Герасим Никонорович,1896,Кушкуй ав.Буа РХК,19.01.1943.

43.Нурмөхәммәтов Мортаза,1903,Бишмунча ав.Әлмәт РХК,7.12.1942.

44.Парамонов Яков Андреевич,1914,Олы Кабан ав.Лаеш РХК,11.01.1944.

45.Петров Кузьма Александрович,1901,Егоркино ав Октябрь РХК10.12.1942.

46.Петров Михаил Иванович,1922.Кадрәк ав.Минзәлә р-ны Ворошилов РХК,1943.

47.Сабиров Агзам,1912 Завуха ав.Минзәлә р-ны Онега РХК,Казан ш. 1943

48.Сабирҗанов Мәхмүт,1917,Сухман ав.Әгерҗе р-ны 13.07.1943

49 Сәләхетдинов Әхмәт Госман улы,1923.Атабай-Әнкәбә ав.Буа РХК,1943

50.Ситников Сабир Закир улы,…Краснобор р-ны Сосново ав.Камбарка РХК,2.06.1942.

51.Сәрваров Имам,1908,Усы ав.Калинин ..РХК ,3.02.1943.

52.Тихонов Василий Васильевич,1910,Саратов өлк.Олы Кусиха ав.Молотов РХК,Казан ш.,28.12.1942.

53.Тогулев Дмитрий Александрович,1895,Городище ав.Ширәмәт РХК (хәзер Түбән Кама р-ны),25.03.1944.

54.Фатхиев Мәгаз Кәрим улы,...Адав-Толымбай ав.Буа РХК,1943.

55.Фәтхетдинов Айметдин Зиннәт улы,1920,Татар Шатыршаны ав.Чүпрәле РХК,20.01.1944 .

56.Фәхретдинов Гайметдин Аббас улы,1900 ,Татар Шатыршаны ав.,Буа РХК,1944.

57.Федотов Александр Михайлович,1924,Татар Талкышы ав.Чистай РХК,сер жант,29.01.1944

58.Фаррахов Нуретдин,,1912,Азнакай р-ны Тойкино ав.Колпино РХК,8..01.1944

59.Фуреев Иван Архипович,1898,Минзәлә РХК, 22.05.1944.

60.Хәйруллин Гарифулла,1907,Олы Карагуҗа ав.Юдино РХК,29.12.1942.

61.Хәлиуллин Муллахан,1923,Тимершык ав.Саба р-ны,Ленин РХК Казан ш. 1944.

62.Хлопцев Андрей Михайлович,1918,Бутаиха ав.Нурлат-Октябрь РХК.1943.

63.Череделин Алексей Тимофеевич,,1906 Михайловка ав,Кама Тамагы РХК,ефрейтор,14.12.1942.

64.Черняев Петр Трофимович ,1915,Ленин РХК Казан ш. 10.04.1943.

65.Шарипов Абдулла,,1904,Шәтке ав.Теләче РХК 12.04.1943

66.Юнусов Исмаил.1913,Куклюк ав.Калинин РХК 1943

67.Яковлев Михаил Михайлович,1909,Казан ш. Молотов РХК.20.11.1941. ,

Бу һәлак булган сугышчыларның исемнәре Татарстанда нәшер ителгән ""ХӘТЕР" китапларына кертелеп мәңгеләштерелгән,әмма "Каменка" мемориал каберлегендә,аларга истәлек тактасы куелмаган әле. Бәлки,киләчәктә ,бу билгеле булган 67 батырның исемнәре язылган мемориал такта булдырылыр. Балалары,оныклары,туганнары монда килеп алар рухына дога кылырлар,чәчәкләр салырлар Ватан өчен җанын фида кылган батырларны ,без исәннәр, онытырга тиеш түгел, хакыбыз юк!".

 

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: