Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Яңача дәвалану

Иртән Мәулихан күкрәк авыртуыннан уянып китте. Хатыны иренең йонлы күкрәген сасы дару белән ышкып карады, файдасы тимәде. Уйлаша торгач, өйдәгеләр авыруны күрше авылдагы күрәзәче хатынга күрсәтергә кирәк, дигән карарга килделәр. Халык сөйләвенчә, ул хатын акчаны күп сорый, әмма булган чиреңне дөрес әйтеп бирә икән. Хак булып чыкты, күрәзәче артык төпченеп...

Иртән Мәулихан күкрәк авыртуыннан уянып китте. Хатыны иренең йонлы күкрәген сасы дару белән ышкып карады, файдасы тимәде. Уйлаша торгач, өйдәгеләр авыруны күрше авылдагы күрәзәче хатынга күрсәтергә кирәк, дигән карарга килделәр. Халык сөйләвенчә, ул хатын акчаны күп сорый, әмма булган чиреңне дөрес әйтеп бирә икән. Хак булып чыкты, күрәзәче артык төпченеп тормады, тоттырган акчаны тиз генә яшереп куйды да: «Монда өмет юк, вакыт уздырып йөрмәгез», дип барысын да ишектән борып чыгарды.
Кире кайтканда район булнисенә сугылырга булдылар. Андагы табиб, «Чиратсыз УЗИ узу һәм анализ тапшыру бездә түләүле», дип алдан кисәтеп куйды. Мәүлихан гомерендә беренче тапкыр кечкенә банкадагы анализның күпме торуын белде. Әмма дәвалану бик катлаулы һәм чыгымлы эш икән. Шул арада кәефләнеп киткән табиб, акча салынган халат кесәсенә учы белән сугып : «Безнең УЗИ искерде, аермачык күрсәтми, шәһәргә барсагыз яхшырак булыр, анда дәвалану яңача», дип авыруны бүлмәсеннән тизрәк озату ягын карады. Дөрестән дә, шәһәрдә дәвалану бөтенләй башкача булып чыкты. Яңа бәяләр белән кабат анализ тапшырып, чит ил аппаратында УЗИ узганнан соң, авыруга, күрәсең, терелүдән башка чара калмый иде. Шуны раслап коридорга аяк басуга, Мәүлиханны: «Хирургка түләдеңме әле?» дип , чырае шәмәхәләнә башлаган авыру туктатты. «Нишләп түлим ди, мине ярырга җыенмыйлар, җитешермен әле», дип ул җиңел генә котылмакчы булды, әмма теге шәмәхә чырай: «Алай димә, агай-эне, яра башлагач бирә алуың икеле», дип аның йөрәгенә коткы салып куйды.
Яңача дәвалануга җитмәгән акчаны шәһәрдә яшәүче туганнарыннан алып тордылар. Кияү белән кызының җәйге ялда диңгезгә барырга җыйган акчалары да шуңа китеп барды. Мәүлиханны моңарчы болай да бик үк өнәп бетермәгән кияү, бу хәлдән соң аны бөтенләй күрәлмәс хәлгә килде.
Тора-бара, кесәсе бөтенләй такырайгач, Мәулихан күкрәк авыртуын бөтенләй сизми башлады. Атна-ун көн тикшерү берни күрсәтмәгәч, табиблар «Куркырлык чирең юк», дип аны авылына кайтарып җибәрделәр. Гадәттә, кеше андый вакытта шатлыгыннан нишләргә белми, тик Мәүлихан, киресенчә, «Чирем эчкә киткән, шуңа таба алмыйлар, бетүем шушы ахыры», дип кара кайгыга батты. Шул көннән авылда аның турында төрле чыш-пыш хәбәр таралды. « Хәзер чирләп китсәң, бүлнискә барудан файда юк, әнә Мәүлихан дөнья акча түкте, терелтә алмаганнар, барыбер урын өстендә ята», диештеләр урамдагы хатыннар. Янына хәл белешергә кергән авылдашларына ул: «Саулыгым бетеп бара, белмим, күпмегә чыдармын», дип сөйләнергә гадәтләнде. Кайсы: «Әйе шул, бигрәк бетеренгәнсең», дип жәлләде, кайсы аның көр чыраена карап, «Бумы?! Бу әле барыбыздан да озаграк яшәячәк», дип эченнән уйлап куйды.
Тик ни генә сөйләсәләр дә, яшәүгә тәмам өметен өзгән Мәулихан: «Аның миңа хәзер кирәге юк», дип, былтыр алган машинасының ачкычын баҗаена тоттырып чыгарды. Хатыны исә, «Берүземә кирәге калмады» дип, шул ук көнне сыерын апасына биреп җибәрде. Күз ачып йомганчы, машиналы-сыерлы булган баҗае өчен, барлык туганнары арасында Мәүлихан иң якынына әверелде.
«Нәрсә инде бу, нинди зәхмәт эләкте миңа, күпме акча җилгә очты, машинасыз, сыерсыз калдым, чиремне барыбер таба алмадылар...» Йоклый алмыйча, шуларны уйлап яткан ир, икенче көнне баш авыртуына чыдый алмыйча уянып китте. Аптырагач, хатыны берьюлы өч төймәле дару каптырды, ярдәм итмәде.
Уйлашкач, өйдәгеләр авыруны бу юлы беркая да алып бармаска булдылар. Күршедә генә 80 яшен узган Ләйфрүзә карчык яши, шул кереп өшкереп-нитеп, бераз белгәннәрен укыса, шәт файдасы тими калмас. Чыннан да, карчык як-ягына лач-лоч төкергәләп, авыз эченнән нидер мыгырданып алгач, Мәүлиханның хәле җиңеләеп киткәндәй тоелды. Ул, хәтта, күптән булмаганны, телевизор кабызып, коймак белән чәй эчәргә утырды. Моны читтән күзәтеп торган хатыны : «Ярар, бу юлы да котылдык бугай», дип җилкәсеннән авыр йөк төшкәндәй, уфылдап куйды.
Авыр чирне шулай җиңә алуы өчен, ишектән чыкканда Ләйфрүзә карчыкның кулына бәләкәй генә исле сабын кисәге тоттырдылар...
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев