Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Яшь чагым –юләр чагым...

...

Яшь гомер кире кайтмый, дип,
Җырларда җырласак та,
Яшьлекнең кадрен кем  белгән
Сау-сәламәт, яшь чакта.

Җырладым, мин дә җырладым
Кайтавазы җилләрдә.
Сөйгән  ярлар, җырлар калды
Яшьлек дигән илләрдә.

Үтә икән яшь вакытлар,
Үтмәс  дип уйласак та.
Хәзер һәр көнем кадерле,
Һәр сәгате хисапта.

Өлгереп тә булмас кебек,
Ашыгам, каушап төштем.
Күпме тотынмаган эшем,
Башлап, бетмәгән эшем.

Картлык җитмәс, яшьлек үтмәс,
Үтсә, кайтыр күк тагын.
Шушыдыр җырга салынган.
Яшьлекнең юләр чагы

Шулдыр бәхет: яшәп туймыйм,
Күпме гомер итсәм дә.
Сагыныр кешеләрем бар
Мәңгелеккә китсәм дә.
Рәсем pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев