Туган як

Яратуым шундыйдыр?..

Юмореска

Миңзифа, каян ишеттең безнең аерылышырга җыенганны, кем әйтте? Синең ул яктан тәҗрибәң зур, ирләрең күп булды, әйт әле алар китәр алдыннан ниләр кылана башлый? Әйе, анысы шулай, юк-бар сәбәп табып, безне нидә гаепләргә белмичә интегәләр.

Бервакыт кич утырганда ирем көтмәгәндә: “Сериалларыңнан туйдым, җенем сөйми, үземә яңа телевизор алам, ни телим шуны карармын”, – дип куймасынмы. Үләрсең, моңарчы минем белән егерме биш ел яшәп түзгән, хәзер генә әллә кем булган диярсең.  

Сүзендә торды, иртүк яңа телевизорын аш бүлмәсендәге суыткыч өстенә кайтарып куйды. Бик уңайлы, берьюлы бандитлар, полиция турында төрле фильмнар карый, футбол-хоккейны да онытмый. Теләсә суыткычка кулын сузып, тамак ялгап ала.

Миңзифа, мин бит хәзер диетада, ашарга бөтенләй пешермим диярлек, чикләвек белән җимеш кенә ашап торам.  Ирем мондый ризыкка ай чамасы гына чыдады, кибеткә чыгып пачкалы пилмән алып керде. Югыйсә,  минем кебек диетада утырса, аңа да зыян итмәс иде дим, шкафларны ярты елга җитәрлек итеп чикләвек-җимеш белән тутырдым. Ир кеше хатынына бәйләнергә теләсә, ул ашаган ризыкны күрә алмый башлый. Чикләвек белән җимеш ашап торган кешенең башы яхшы эшләргә тиеш,  шуны  аңламыйм, кибет пилмәне аның тамагыннан ничек  үтәдер, белмим. Ул аны кетчуп белән дә, майонезга манып та ашап карый, борычны да мул итеп сибәргә онытмый, тәмле булсынга үзенчә төрләндерәдер инде. Нишләсәң генә дә кибет пилмәнен үзгәртеп булмый, капкач күзеңне йомып йотып җибәрсәң генә...

Ярар,  аның бу кыланмышларына ничек тә чыдар идең, ирләрнең күбесе хатыннары әзерләгән ризыкны яратмый, шуңа пешерәсем дә килми. Аңладым инде, аларга аерылышырга сәбәп кенә булсын. Башка бәйләнер нәрсә калмагач, хәзер ул: “Ник көннәр буе сотовыйда утырасың?” – дип, чәпченә башлады. Менә күрәсеңме, Миңзифа, ачуыннан нишләргә белми, минем телевизор караганны яратмый, ашаган ризыгымны гаепләп, үзе әзерли.

Хәзер инде сотовыйдан дус хатыннарым белән сөйләшкәнгә тикле күрәлми башлады. Үзенең чүп түгәргә чыккан арада күрше ирләре белән сәгатьләр буе ләчтит сатып торганын белми. “Сез анда шулай озак нәрсә турында сөйләшәсез, безне тикшерәсезме?” – дип сорагач, – “Юк, анда хатыннарны телгә алмыйлар, бар сөйләшкәнебез машина турында”, – дигән була. Күземә карап алдый бит,  тимернең җаны юк, ул хатын-кыз түгел, аның турында сәгатьләр буе сөйләшеп булмый.

Дустым, шуны белеп тор, беренчедән ирләреңнең берәрсе китеп барса, аның урынына яңасы киләчәк. Син аларны барыбер якын итмисең, мин алай булдыра алмыйм, башкасы кирәкми, үземнеке үземә. Яныңда һәрчак җаныңны каезлап, тормышыңны җанландырып торучы берәрсе булмаса,  яшәве кызык түгел. Мин ул ярату дигәннең нәрсә икәнен белмим, бәлкем үземчә аны сөюем башкаларныкы кебек түгелдер. Туйдырды бу төрле диеталар, ирем дә алардан гарыктыр дип уйлыйм. Бүген үк аңа иң ошаткан ризыгы – мантый пешереп ашатам, иртәгә өчпочмак,  аннан кыстыбый, алга таба башка тәмле ризыкларны да искә төшермичә булмас. Элек без шулай яшәдек, хәзер шуңа әйләнеп кайтырбыз кебек. Миңзифа, һәркем  булдыра алганча яшидер дип уйлыйм, монда аерылышабыз дигән булып, мөгез чыгарасы юк, шулай дәвам итми булмастыр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: