Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ярый уяттың

шигырь

Кем ул анда, тәрәз шакый таңда?
Йөри татлы йокым бүлдереп.
Тәрәз яңагына посып кына
Тышка таба карыйм үрелеп.
Песнәк икән, җитез сикергәләп
Рамнан-рамга куна туктаусыз.
Әйтә кебек:«Йоклар вакыт түгел,
Уяныгыз,төнлә йокларсыз!»
Карлыгачлар язны алып килә,
Үз бурычы ахры һәр кошның.
Песнәк беренче кар алып килгән
Илчесе дип киләчәк кышның.
Беренче кар сарган куакларга
Әле болар бәлки эрерләр.
Салкын кышка бу энҗеләр түгел
Соңрак яуган карлар керерләр.
И, кошкаем, мең-мең рәхмәт сиңа
Ярый тәрәз шакып уяттың.
Юкса тагын кайчан күрер идем
Беренче карларын бу якның.
Никифор Тукмачев

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев