Туган як

Яраткач, кыйныйлармы?

Исламиянең әтисе үзен-үзе белештермичә көне-төне эчте. Әшәке сүзләр белән сүгенде. Салган баштан савыт-сабаларны ватып бетерде. Стенадагы келәмнәрне тартып алып атты, хәтта балта белән диванны тураклап бетерде. Исламиянең әнисенә күбрәк эләгә иде. Күгәргән күзләр белән еш йөрергә туры килде аңа. Баш миенә кан саву, кабырга, борын сыну дисеңме, берсе дә калмады....

Исламиянең әтисе үзен-үзе белештермичә көне-төне эчте. Әшәке сүзләр белән сүгенде. Салган баштан савыт-сабаларны ватып бетерде. Стенадагы келәмнәрне тартып алып атты, хәтта балта белән диванны тураклап бетерде.
Исламиянең әнисенә күбрәк эләгә иде. Күгәргән күзләр белән еш йөрергә туры килде аңа. Баш миенә кан саву, кабырга, борын сыну дисеңме, берсе дә калмады. Кыз, елый-елый, әнисенең кая булса да качып китүен үтенде. Барын да күреп-ишетеп торган күршеләр: «Исән вакытта качып кит, гарип калдыруы яки үтерүе бар. Балаң кемгә калыр?» - диделәр. Хәтта «участковый» да шул ук сүзләрне әйтеп торды. Әнисе: «Кыйный икән - ярата», - дип, түзеп яшәвен дәвам итте.
Бәхеткә, бәла булмый калды. Әтиләре эчкән килеш урамда егылып, катып үлде. Февраль ае иде бу. Исерек, дуамал әтидән туеп үскән Исламия: «Бервакытта да үземә кул күтәрттермәм», - дип, йөрәгенә салып куйды. Таһир белән танышкач та, алдан ук: «Бер генә тапкыр кулыңны күтәрсәң, мине башка күрмәячәксең», - дип кисәтте. Андый уйлар егетнең башына да килми, киресенчә, хатынына кул күтәргән ирләрне ир дип санамый иде.
Исламия белән Таһир тиз арада өйләнештеләр. Бервакыт аларга ире ягыннан туган кешеләрдә туйда булырга туры килде. Исламия шаяра, көлә, бии, конкурсларда катнаша. Таһир, бәйләп куйгандай, өстәл артында утыра. Кемнәр беләндер сөйләшә, аракы эчүеннән туктарга да уйламый. Эчкән саен күзләре куркынычрак була бара. Исламия дә азрак эчкәнлектән, аны-моны уйламыйча, туйдагы ялгыз ир-атлар белән бии. Ә исерек иргә җитә кала, хатынын өстерәп диярлек алып чыгып, таксига утырта. Яхшылап хуҗаларга рәхмәт әйтеп, матур гына чыгып китәргә дә ярар иде. Көнчелек үзенекен итә. Ә өйдә...
Бу - аларның беренче тавышланулары. Таһир хатынына нинди генә пычрак сүзләр әйтми. Исламия гафу үтенеп тә карый: «Гафу ит мине, аз гына эчтем шул, үземне начаррак тоттым, башка алай эшләмәм!» - ди ул. Ачуыннан ярсыган ир хатынының яңагына чабып җибәрә. Исламия стенага барып бәрелә. Икесе дә куркып кала. Ир, тиз аңына килеп, хатынын күтәреп ала, битенә салкын боз куя. Аннары дуслашып, бергә йокларга яталар.
Яңакка сугуны Исламия кыйнауга санамады. Дөнья ваклыклары гына дип кабул итте. Үзе гаепле. Хәзер күгәргән күз белән йөрергә туры килә... Аның мондый кыяфәттә эшкә еш килүен күзәткән җитәкчесе түзеп тора алмый, кабинетына чакырып шелтә белдерә: «Сез кешеләр белән эшлисез. Алар алдында күгәргән йөз белән утыру бер дә матур түгел. Сезнең өчен мин оялам. Моның ахыры булырга тиештер бит», - дип кырыс сөйләшә. Исламия югалып кала. Ни дип җавап бирергә дә белми. Җитәкчесе кызганды, ахры: «Ни өчен түзәсең, кит син аннан», - ди. Хатын: «Кыйный икән - ярата», - дип җавап бирә. Җитәкчесе карап-карап тора да, кулын гына селти. Мондый хатыннарга күпме аңлатсаң да, ишетмәячәк тә, аңламаячак та.
Тора-бара Таһир кеше күзенә күренми торган урыннарга суга башлый. Теләп алган картам, тешли-тешли тартам, дигәндәй, Исламия чыдый, тәмугта яшәсә дә, беркемгә сөйләми. Бервакыт әнисе авырып киткәч, Исламия туган йортында куна кала. Ана йокы күлмәге кигән кызының күгәргән тәнен күреп шакката, аның күзеннән яшьләр атылып чыга: «Минем ялгышымны кабатлама, тормышыңны бозма, мин җәфаланганы да бик җиткән», - дип ялына. Исламия, сүз бирсә дә, ире белән тагын биш ел яши. Бала тапкач, үзгәрмәсме дип өметләнеп, малай таба. Тик өметләре чәлпәрәмә килә. Шунда да иреннән китми, «бала хакына» дип түзеп яшәвен дәвам итә.
Хатын эштән кайтып керсә, әти кеше малаен кыйный. Ничек кенә әле - каеш белән. Исламия тиз генә улын кочаклап ала да, өстәл өстендәге чәчәк савыты белән акылсыз ирнең башына суга. Ватылган савыт кызганыч түгел, баланы бу хайвани заттан коткарырга кирәк. Баланы күтәреп, урамга чыгып йөгерә. Эш аерылышуга барып җитә. Сабыр булуы аркасында чак кына баласын гарип калдырмый. Ул хәзер ялгыз түгел, үсеп килүче малае бар. Улы әнисенең йөзенә кызыллык китермәс, әшәке җаннардан әнисен булдыра алганча саклар.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: