Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Ябыгу - җиңел эш түгел

Элек кешенең уе кайдан нәрсә табып ашау һәм ничек тазару булса, хәзер - ничек ябыгу. Шулай, замана белән бергә матурлык төшенчәсе дә үзгәрә. Бүгенге көндә сөякләре шалтырап йөргән "модель"ләр модада. Ябыгу хатын-кызлар өчен иң зур проблемаларның берсенә әйләнде. Ябыгу өчен ниләр генә эшләми хатын-кыз заты: ябыктыра торган чәйләр, таблеткалар, азыкка...

Элек кешенең уе кайдан нәрсә табып ашау һәм ничек тазару булса, хәзер - ничек ябыгу. Шулай, замана белән бергә матурлык төшенчәсе дә үзгәрә. Бүгенге көндә сөякләре шалтырап йөргән "модель"ләр модада. Ябыгу хатын-кызлар өчен иң зур проблемаларның берсенә әйләнде.

Ябыгу өчен ниләр генә эшләми хатын-кыз заты: ябыктыра торган чәйләр, таблеткалар, азыкка өстәмәләр, витаминлы сулар дисеңме, ул көне-төне фитнес залларда ятумы - берсе дә калмый. Тик нигәдер, шуный тырышлыкларга да карамастан, урам тулы, автобус тулы таза хатыннар - ике урындыкка утырып баралар.

Кеше куян куа дип, мин дә бераз ябыгып карарга булдым әле. Ябыгыр өчен иң уңай көннәр - чираттагы ял, хезмәттәшләрнең чәй эчүләре күзгә күренми, аларга ияреп, баллы ризыклар ашаудан тыелып торырга була. Өйдәгеләрнең барысын да, минем күз алдында ашамагыз, дип кисәтеп куйдым, планнарымны авыз ерып кабул иттеләр. Ярар, дип авыз эченнән генә, егерме килограммга ябыккан сылу хатынны күргәч, арт шәрифегезгә утырасы көннәре алда әле!

Көне буе интернеттагы ябыктыру курслары белән танышып утырдым. Рекламаларга ышансаң, тиз арада 10 килограммга ябыгып, нечкәреп калырга була икән. Тик моның өчен бер атна буе суда пешкән тозсыз карабодай боткасы гына ашап торырга кирәк ди. Менә монысы минем өчен җиңел! Ач торып интегәсе юк, ашыйсың килгән саен ботка ашарга була. Беренче көнне бик тәмләп кенә ашадым тозсыз ботканы, икенче көнне авыррак керде, өченче көнне инде карабодай боткасы минем беренче дошманыма әйләнде. Ач килеш йоклап булмый, башта бер генә уй - ашарга! Тик ач тора алмыйсың, дип көлгән өйдәгеләр алдында да сер бирәсе килми. Диетамның өченче көнендә төн уртасында торып суыткычтан колбаса алып, ипи белән бөкләп салдым. Тулы ашказаны белән йоклауның рәхәтлеген белсәгез сез! Мин уянганда көндезге унике иде. Кәеф күтәренке, тик тагын карабодай боткасы ашыйсы кирәклеге искә төшүгә, күңел болганып куйды. Ярар, ничава, кеше йоклап беткәнче, ничек тә түзәрмен әле...

Ябыгуның дүртенче, бишенче төне дә ашап үтте. Өйдәгеләр сизмәсен өчен, көндезен үк кибеттән үзем теләгән ризыкларны алып кайтып яшереп куйган идем. Ә алтынчы көнне су эчәргә кухняга чыккан туганым ут яндыруга, кухняда ипи ашап утырганымны күргәч, аздан гына аңын югалтмады. Аның көлгән тавышына барысы да уянып, мине ябыгу уеннан кайтардылар.

Диетадан чыгу уңаеннан "девичник" ясап алдым. Дус кызлар да үзләренең ябыгу (дөресрәге, ябыгырга маташу) серләре белән уртаклашты. Берсе ябыктыра торган чәйләр эчә башлаган булган икән. Аларны иртәнге якта эчәргә киңәш ителә. Ул да инструкция кәгазе кушканны үтәп, эшкә килүгә бер пакет чәй эчеп куйган. Тик кабат: "Бөтен уем вакытында туалетка барып җитү булды. Тиккә генә исемен "ласточка" дип куймаганнар. Чынлап та, карлыгач кебек очтым" - дип безне көлдерде. Без көлүен көлдек тә, көне буе туалетка керә алмый йөргән хезмәттәшләренең бүтән этажга туалетка йөргәндә бер дә көләселәре килеп тормагандыр.

Ә икенчесенең иренә ябык хатын кирәк була башлагач, мәҗбүриләп диетага утырткан. Ире хатынының холкын белгәнгә, вәсвәсәгә бирелмәсен дип, өйдән ризыкларны кырып-себереп бушата, өйдә кефир, кыяр, газлы су, яшел чәй генә калдыра. Өстәвенә, эш хакы күчә торган пластик карточкасын да яшереп куя. Бу дус кызым бер атна буе, иреннән качып, песиләре белән бер табактан ашый. "Дөрес әйтәләр икән, чынлап та "голод не тетка", урамдагы чүп савытыннан ипи алып ашардай булдым" - ди.

Ә өченче дустым, үзенең йомшак характерлы икәнен белгәнгә, диетологка мөрәҗәгать иткән. Үзе белән бер яшьләрдәге мөлаем гына ханым аңа ярдәм итеп булачагын, үзенең бу эшкә бик теләп алыначагын, тик бу очракта махсус программа буенча гына тукланырга кирәклеген искәртә. Бу программа аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ 45 мең сум тора икән. Шушы суммада акча түлисең дә, алар биргән нәрсәләрне генә ашыйсың, ди. Ярый әле, вакытында аңына килеп, "мин лучше бу акчага башка нәрсә алам" - дип кул селтәп кайтып киткән.

Соңгы дус кызым - әйткән сүзен эшли торган ут хатын. Безнең арада ул гына әйткән сүзендә тора ала. Бервакытны, интернеттан эзләп табып ябыктыра торган курс узарга башка шәһәрдә урнашкан пансионатка ун көнгә киткән иде. Аннан, чыннан да, шактый ябыгып кайтты. Аның сөйләвенчә, пансионатта көндәлек ризык берничә җимеш һәм газлы су булган. Дөрес, ул кайтып бер ай эчендә кире үз авырлыгына кайтты. Тик хәзер тагын башка ябыктыра торган пансионат тапкан. Монысында, имештер, икенче, өченче катка менәр өчен баскычтан менгәндә, баскыч аралары шактый киң булганга, сикерергә кирәк булачак ди. Телевизор карыйсың килә икән - велотренажер әйләндерергә кирәк икән. Ишекләр дә бик авыр, көчкә ачыла ди. Ашарга алыр өчен тагын махсус күнегүләр үтәргә, каядыр үрмәләргә, шуышырга, сикерергә, йөгерергә кирәк ди.

Ярар, барып кайтсын әле. Дус кызыбыз ябыгып кайтса, безгә дә бер үрнәк булыр. Бәлки ,кайчан да булса, без дә ябыгырбыз әле. Тик моның өчен безне кеше яшәми торган, үлән үсмәгән, балык йөзмәгән, кош та очмаган утрауда калдырырга кирәк...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев