Туган як

Ялгыша күрмә

Абау, Сания, сине хәзер танырлык түгел, хыялың тормышка ашкан, ахры, авызың тулы алтын теш! Ярар, әйт инде, моны ирең ныграк яратсын өчен эшләдеңме, әллә акчаң кычытып торгангамы? Синдә артык акча булмавын яхшы беләм, димәк, ирең игътибар итми башлаган. Андый чакта хатын-кыз ясана башлый, я чәчен үзгәртә, я башка берәр җирен......

Абау, Сания, сине хәзер танырлык түгел, хыялың тормышка ашкан, ахры, авызың тулы алтын теш! Ярар, әйт инде, моны ирең ныграк яратсын өчен эшләдеңме, әллә акчаң кычытып торгангамы? Синдә артык акча булмавын яхшы беләм, димәк, ирең игътибар итми башлаган. Андый чакта хатын-кыз ясана башлый, я чәчен үзгәртә, я башка берәр җирен... Сания, дөресен әйт, теш куйдырырга иреңнән качырып ничә ел акча җыйдың? Каян белдең дип, беләм, үземнең баштан кичкән нәрсә...

И-и-и, Сания, ул ирләрне авызга алтын теш куйдырып кына яныңда тотып буламыни?! Алар өйләнеп бераз яшәгәч, сөекле хатыннарына башкача карый башлый бит. Менә син, инде кияүгә чыктым, хәзер ир минеке, теш куйдырткач бөтенләй авызыма каратам, дип уйладың, бугай. Хыялланмый тор әле! Ул ирләр ни кирәк булганын кайчагында үзләре дә белмиләр.

Әнә минеке, әле дә хәтерлим, өйләнгәнче күз нурым, җимешем, дип кенә әйтә иде. Тора-бара аралар суынды. Тукта, бу бөтенләй китеп барганчы нидер эшләргә кирәк, дим. Алар өчен дөньяда иң кадерле нәрсә машина. Шуңа, булгач булсын, дип, иң кыйбатлысын, чит илнекен алдык. Тормыш шундук үзгәреп китте. Хәзер ирем ике эштә эшли, кредит түли һәм әле дә ярый машиналы иттең, дип миңа рәхмәтләр укый. Дөрестән дә, әгәр көйсезләнеп, башка хатын янына китеп барган булса, кем алып бирер иде аңа ул машинаны.

Аннан, Сания, өйләнгәннән соң ирләр хатыны ягына түгел, күбрәк өстәл өстенә карана башлый. Аларны синең матурлыгыңа караганда плитәдәге пешкән ризык күбрәк кызыксындыра. Әгәр син, эштән кайтуга "Уф, арыдым, башым авырта, кичәге ашны үзең җылытып аша", дип диванга барып аусаң, көт тә тор, иртәме-соңмы мужигыңнан җилләр исәчәк. Ир заты юньле ризык булмаган җирдә озак тоткарланмый ул, аларны коры ярату белән генә туйдырып булмый. Шуңа, Сания, әллә нигә бер булса да иреңне мантый, өчпочмак, кыстыбый ише тәмле ризык белән азындырып алырга кирәк. Анысы дөрес инде, тәмле ашарга ярата алар. Мал ашаган җирен онытмаган кебек, бер ирнең дә, өстәл артындагы күнеккән урыныннан аерыласы килми.

Минем бер таныш хатынның ире әтәчләнеп, яшь чибәркәй янына китеп барган иде. Ай да үтмәде, шыр сөяккә калып "Кичер, гафу ит", дип, кире хатыны янына кайтып ауды. "Ни булды, ник кайттың?", дип сораштыргач, "Рәтле ризык пешерә белми, туйдым, аның бар ашаганы чипсы белән урам пирожкие", дип зарланган.

Зинһар, әйткәнне тыңла, кат-кат уйла, Сания, алтын теш куйдыртып кына, иремне яңадан үземә каратам, дип ялгыша күрмә! Алар авыздагы ялтыравык тимер-томырга кызыкмый, ирләргә күзләрен иркәләп торган, йомшак тулы гәүдә кирәк. Ичмасам, миннән үрнәк ал, тешләрем коелып бетсә дә , ирем барыбер ярата. Күренеп тора, теш артыннан йөреп, бөтенләй ябыгып, чырага әйләнеп беткәнсең. Их, берәр ай чамасы ит бөккәне белән майлы кабартма гына ашап торасы иде сиңа. Иреңә ярарга тырышсаң, иң яхшысы - өеңә кайтып, зур табага ит бәлеше салып җибәр. Эштән кайткач, өстәлдә тәмле ризык күрүгә, иреңә рәхәт булып китәр, өстәвенә гәүдәңә бераз ит кунса, үзеңә дә зыян итмәс!

Илдар ХӘЙРУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: