Туган як

Ялгыштым шул, ялгыштым...

Туйкыя, берәр ирнең кайчан да булса сине ресторанга чакырганы бармы? Юктыр шул, анда бай, чибәр хатыннарны гына чакыралар. Синең ул яктан ни тегесе, ни монысы, дигәндәй... Шунысы да бар, аның ише җиргә барганчы, моның ахыры ни белән бетәчәге турында да онытмаска кирәк.Беләбез без ул ирләрне. Ул ирләрме?! И-и, алар турында...

Туйкыя, берәр ирнең кайчан да булса сине ресторанга чакырганы бармы? Юктыр шул, анда бай, чибәр хатыннарны гына чакыралар. Синең ул яктан ни тегесе, ни монысы, дигәндәй... Шунысы да бар, аның ише җиргә барганчы, моның ахыры ни белән бетәчәге турында да онытмаска кирәк.Беләбез без ул ирләрне. Ул ирләрме?! И-и, алар турында сөйли башласаң...
Бервакыт оешма коридорыннан атлаганда, кемдер: «Бүген ресторанга чакырсам, ачуланмассыңмы?»- дип, артымнан дәшеп туктатты. Борылып карасам, авызын ерып күрше бүлектә эшләүче Баязит басып тора. Башта каушап калдым, аннан ачуым чыкты. Нинди ачулану гына, җеннәрем кузгалган кебек булды.Башка чыдар әмәлем калмыйча: «Ни оятың белән ирле хатынны андый урынга чакырасың? Мине кемгә чутлыйсың?» дип, авыз тутырып кычкырырга җыенганда, тукта әле, нишләп мине сайлаган бу, дип, көч-хәл белән үземне тыеп калдым. Дөрестән дә, үзең уйлап кара, Туйкыя, Баязит янында эшләүче чибәр хатыннар хәттин ашкан, әмма аның күзе нишләптер миңа төшкән. Ул ирләр ресторанга теләсә кемне чакырмый, нәрсә бу, очраклы хәлме, юк, алай димә, Туйкыя...
Икенче көнне үк өс-башымны яңарттым, күлмәгемә килешле яңа туфли алдым.Тырнак буяп, чәч ясатуга тагын ике көн узып китте. Андый мәшәкатьле вакытта, иремнең аяк астында буталып йөрмичә, командировкага китүе бик әйбәт булды әле.
Озын сүзнең кыскасы, Туйкыя, нәкъ Баязит чакырган вакытта мин киенеп-ясанып, бар булган алтын- мәрҗәннәремне тагып, аның каршында ресторанда утыра идем. Ышанасыңмы, өстәлдә нәрсә генә юк! Безнең оешмада эшләүче гади инженерның бер айлык хезмәт хакы кереп китүен чамалау өчен миңа бер караш ташлау да җитте. Дөрес, аның ише генә сый-нигъмәтне моңарчы да күргән бар иде. Әмма бу хәл бик сирәк булганга, беренче фужерны тотып куюга, бит очларым алсуланды, дөнья түгәрәкләнде, җанга рәхәт булып китте.
Тик күңел ачу иң югары ноктасына җиткәндә, нишләптер, уф, инде ни әйтер, нәрсә генә сорар бу дип, йөрәгем борчыла башлады. Баязит сүзен бик ерактан башлады: «Безнең бүлек хатыннары арасында сер тормый, авылдагы өегезне саткансыз икән», - диде ул миңа зур яңалык әйткәндәй. «Әйе, саткан идек шул», - дип җавап бирдем куркып кына. «Димәк, акчаң барлыгын яшермисең, бөтен өмет синдә, яңа иномаркага акчам җитеп бетми, бераз биреп торсаң, мәңге рәхмәтле булыр идем. Монда чакырганга аптырама, ресторанда хатын-кыз үгетләүгә бирешүчән, күндәмрәк була ул», димәсенме песидәй юаш Баязитың!
Туйкыя, ышанасыңмы, моны ишетүгә, коелдым да төштем.Монда килгәч, беркатлы булуым белән, аның хискә бирелеп, мәхәббәт турында сөйләвен көткән идем. Көт, сөйли ди сиңа хәзер, хиснең эзе дә булмады. Юкка өметләнгәнмен, башка ирләрдән бер ягы белән дә аерылмый, акча сораудан башканы белми. Дөрес, моңарчы да ул ирләрдән әллә ни шаккатмалы нәрсә көтми идем. Әмма бу хәлдән соң аларга бөтенләй ышанычым югалды. Югыйсә, безгә күп кирәкми дә кебек.Онытылганда ресторанга чакырып, бераз сыйлап, күңел эретерлек җылы сүзләр ишеттерсәләр, артыгы кирәк тә түгел. Алай да Баязитка, күземне ачканы өчен, рәхмәт әйтәсе килә.
Хәзер, үзем дә сизмәстән, иремнең яңа машинага каян акча алуы турында баш вата башладым. Машинаның арзанын алмады, шул сәбәптән акча җитмәүгә өзгәләнүен әле дә төгәл хәтерлим. Хезмәт хакы ташка үлчим, урлый белми, авылда йорт-мазар сатып йөрмәде, димәк, бер генә юл, җанашларыннан бурычка сорап торган. Аның эшендә бай хатыннар муеннан. Тукта, кайсы җүләре ризалашты икән? И-и, Туйкыя, ирем төскә-биткә чибәр, телгә оста булгач, табылгандыр андый хатын, нишләп табылмасын. Аннан ул ирләр хатын-кызны үгетләргә кирәк булса, тизрәк ресторанга чакырырга ашыга.
Минем ирем үзен эре тота, кылтынланырга ярата, мөгаен, иң шәбенә, иң кыйбатлысына алып баргандыр, дип уйлыйм. Их, беләсе иде, кем белән икән, Әмәлияме, әллә?! Юк, булмас, анысының борыны бигрәк ямьсез. Шәфыйка дисәң, монысы артык чибәр, җитмәсә ире прокуратурада эшли. Димәк, йә Камилә, йә Әминә кала, боларына ышаныч юк, болары кая чакырсаң шунда барырга риза. Аның ишегә акчалары җитәрлек, күзләрендә ут уйнап тора.
Шунысы кызык, өстәлдә кара уылдык, һич булмаса кызылы булдымы икән? Ә ысланган мәрсин балыгы, кыздырылган үрдәк? Баязитның өстәлендә бар да бар иде кебек, соңыннан акча сорап кәефемне бозмаган булса...
Их, булмады шул, Туйкыя, кеше хатыннары кебек рестораннарга йөреп, иремнең өйләнгәннән бирле анда чакырганы юк. Кызык, бу юлы кемне чакырды икән? Ярар, кайтсын гына, кемнән акча сораганын прокурор каршында торгандай сөйләтермен! Ныклабрак сорасам әйтер, нишләп әйтмәсен, аңа бирәсе сорауларым күп җыелды, аңлашмыйча булмас. Кыскасы, сөйләшүләр алда әле!
Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: