Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

«Яндыра күрмәгез, егетләр»

Мансурга кагылышлы тагын бер мәзәк хәлне язам.

Култык астына йон үсү бик комачау нәрсә икәнен һәркем белә. Чисталык саклап, кырып йөрергә кирәк, юкса яман ис килә. Шуңа күрә телевизордан да аннан котылу чараларын һәрчак рекламалап торалар. Кем ничек булдыра инде: берәүләр кыра, икенчеләре йолка... Хәтта яндыручылар да бар икән. 
Бервакыт Мансур хатынына:
– Туйдым инде кыра-кыра, кайчан гына кырган идем, тагын үскән, – дип зарлана икән. 
Хатыны, кыяфәтенә бик җитди төс биреп: 
– Нигә кырасың аны, минем сыман, шырпы белән яндыр! – дигән.
Һәм Мансур... яндыр-га-а-ан! Икенче көнне, канатларын җыя алмаган кош баласы сыман, кулларын ике якка аерып эшкә килгән. 
– Мансур, нәрсә булды? – дип сораганнар хезмәттәшләре.
– Нәрсә булды, нәрсә булды?! Хатын сүзенә карап, култык астындагы йонны яндырдым... Чак янып үлмәдем... Китте «гөлт» итеп кабынып, аннан күкрәккә сикерде... Бит сөртә торган сөлге белән чак сүндердем...  Ишшу хатын да, хәлең ничек дип сорамый, сөлгене яндыргансың, бөтен фатирны сасыттың дип, ачуланып торган була. Әле менә битләр дә кып-кызыл, крем белән сыладым. Хатыныгыз сүзенә ышанып, берүк яндыра күрмәгез, егетләр, – дип сүзен тәмамлаган Мансур.
Ышанырга була: хатыннар сүзенә карап, без – ирләр нәрсәләр генә эшләмибез.
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев