Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Яшь буын турында кайгыртып

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзасы Рәмзия Вәлиева белән очрашу кичәсе узды. Кичә 7нче китапханә хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнгән иде. Шигърият сөючеләрнең олысына да, кечесенә дә Рәмзия Вәлиева исеме яхшы таныш. Ул «Шигъри дәрья», «Алмагачның биш алмасы», «Бәбкә кая югалган?», «Бәхетле мизгелләр», «Без - Тукай оныклары»...

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Кама таңнары» әдәби берләшмә әгъзасы Рәмзия Вәлиева белән очрашу кичәсе узды. Кичә 7нче китапханә хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнгән иде.
Шигърият сөючеләрнең олысына да, кечесенә дә Рәмзия Вәлиева исеме яхшы таныш. Ул «Шигъри дәрья», «Алмагачның биш алмасы», «Бәбкә кая югалган?», «Бәхетле мизгелләр», «Без - Тукай оныклары» җыентыклары, күп җырлар авторы. Яшь буынга милли тәрбия бирү, туган телнең бөеклеген, мөһимлеген төшендерү - аның тормыш девизы. Туган җиргә, тарихына олуг мәхәббәт, киләчәгенә үткен караш, замандашларының, аеруча үсеп килүче яшь буынның эчке дөньясы белән кызыксыну һәм аны үз шигырьләрендә чагылдыру - шагыйрә иҗатының төп юнәлешләре. Ул - һәр баланың яраткан, көтеп алган шагыйрәсе, алыштыргысыз киңәшчесе, шуңа күрә дә белем бирү йортлары, балалар бакчалары, китапханә хезмәткәрләре Рәмзия Вәлиева иҗатына еш мөрәҗәгать итә.
Китапханәдә узган чара, Рәмзия Вәлиеваның китабына нигезләнеп, «Бәхетле мизгелләр» дип аталды. Кичәдә катнашкан 8нче мәктәп, 15нче, 64нче бакча балалары шагыйрәнең иҗат баскычлары белән таныштылар, шигырьләре буенча әңгәмә кордылар. Балалар үзләре дә Рәмзия Вәлиеваның шигырьләрен яттан сөйләделәр, шигырь эчтәлеген тасвир итеп, биюләр башкардылар.
Кичәгә килгән кунаклар, Рәмзия Вәлиева иҗатына бәя биреп, аның шигырьләренең бала күңеленә үтеп керердәй нечкә һәм саф булуын, шагыйрәнең яшь буынга милли һәм әхлакый тәрбия бирүдә әйтеп бетергесез зур тырышлык куюын билгеләп үттеләр.
Әлеге кичә биредә катнашкан һәркемгә, чын мәгънәсендә, бәхетле миз-гелләр бүләк итте, күңелдә җылы хисләр калдырды.
Гөләндәм ГАЛИЕВА,
«Кама таңнары» әдәби
берләшмәсе әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев