Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Янәшәдә булган икән

Нәкыя белән Флүрнең көтеп алган кызлары туа.

Әмма Нәкыя өйдә утыра торганнардан түгел. Эше бик җаваплы, кадерен белергә кирәк. Бүген болай, иртәгә тегеләй, дигәндәй. Эшеннән коры калса, торак өчен түләргә һәм гаиләне тәэмин итәргә иренең хезмәт хакы гына җитмәс. Бала-чага киемнәре дә нинди кыйбат! Нәтиҗәдә, бала караучы кешене эзләргә булалар.
Үзе белән таныштырырга килгән хатын күңелгә хуш килә. 31 яшендә, шәфкать туташы булып эшләгән. Әмма ул өч көннән юкка чыга. Җитмәсә Нәкыянең затлы алкаларын да урлаган. Тышкы матурлыкка карап кына кешене бәяләп булмый икән.
Тагын белдерү бирәләр. Елмаеп-көлеп, 50 яшьләр тирәсендәге ханым килеп керә. Чисталык, пөхтәлек ярата икән. Бик әйбәт! Өйне җыештырып, ялт иттерә, ә бала көне буе юештә яткан. Җитмәсә, телевизор карарга ярата. Сабый елаганда тавышын ныграк ача. Анысы белән дә хушлашалар. 
48 яшьлеге килә. Балага бик игътибарлы була. Кызчыкның өсте чиста, вакытында ашатылган. Әмма еш чирли башлый. Ана борчыла. Дөрес сизгән икән. Баскычта күршедә яшәгән Саҗидә әби белән очрашкач кына, сәбәбен белә. «Кызыгызга җылы бияләйләр бәйләдем, әбисе белән урамда йөргәндә, кулы зәңгәрләнеп туңган иде. Көн суык, ни дисәң дә кыш. Башында да юка гына башлык», – дигәч, Нәкыя аптырап кала. Баксаң, яңа караучы баланы шулай чыныктыра икән.
Нәкыя күршесенең ялгыз яшәвен белә. Үзе мәрхәмәтле, игътибарлы, авыр сүз әйтмәс. «Ә бәлки сез балабызның әбисе булырсыз?» – дип сорый. «Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына», – диләрме әле? Әллә кайлардагы чит кешеләрне өеңә керткәнче, күрше әбие үзеңнеке булыр. Чыннан да, бала да, Нәкыя белән Флүр дә аны яратты. Кызның беренче әйткән сүзе дә «әби» булды. Шулай итеп, чып-чын әбиле булдылар. 
Җамал ӘЮПОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X