Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ярышка әзерләндек

Физик культура һәм спорт кафедрасы мөдире, биш студентны деканатка чакырып: - Унбиш көнгә дәресләргә йөрүдән азат ителәсез. Регионара ярышта катнашып, анда беренче урынны алуыгызны тәэмин итәрлек күнегүләр программасын кафедрада төзедек, деканат хуплады, иртәгәдән университетның Чулман буенда урнашкан спорт һәм ял базасына китәсез, тренерларның бар күрсәтмәләрен каршылыксыз үтисез, - дип, сөенечле...

Физик культура һәм спорт кафедрасы мөдире, биш студентны деканатка чакырып:
- Унбиш көнгә дәресләргә йөрүдән азат ителәсез. Регионара ярышта катнашып, анда беренче урынны алуыгызны тәэмин итәрлек күнегүләр программасын кафедрада төзедек, деканат хуплады, иртәгәдән университетның Чулман буенда урнашкан спорт һәм ял базасына китәсез, тренерларның бар күрсәтмәләрен каршылыксыз үтисез, - дип, сөенечле хәбәрен җиткерде. Безгә ни, укудан азат итүләре мөһим, теләсә нинди ярышта, кем булуына карамастан, сыртларына салырга әзербез. Юкка гына, шәһәребездә чемпионнар саналмыйбыз!
Вакытыбызның чамалы булачагын белсәк тә, сумкага ноутбук, журналлар салырга онытмадык. Гел чабыш, сикереш, мәтәлчек ату гына булмас бит инде.
Сентябрь ахырлары булуга карамастан, көннәр җылы, аяз тора. Килгән көн, үзебезнеке булып, төп күнегүләр аркага салып карават ташуга кайтып калыр дигән өметләр акланмады. Сумка-чемоданнарны урнаштырып, ашхәнәгә килүгә, анда, су спорты буенча тренер:
- Егетләр, кызлар, тиз-тиз ашыйбыз да, күлгә, күнегүләр үтәргә! - дип, яңгыравык тавышы белән каршы алды. Күлдә әле су суынып өлгермәгәнме, әллә безнең яшь кан кызумы, әллә ни салкын булып тоелмады.
Тренер төрле күнегүләр белән теңкәгә тисә дә, су коенудан канәгать калып, кичке ашка килгәндә, ашханәдә җиңел атлетика тренеры безне мичтән яңа чыккан пәрәмәчне көткән кебек көтә иде... Нарат урманы буйлап, төрле каршылыклардан торган егерме чакырымлы кросстан соң, бездә ноутбук кайгысы да, матур кызлар фотолары бастырылган журналлар караштыру теләге дә калмаган, тизрәк мендәребезне кочаклап йокы базарына китәсе килә иде.
Алдагы көннәрдә көрәш, теннис, ориентлашу буенча булган күнегүләр - күлдә йөзү, кичен, йокы алдыннан 20-25 чак-рым арага кросс белән тыгыз бәйләнеп барды. Интернеттан башка дә яшәп булуын белеп бик нык гаҗәпләнсәк тә, үзара бу турыда сөйләшергә вакыт булмады. Унбиш көн эчендә, бик яхшы итеп, физик культура кафедрасы профессорлары катнашында эшләнгән программа үз нәтиҗәләрен бирде: мускуллар корыч кебек катты, корсакта «кубик»лар барлыкка килде, егерме-утыз чакырым араны узу, университет ашхәнәсенә барып килүдән дә авыррак түгел иде.
Ярыш буласы шәһәргә бару өчен поездга кадәр декан һәм физик культура кафедрасы мөдире озата килделәр. Безнең тышкы кыяфәтне, уйнап торган мускулларны күреп, сөенечләре эчләренә сыймады, йөзләреннән елмаю китмәде.
Ләкин... Беренче урынны алуыбызны тәэмин итәргә тиешле күнегүләр программасы безнең өченче урынны гына алуыбызга төп сәбәп булды. Ярыштан кайтып, уңышсызлыгыбызның сәбәпләрен ачыклау өчен, проректор каршындагы келәмгә баскач, декан белән кафедра мөдире дә, җир ярылса, шул тишеккә керердәй булып басып тордылар. Ярый инде, шактый гына әңгәмәдән соң, проректор гаепнең үзендә дә булуын таныды. Юкса, сессия вакытында шактый гына күңелсезлекләр дә булырга мөмкин иде.
Проректорда нинди гаеп дисезме? Әллә ни ис китәрлек түгел үзе, ярышның нинди спорт төре буенча үтәсен генә әйтергә оныткан. Мин дә сезгә әйтергә онытып торам бит әле - без ял итү базасында ныклап әзерләнгән ярыш - шахмат буенча булып чыкты...
Проректор ял базасына ярышларга әзерләнү өчен озатканда, гомуми физик күнегүләр белән чыныктыру өчен булган программаны ачып та карамыйча, шахмат партияләрен анализлау өчен дип уйлап, имза куйган. Ә без ул кул куйган программа буенча ярышка әзерләндек...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев