Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

Яңа модель ут сүндергеч...

Рәсәйдә чираттагы кампания башланган чор. Кайсыдыр шәһәрдә зур янгыннан соң, сәүдә һәм ял үзәкләрендә чираттан тыш тикшерүләр бара. Шәһәребезнең бер мәктәбендәге янкормага урнашкан янгын куркынычсызлыгы оешмасына инструктажга барган чак. Каршыма ишектән ике кулына ике... сап-сары зур кабак тоткан Илһам Хисмәтуллин килеп чыкты. - Сәлам, якташ, - мин әйтәм. - Нәрсә,...

Рәсәйдә чираттагы кампания башланган чор. Кайсыдыр шәһәрдә зур янгыннан соң, сәүдә һәм ял үзәкләрендә чираттан тыш
тикшерүләр бара. Шәһәребезнең бер мәктәбендәге янкормага урнашкан янгын куркынычсызлыгы оешмасына инструктажга барган чак. Каршыма ишектән ике кулына ике... сап-сары зур кабак тоткан Илһам Хисмәтуллин килеп чыкты.
- Сәлам, якташ, - мин әйтәм. - Нәрсә, әллә яңа модель ут сүндергечләр өләшәләрме?
- Юк, - диде Илһам, - минем бу мәктәптә директор таныш. Анда теплицаларда галәмәт зур кабаклар үстергәннәр икән. Күчтәнәчкә биреп җибәрде. Бәлешен яратам мин аның...
Аннары, мыек астыннан гына елмаеп:
- Әлеге дә баягы, безгә, ирләргә, бигрәк тә файдалы ризык икән ул кабак, - дип өстәп куйды.
Фәрит
ВАГЫЙЗОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев