Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ярыйсы гына...

Бабай яңа сатып алынган чалбарын әби белән кечкенә оныгы алдында киеп күрсәтә: - Бәясе төшерелгән булса да, ярыйсы гына, шулай бит? Шул ук көнне, кичен, боларга бабайның эш урынындагы начальнигы, хатыны белән, кунакка киләләр. Күчтәнәчләр белән бергә, сабыйга футболка һәм кыска балаклы чалбар бүләк итәләр. Олылар соравы буенча, Данис аларны...

Бабай яңа сатып алынган чалбарын әби белән кечкенә оныгы алдында киеп күрсәтә:
- Бәясе төшерелгән булса да, ярыйсы гына, шулай бит?
Шул ук көнне, кичен, боларга бабайның эш урынындагы начальнигы, хатыны белән, кунакка киләләр. Күчтәнәчләр белән бергә, сабыйга футболка һәм кыска балаклы чалбар бүләк итәләр. Олылар соравы буенча, Данис аларны киеп, көзге алдында бөтерелеп ала да:
- Бәясе төшерелгән булса да, ярыйсы гына, шулай бит? - димәсен-ме!
Уңайсызланган бабай бераз аптырабрак калган кунакларга бу сүзләрнең каян килеп чыкканын аңлаткач кына, барысы да көлешәләр.
Инсаф КАШАПОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев