Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ярык тагарак

Филарис хатынының авылда яшәүче анасы Сафура: «Кияү, авылга газ кертә башладылар, күршеләрнең борыннарына чиртәсе килә, кайтып сөйләш, иң беренче булып безнең йортка кертсеннәр әле», дип шалтыратты. Нишләсен, Филарис газ кертү буенча кирәкле кешеләр белән кайтып сөйләште, кемнедер сыйлады, кемгәдер төртте. Нәтиҗәсе шул, авылда газны иң элгәре Сафура карчыкка керттеләр.Тик шунысы...

Филарис хатынының авылда яшәүче анасы Сафура: «Кияү, авылга газ кертә башладылар, күршеләрнең борыннарына чиртәсе килә, кайтып сөйләш, иң беренче булып безнең йортка кертсеннәр әле», дип шалтыратты. Нишләсен, Филарис газ кертү буенча кирәкле кешеләр белән кайтып сөйләште, кемнедер сыйлады, кемгәдер төртте. Нәтиҗәсе шул, авылда газны иң элгәре Сафура карчыкка керттеләр.Тик шунысы аңлашылмый, тынгысыз карчыкка бу ни өчен кирәк булды икән? Әгәр берничә көн көткән булса, аңа болай да чират буенча керткән булырлар иде. Әй, юк шул, авылда газ аңа иң беренче кирәк булган. Нәрсә бу, башкаларны уздырып, үзеңне өстенрәк хис итү теләгеме, әллә холык үҗәтлегеме?! Менә моны һич аңламады Филарис.
Әле бу башы гына булган... Икенче юлы Сафура карчык, «Авыл урамы буйлап асфальт салалар, кияү, синең сүзең үтемле, минем капкага борылып керешле итеп салсыннар әле шул юлны, зинһар, кайтып аңлата күр», дип телефоннан кабат хәбәр салды. Шул ук көнне Филарис авылга кайтып, мастерларына төртте, эшчеләрне лыкынганчы сыйлады һәм ышанасызмы, бөтен авылны шаккаттырып, Сафура әбинең капка төбенә, ишек алдына күз ачып йомганчы асфальт түшәп чыктылар.
Боларны эшләгәч, карчык бик озакка тынычланып калыр дип уйлаган иде, ялгышкан... «Кияү, миңа комган тотып, лапас артындагы салкын бәдрәфкә күпме йөрергә була?, - дип төн уртасын-да тагын шалтыратмасынмы. - Телевизордан күрсәттеләр, хәзер аның җылысын, өстәвенә ваннасы-ние белән авыл өенә дә куеп бирәләр икән». «Әйе, куеп бирәләр, әгәр акчаң булса», дип уйлады Филарис эченнән генә, тик каршы килмәде. Сафура карчыкка каршы килеп булмый, ул кычкырмый да, әрләми дә, әмма үзенекен шундый оста итеп бөгә, тыңламас җиреңнән тыңларсың.
Икенче көнне үк машинасына шәһәр осталарын утыртып авылга кайтты Һәм Сафура карчыкның өенә җылы бәдрәф белән ванна ясатып бирде Филарис. Рәхмәт әйтер дип өметләнгән иде, әйтә ди сиңа, хәзер! «Кияү, мин әйткәнне көтеп торасы түгел иде. Үз башыңны эшләтеп, күптән ясатасың калган», дип, ачуланып та алды хәтта.
Бу минутта Филарисның башына, нишләптер, Пушкин әкиятендәге теге усал карчык килеп төште. Ул да мескен бабайны башта яңа тагарак, аннан зур йорт салып бирүен таләп итеп, тәмам тинтерәтеп бетергән. Филарис та үзен нәкъ шул әкияттәге бичара карт кебек хис итте.
Монда чыкмас җиреңнән ачуың чыгар. Шул ук авыл урамында, өч өй аша гына Сафура әбинең кече кызы белән кияве яши. Карчыкның эш кушуыннан тәмам туйгач, Филарис: «Ник йомышың белән аларга гына бармыйсың?», дип сораган иде. «Безнең кияү мәктәптә рәсем укыта, сәгатьләре күп, вакыты калмый, аннан холкы да йомшаграк», дип авызын томалап куйды әби. Яраткан хәләл җефетеннең анасы уйлавынча, Филарисның вакыты хәттин ашкан, ягъни муеннан булып чыга, ахрысы. Шуңа күрә, нишләргә белмәүдән, буш арада авылдагы хөрмәтле әбисен газ кертеп, аның ишек алдына асфальт түшәп йөрергә генә кала. Бер ябышкач, түбә калаен алыштырып, яңа капка куйдыртып, йортын бөтенләй яңартып бирде ул Сафура әбигә. Ә киткәндә, рәхмәт урынына, «Кеше кияүләре боларны күптән эшләде», дигән сүзләр ишетте.
Кич йокларга яткач, Филариска хатыны ике яңалык әйтте. Аның беренчесен, иреннән калган иске «Волга»сы белән үзе яңабаштан үзгәрткән йортын Сафура карчык авылда яшәүче теге булдыксыз кияве белән кызына васыять итүен тыныч кына кабул итте Филарис. Ни өчен дигәндә, кадерле әбисенә яңа йорт салып бирергә дә риза, тик бер шарт белән, монда килеп борчымыйча, авылында гына яши күрсен! Машинага килгәндә, үзенекеләр дә җитәрлек, тау хәтле джип янында яңа иномаркасы басып тора.
Әмма хатынының анасы үзләренә торырга килергә җыенуы турындагы икенче хәбәрне ишеткәч, җенләнүеннән авызы чалшаеп китте, тамак төбенә төер утырды, маңгаена бөрчек-бөрчек салкын тир бәреп чыкты һәм моны хатынына күрсәтмәс өчен, тизрәк стена ягына борылып ятты Филарис. Нәрсә инде бу, шундый тормыш буламы?! Алга таба ничек яшәргә, кая барып сыенырга, кыскасы, хәзер нишләргә?
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев