Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кич утырганда

«Яңа марка» автомобиль

Хәтерегездәме, Совет заманында дүрт төрле җиңел автомобиль бар иде: Жигули, Москвич, Нива, УАЗик. Ә хәзер нинди генә автомбиль маркалары юк, хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар үзләре дә бутала торгандыр.

Әле кичә генә «иң соңгы маркалы автомобиль алдым» дип, күршеләренең борынына чиртергә йөргәндә, бер-ике көннән ул синекеннән дә «текә»рәк машина алып куя. Шуңа күрә, бу язмада сөйләнәчәк кызга да исем китми. Аның да иң соңгы модель автомобиль аласы килгәндер, бәлки?..

«Права» алгач, бер кызга (блондинка түгел) машина алу ихтыяҗы килеп туа. Машинаның да тотылганы түгел, ә яңасы, заманчасы. Һәм инде, халык арасында аеруча популяр булган «Гранта» да түгел. Шул максаттан, шәһәр урамнарын да күзәткәләп йөри.

Хәзер бит, акчаң булмаса да аптырыйсы түгел, кыстап-кыстап кредит бирәләр. Ярар, үзенә кирәкле машина маркасын тапкач, китә бу автосалонга. Ә анда һәм, гомумән, зур супермаркетларда, ишекне ачып керүгә менеджер дигән халык «Сезгә ничек ярдәм итеп була? Нинди дә булса конкрет марка эзлисезме?» ише дежур сораулар белән башны катыра башлыйлар. Бу кыз да янына килеп баскан сатучыга «R 10» ягъни «Рун» дигән машина кирәк дип җавап бирә. Бу җаваптан шактый гына төрле капризлы гүзәл затларны күргән сатучының да күзләре шар ачыла. «Андый машинаны белмим» дип әйтергә ярамый. Клиентны буш чыгарып җибәрсәң, үзеңнең кесәң сай кала. Шунлыктан, бу инде «Бездә төрле яңа модельләр бар, әйдәгез, мин сезгә аларны күрсәтәм» дип, юмалап та карый.

Ә кызның үз туксаны – туксан. Аңа бары тик «Pун»машинасы кирәк. Кыстап-кыстап та, сүзеннән кайтара алмагач, аптыраган егет «Әйдәгез алайса, бергәләп сайлыйк» дип, аны автосалон буйлап алып китә. Теге кызый «Киа Рио»ны күрүгә (аның бит артына «RIO» дип язылган) менә бит миңа кирәк машина, дип төртеп күрсәтә. Егет, бик көләсе килсә дә, түзеп торып, бу иң соңгы модель машинаны бик мактап, кызга сатып җибәрә.

Фото: https://pixabay.com/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X