Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Яхшылыкка өндим

шигырь

Без дигәнчә генә бармый дөнья,
Кайчак чыга кырын эшләр дә.
Мин өйрәтер идем кешеләрне
Тик яхшылык кына эшләргә.
Уйлый торгач,утырып уйга батам,
Мең борчуны кушып бер итәм.
Ә явызлык – миңа ят ул,чөнки
Мин күңелдә шигырь йөретәм.
Әшәкелек җирне ямьсезләсә,
Кояш нурын кушып гөл итәм.
Кешеләрне өндәп яхшылыкка
Күңелемдә шигырь йөретәм.
Ник көнчеләр яши,хәйран калам,
Кеше кайгысына куанып.
Ә мин...
Бу дөньяны инде үтеп барам
Шигырьләрем белән юанып.
Ралия Кәримова

Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X