Туган як

Яшел чынаяклар

Савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Туйда тамада да шуны әйтеп, яшьләргә киңәшен бирә: гаиләдә бәхәс чыкса, читкә чыгармагыз, үзегез генә хәл итегез. Тик сүзем бу хакта түгел, ә бер пар чынаяк турында иде.

Сәмигулла әфәнде телефоннан шалтыратып, туган көн мәҗлесенә чакырды. Татар халкында: «Чакырган җиргә бар, куган җирдән кит» дигән мәкаль бар. Бардык. 
Бик күңелле мәҗлес булды ул. Әле профессиональ дәрәҗәгә ирешмәгән булсалар да, бүген-иртәгә зур сәхнә яулаячак артистлар чыгышы кичәгә ямь өстәде. Уеннарның берсенә хатын белән мине дә чакырдылар. Кирәк бит, җиңүче булып калдык. Бүләккә бер пар чынаяк бирделәр. Шунда ук ошаттым мин бу яшел яфраклары арасыннан күренеп торган шәмәхә төстәге фиалка чәчәкле чәшкәләрне. 
Өйгә кайткач, бүләкне кухня өстәленә куйдык та куллана да башладык үзләрен. Бер көнне хатын берсенең тоткасын ваткан. Кирәкми икәнен белсәм дә, бераз әрләп алдым үзем. Чәшкесе бигрәк матур һәм уңайлы иде шул.
Ә икенче бер вакытта, хатын оныкны карарга киткәч, иртән кофе эчә торган чәшкәм кулымнан төшеп китте дә, чәлпәрәмә килеп ватылды. Башкалары бар, тик аларын кунаклар килгәндә генә чыгара идек. Нишлим, теге бүләк чәшкәнең исәнен кофе эчү өчен тота башладым. 
Берничә көннән хатын кайтты. Күптән кулланмаган теге яшел чәшкәне өстәл өстендә күреп: «Нәрсә, мин югында Тамара ханым (Сәмигулланың хатыны) килдеме әллә?» – дип сорап куйды. Бу аның ачулануы түгел. Чөнки бездә шундый гадәт бар: кунакка килүчене үз күчтәнәче белән сыйлыйбыз. Ырымы шундый: гомерең озын була. 
Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, хатынны чәшкенең тоткасын ваткан өчен әрләгән идем, хәзер үзем аның урынында калдым. Аңладым: савыт-саба шалтырап кына калмый, кайчакта ватыла да икән. 
Хатын тагын онык янына җыена..
Васил КАМАЛОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: