Туган як

Яшел керпе

Бакча күршеләремнең берсе – марҗалар, үзләре әйтмешли «божьи одуванчик» әби, ярдәмчел.

Ни сорасаң – шуңа булыша, яшелчә үстерү буенча тәҗрибә уртаклаша. Аның белән бик тату яшибез. Икенче як күршем, типик бүгенге көн замана яшьләре – атна буе әниләре чүп утый, шимбә, якшәмбе – малае, килене музыка акырта, ял итә. Тик соңгы араларда әллә ни булды, егетебез шаушулы мәҗлесләр оештыруны ташлады. Без, күршеләр үзара, ни булды икән дип пышылдашабыз. Үзеннән сорарга кыюлык җитми. Җүләрдән сорама, үзе әйтер, дигәндәй, бер көнне хатыны ачты серне. Иремдә белая горячка башланды, «Әллә нинди яшел керпеләр күрдем» – дип әйтә ди. Ярар, озак вакыт эчүчеләрнең күзләренә еланнар, җеннәр күренә бит. Керпе күренүе генә гаҗәп булмас.
«Яшел керпе»нең тарихын мин беләм, тик күршемә, хәтта бик якын итсәм дә «тузганак әби»емә дә серне чишмим. Һәр шимбә саен колак тондыргыч музыкасыннан, исерекләрнең чинашуларыннан туйган идек – бик тыныч әле.
Теге «яшел керпе» сәбәбен, телем кычытканга гына сезгә дә әйтәм, берүк берәүгә дә сөйләмәгез.
Өйдә әллә кайчангы ремонттан калган яшел буяу бар иде. Бер көнне ванна астын җыештырганда тартып чыгардым да, әрәм ятканчы дип, бакчага алып барып, урындыкларны, беседка өстәлен буяп куйдым. Калганын яхшырак саклансын дип, пластик шешәгә салдым. Салуын салганмын, тик бөкесен ныклап бормаганмын бугай. Бакчада кыштыр-мыштыр килеп йөрүче керпеләр, алар минем кулга ияләштерелгән, гел өй янында йөриләр шешәне ачканнар да сыланганнар. Монысын мин үзем белми идем. Мәктәптә биология укыткан күршем сөйләде. Керпеләр шулай сыланып, энәләрендәге бет вә кортларны агулыйлар икән, институт бетергәннәр диярсең. Известь күрсәләр дә, көл күрсәләр дә шулай ауныйлар имештер. Минем буяуны аударганнар да, үзләре тәгәрәшкәннәр.
Күршемнең иртән торып, махмырлы баштан бакчаның түрендәге бәдрәфкә барышы булган. Бер-бер артлы тезелешеп баручы яшел керпеләрне күреп, момент айныган бу.
Ә керпеләр минем бакчада әле кабат күренгәләлиләр. Мин «на всякий случай» кызыл краска да алып төшеп куйдым әле бакчага. Күрше беренче «горячка»сын онытса, исенә төшерер өчен...
Керпе дигәннән, күп кенә бакчачылар аларга сөт салып куя. Болай эшләргә ярамый, ди минем күршем. Сыер сөте керпе халкы өчен бик зыянлы икән, онытмагыз!.
Энҗе ГАЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: