Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Яхшы үрнәк

Шигырь

Сәнгать кешеләре үзгә,
Бераз гына сәеррәк.
Бәлки шулай булулары
Безнең өчен хәерл(е)рәк.
Җаннарында күбесенең
Хактыр илһам дөрләгәне.
Алар мондый минутларда
Күрәләр без күрмәгәнне.
Гаепләмим бу халыкны,
Булмаганны таптырмыйлар.
Ә гадәти әйберләрне
Хыял белән матурлыйлар.
Алар безгә яхшы үрнәк,
Алар булган әле ярый.
Әз булса да яхшырабыз
Без аларга карый-карый.
Рифкать Имаев

Фото: https://pixabay.com/ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев